Зөһрә Вәлиуллина

Зөһрә Мәҗит кызы Вәлиуллина (1925―2011) ― татар тел белеменең куренекле галиме, педагог, филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт педагогика институтының (хәзер университет составында) татар теле белеме кафедрасы доценты. ТАССР атказанган укытучысы (1975).

Зөһрә Вәлиуллина
Файл:.jpg
Туган телдә исем Зөһрә Мәҗит кызы Вәлиуллина
Туган 8 июнь 1925(1925-06-08)
СССР, РСФСР, БАССР, Әлшәй районы, Никифорово
Үлгән 2011(2011)
РФ, ТР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Русия байрагы РФ
Һөнәре филолог-тюрколог, педагог
Җефет Гаяз
Бүләк һәм премияләре ТАССР атказанган укытучысы

Тормыш юлыҮзгәртү

Зөһрә Мәҗит кызы Вәлиуллинаның тормыш һәм уку еллары еллары бик катлаулы була.

Зөһрә Мәҗит кызы Вәлиуллина 1925 нче елның 8 нче июнендә тугандаш Башкортстан республикасындагы Әлшәй районы Никифорово авылында урта хәлле крестъян гаиләсендә дөньяга килә. Берничә ел узгач, алар гаиләләре белән Бәләбәй шәһәренә күчеп киләләр. Зөһрә Мәҗитовнаның балалык һәм мәктәп еллары да шушы шәһәрдә уза. Ул мәктәптә яхшы билгеләргә генә укый, һәрвакыт белемгә омтыла, аз гына буш вакыты булса да, кулына китап алырга тырыша.

Тик авыр сугыш еллары 1944 нче елның июнендә яшь кыз алдына үз сорауларын куя: Кая барырга? Кем булырга? Алар, дүрт кыз, әниләре янында; әтиләре – 30 нчы елларның кырыс вакыйгалары тарафыннан кыйналган, әмма рухы сынмаган, нык характерлы, эшчән һәм тырыш Мәҗит агай – көнне төнгә ялгап эштә, “барысы да – җиңү өчен, барысы да – фронт өчен!” дигән лозунгны чынга ашыручы. Беломор каналы төзелешләрендә эшләп кайткан кеше буларак, Мәҗит ага кызы Зөһрәнең укудагы уңышларын күреп, аңа алга таба белем алырга кирәклеген аңлый һәм 1944 нче елда, кызына хәер-фатихасын биреп, Саратов шәһәренә эвакуацияләнгән Ленинград дәүләт университетына озата. Монда Зөһрә Мәҗитовна көнчыгыш телләр факультетын сайлый һәм керү имтиханнарын уңышлы тапшырып, төрки телләр белгечлеге буенча белем ала. Аның сабакташлары арасында соңыннан күренекле телче-галимнәр, тюркологлар булып ускэн Э.Р.Тенишев, Л.А.Покровская, Л.Т.Мәхмүтова һ.б. була. Университетта уку елларында Зөһрә Мәҗитовна төрек, француз, рус, фарсы, гарәп, әзербәйҗан, немец телләрен өйрәнә, диплом эшен “Татар телен өйрәнү тарихы” дигән темага язып, “бик яхшы” билгесенә яклый. 1949 нчы елда ул Ленинград дәүләт университетының көнчыгыш телләр факультетын тәмамлап, “лингвист-тюрколог” белгечлеген алып чыга [Асылгәрәева, 2015: 2].

Киң эрудицияле, белемгә омтылучан, фәнни эзләнүгә сәләте аермачык күренеп торган яшь белгечне 1949 нчы елда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалына аспирантурага тәкъдим итәләр. Зөһрә Мәҗитовна үзен төрки дөньяга бик билгеле булган классик галимнәрдән И.Ю.Крачковский, Н.К.Дмитриев, С.Е.Малов, А.Н.Кононов, И.И.Мещанинов һ.б. шәкерте дип саный.

1951 нче елда СССР Фәннәр Академиясенең тел белеме институтына аспирантурасын дәвам итәргә жибәрелә. 1953 нче елда шул ук институтта “Татар теленең философик терминнары” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый, “татар теле” белгечлеге буенча филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. Зөһрә Мәҗитовнаның шуннан соңгы бөтен тормышы тулысынча диярлек Казан дәүләт педагогика институты белән бәйле: 1953 нче елның августыннан башлап, 40 ел дәвамында ул республикабызга һәм башка төбәкләргә йөзләгән педагогик кадр әзерләүдә армый-талмый эшли.

Зөһpә Мәҗитовнаның фәнни-педагогик эшчәнлеге хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнә. Ул 1968 нче елда “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы”, 1970 нче елда “В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә, 1975 нче елда “ТАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы”, 1976 нчы елда “СССРның мәгариф отличнигы» исемнәренә, 1984 нче елда “Озак еллар буена намуслы хезмәт өчен Хезмәт Ветераны” медаленә лаек була.

Зөһрә Мәҗитовна 40 ел дәвамында КДПИ ның тарих-филология факультетында эшли. Аның шактый күп санда бу өлкәгә караган хезмәтләре дөнья күрә.

ХезмәтләреҮзгәртү

Күп еллар буе Зөһрә Мәҗитовна хәзерге татар әдәби теле морфологиясе проблемаларын тирәнтен өйрәнә. Бу уңайдан эзләнүләре турында матбугатта шактый кыю фәнни фикерләр дә әйтә. Югары уку йортлары галимнәренең фәнни-гамәли конференцияләрендә “Рус һәм татар телләрендеге сүзләрнең морфемик төзелеше” (1979), “Хәзерге татар әдәби теленең кайбер проблемалары” (1980), “Исемнәрнең морфологик категорияләре турында” (1982), “Морфологик категорияләрне өйрәнү тарихыннан” (1983), “Килеш категориясе проблемасы турында” (1984) h.б. темаларга докладлар ясый. Аның күп санлы мәкаләләре дә дөнья күрә. Әйтик, “Сүз төркемнәрен өйрәнү тарихыннан” (1975), “Сүзләрне төркемләү турында” (1976), “Сүз төркемнәренең классификацион билгеләре турында” (1976), “Именные части речи в современном татарском литературном языке” (1977), “Сүз төркемнеренең үзара бәйленеше һәм мөнәсәбәте” (1981), “Сүз төркемнәре проблемасына карата” (1981), “Сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте турында” (1983) h.б. әнә шундыйлардан. Өстәвенә, Зөһpә Мәҗитовна – 1967 нче һәм 1982 нче елларда югары уку йорты студентлары өчен басылып чыккан “Хәзерге татар әдәби теле” программасы авторларының берсе.

Төрле елларда дөнья күргән әлеге хезмәтләр нәтиҗәсе буларак, 1972 нче елда З.М.Вәлиуллинаның “Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе” исемле зур күләмле китабы басылып чыга (К.З.Зиннәтуллина, М.Ә.Сәгыйтов белән автордашлыкта). Татар әдәби теленең исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык кебек сүз төркемнәре, аларның ясалыш үзенчәлекләре турында концептуаль фикерләре киң урын алган бу хезмәт шактый еллар буе галимнәр, студентлар hәм укытучылар өчен бик кирәкле, куллану өчен уңай дәреслекләрнең берсе булып кала бирә.

Моннан тыш 3өһpә Мәҗитовна студентлар өчен “Хәзерге татар әдәби теле морфологиясеннән мөстәкыйль эш төрләре һәм  аларны үтәү өчен  кайбер методик киңәшләр” дигән фәнни-методик кулланма төзеп бастыра (1977-1992 нче елларда). Күрәбез: ул – вуз һәм мәктәп проблемаларын даими өйрәнеп, аларның hәp икесе өчен дә күп хезмәтләр куйган галим.

1972-1985 нче елларда 13 тапкыр басылып чыккан “Татар теле. 5 нче класс” дәреслеге (Д.Г.Тумашева белән автордашлыкта) бу исемлектә аерым урын алып тора. Китапта фәнни мәгълүматларның укытучыларга һәм укучыларга җиткерелү формалары һич кенә дә эчтәлеккә зыян китерми. Бу дәреслек буенча эшләүче укытучылар өчен “5 нче класста татар теле дәресләре” исемле методик кулланма ике тапкыр – 1978 һәм 1982 нче елларда басылып чыга. Гомумән, Зөһрә Мәҗитовна мәктәп һәм укытучылар белән даими элемтәдә тора, аларны борчыган фәнни-методик мәсьәләләр буенча һәрвакыт ярдам кулын суза. Шуңа бәйле рәвештә аның hәp елны укытучылар белемен күтәрү институтында укылган лекцияләре, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез белән даими аралашып торуы, мәсәлән, Башкортостанның Яңавыл районында 1975 нче елның ноябрендә үткәрелгән фәнни конференциядә “Туган телне өйрәнүне яхшыртуның метод һәм алымнары” дигән темага ясалган доклады турында аерым әйтеп узарга кирәк. Пермь өлкәсенең Барда районындагы татар теле укытучылары өчен Зөһрә Мәҗитовна тарафыннан лекцияләр циклы тыңлау оештырыла. 1976 нчы елда Казахстанда рус телен милли студентларга өйрәтү проблемаларына багышланган вузара фәнни-методик конференциядә катнашып, татар филологиясе факультетының милли группаларында “Рус һәм татар телләренең чагыштырма грамматикасын укытуның куелышы” дигән темага сөйләнгән доклады һәм анда әйтелгән фикерләр фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан киң яклау таба. Зөһрә Мәҗитовна төрле елларда Ә.Ишморатов, В.Хаков, Ф.Хисамовалар тарафыннан якланган диссертацияләргә оппонент буларак та үзенең төпле фикерләрен әйтә.

Вуз һәм мәктәп проблемаларына гына күмелеп калмыйча, З.М.Вәлиуллина алгы планга мәктәп белән югары уку йортының бәйләнеше, мәктәпләр hәм укытучыларның фәнни-методик эшчәнлеге проблемаларын өйрәнүгә дә вакыт таба. Вакытлы матбугат битләрендә Зөһрә Мәҗитовнаның әлеге юнәлештәге эшчәнлеген яктырткан мәкаләләр бу елларда еш басыла һәм уңай бәяләнә.

Филология фәннәре кандидаты, доцент З.М.Вәлиуллинаның фәнни эшчәнлегенең икенче зур юнәлеше – рус һәм татар телләрен чагыштырып өйрәнү. Мәшһүр тюркологлар А.Н.Кононов, Н.К.Дмитриев кебек галимнәрнең шәкерте буларак, ул рус һәм татар телләрен камил белү белән бергә, башка төрки телләрне дә үзләштергән галим.

Бу ике телне чагыштырып тикшеренүләр нәтиҗәсе буларак, 1967 нче елда аның “Сопоставительная грамматика русского и татарского языков” исемле монографиясе дөнья күрә. Автор бу хезмәтендә ике телнең фонетика, морфология һәм синтаксис бүлекләрен чагыштырып, аларның hәp икесе өчен гомуми, охшаш күренешләр белән бергә, үзенчәлекле билгелерен дә аерып күрсәтә.

Үзенең фәнни эзләнүләрен тулыландыра барып, Зөһрә Мәҗитовна 1983 нче елда чагыштырма грамматиканың яңа басмасын чыгара. Анда татар һәм рус телләрендәге сүз ясалышы беренче тапкыр чагыштырма планда тикшерелә.

З.М.Вәлиуллина бу хезмәтендә чагыштырма грамматиканың өйрәнү тарихы турында бик тәфсилләп сөйли. Ул И.Гиганов, А.Троянский, М.Иванов, А.Казем-Бек, К.Насыйри, В.Радлов, Е.Поливанов, В.Богородицкий, НДмитриев, М.Корбангалиев,   Н.Бакеева,  Р.Газизов h.б.  эшчәнлегенә  югары бәя  бирә.

Бүгенге көндә З.М.Вәлиуллинаның әлеге китабы татар телен башка милләт балаларына укыту өлкәсендә кулланыла торган төп хезмәтләрнең берсенә әверелдерә.

З.М.Вәлиуллина Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан нәшер ителгән “Татарская грамматика”ның икенче томын әзерләүдә якыннан катнаша. Ул – бу китапның башта русча, аннан соң татарча басмасында исем сүз төркеменә караган материаллар авторы.

Зөһрә Мәҗитовна фәнни эшчәнлек белән бергә жәмәгать тәртибендә үтәлә торган эшләрдә дә актив катнаша. 1954-57 нче елларда Дзержинск (хәзерге Вахитов) районы судына халык утырышчысы итеп сайлана. 1961 нче елда партиянең Татарстан өлкә комитеты тәкъдиме буенча ул Казанда РСФСР Педагогия фәннәре академиясенең милли мәктәпләр фәнни-тикшеренү институтын оештыру эшенә чакырыла һәм ике ел шунда эшли. Бу институтның мөдире итеп ул вакытта педагогия фәннәре кандидаты, доцент, хәзерге вакытта педагогия фәннаре докторы, профессор, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, аннан соң КДПИда озак еллар рус теле кафедрасы мөдире булып эшләгән Л.З.Шакирова билгеләнә. Алар белән бергә педагогия фәннәре кандидаты, доцент А.А.Михеева да эшли. Анда эшләр җайга салынгач, кадрлар мәсьәләсе дә хәл ителгәч, Зөһрә Мәҗитовна яңадан КДПИ да эшләвен дәвам иттерә. 1968-76 нчы елларда татар теле кафедрасы мөдире урынбасары вазифаларын үти. Күп еллар буе институтның профком әгъзасы, 1976-1985 нче елларда шул ук факультетның гыйльми совет сәркатибе булып эшли.

Татар теле морфологиясе өлкәсендә эшчәнлегеҮзгәртү

З.М.Вәлиуллина тел гыйлеме өлкәсендә армый-талмый хезмәт куйган күренекле галимнәрнең берсе. Ре­спубликабызга һәм башка төбәкләргә педагогик кадр­лар әзерләүдә зур хезмәт куя.  

З.М.Вәлиуллинаның гыйльми эшчәнлегендә төп ике юнәлешне билгеләргә мөмкин: хәзерге татар әдәби теле морфологиясе, рус һәм татар телләренең чагыштырма грамматикасына караган проблемалар.

Беренче юнәлештә, ягъни хәзерге татар әдәби теленең морфологиясе проблемаларын өйрәнүдә, аны студентларга укытуда һәм укытучылар арасында пропагандалауда Зөһрә Мәҗитовна зур көч куя.

Морфология термины грек телендәге morphe – ‘форма’ һәм logos – ‘сүз, өйрәтмә’ сүзләреннән барлыкка килгән. Грамматиканың бу бүлеге сүз төркемнәрен, аларның төрләнү (төрләнмәү) үзенчәлекләрен, формалары системасын өйрәнә. Әлеге термин XIX йөздә тел гыйлеменә килеп керә һәм сүз төзелешен өйрәнүче фәнне атый башлый.

Татар телендәге сүз төркемнәрен өйрәнүнең бай һәм кызыклы тарихы бар. Билгеле булганча, беренче татар грамматикалары рус телендә языла. Әлеге хезмәтләрдә М.В.Ломоносовның “Российская грамматика” исемле хезмәте йогынтысы сизелсә дә, телебезнең морфологик системасын өйрәнүдә, сүз төркемнәрен барлауда алар үзенең актуальлеген саклый.

XIX һәм XX йөзләрдә татарча язылган татар грамматикалары дөнья күрә башлый. Алар арасында З.М.Вәлиуллинаның язган хезмәтләре телебездәге сүз төркемнәрен барлау һәм өйрәнүдә бәяләп бетергесез чыганак булып тора. Сүз төркемнәрен өйрәнү тарихы ТДГПУның (хәзерге К(П)ФУ) татар тел белеме кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты З.М.Вәлиуллина тарафыннан язылган “К истории изучения частей речи в татарском языкознании” исемле мәкаләдә тәфсилләп яктыртыла. Әлеге хезмәт 1976 нчы елда басылган “Вопросы тюркского языкознания” (Казань: КГПИ, 1976. – С. 48-70) исемле җыентыкта урын алган.

Шуны да әйтергә кирәк: З.М.Вәлиуллинаның беренче фәнни хезмәтләре татар теленең синтаксисына багышланган: “6 нчы класста синтаксис өйрәнүгә карата” (“Совет мәктәбе”, № 2, 1963), “Татар теле грамматикасы. Синтаксис” (“Гади җөмлә синтаксисы», Казан, 1964), “Җөмләдә сүзләр бәйләнешен өйрәнүгә карата” (“Совет мәктәбе”, №12, 1963) h.б.

Зөһрә Мәҗитовна 40 ел дәвамында КДПИның тарих-филология факультетында “Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе” буенча лекцияләр укый, семинар дәресләр алып бара. Аның шактый күп санда бу өлкәгә караган хезмәтләре дөнья күрә: “Татар грамматикасы буенча таблицалар” (1968), “5 нче класста “Рәвеш” темасын өйрәнүгә карата” (1975), “5 нче класста сүз төркемнәрен өйрәнүгә карата киңәшләр” (1975), “Исем һәм аны мәктәптә укыту турында кайбер методик киңәшләр” (1975) h.б.

Күп еллар буе Зөһрә Мәҗитовна хәзерге татар әдәби теле морфологиясе проблемаларын тирәнтен өйрәнә. Бу уңайдан эзләнүләре турында матбугатта шактый кыю фәнни фикерләр дә әйтә. Югары уку йортлары галимнәренең фәнни-гамәли конференцияләрендә “Рус һәм татар телләрендеге сүзләрнең морфемик төзелеше” (1979), “Хәзерге татар әдәби теленең кайбер проблемалары” (1980), “Исемнәрнең морфологик категорияләре турында” (1982), “Морфологик категорияләрне өйрәнү тарихыннан” (1983), “Килеш категориясе проблемасы турында” (1984) h.б. темаларга докладлар ясый. Аның күп санлы мәкаләләре дә дөнья күрә. Әйтик, “Сүз төркемнәрен өйрәнү тарихыннан” (1975), “Сүзләрне төркемләү турында” (1976), “Сүз төркемнәренең классификацион билгеләре турында” (1976), “Именные части речи в современном татарском литературном языке” (1977), “Сүз төркемнеренең үзара бәйленеше һәм мөнәсәбәте” (1981), “Сүз төркемнәре проблемасына карата” (1981), “Сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте турында” (1983) h.б. әнә шундыйлардан. Татар тел белемендә сүзләрнең морфемик төзелешенә караган мәсьәләләр дә галим-педагог хезмәтләрендә яктыртыла. Татар сүзләренең морфемик төзелеше тамыр, нигез һәм төрле кушымчалардан гыйбарәт. Галимнәрнең күбесе сүзнең тамырына карата шушындый бердәм карашта торалар: ул – башка кечкенәрәк кисәкләргә бүленми торган һәм аның (сүзнең) төп (лексик) мәгънәсен белдерә торган кисәк.

Төрле елларда дөнья күргән әлеге хезмәтләр нәтиҗәсе буларак, 1972 нче елда З.М.Вәлиуллинаның “Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе” исемле зур күләмле китабы басылып чыга (К.З.Зиннәтуллина, М.Ә.Сәгыйтов белән автордашлыкта). Татар әдәби теленең исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык кебек сүз төркемнәре, аларның ясалыш үзенчәлекләре турында концептуаль фикерләре киң урын алган бу хезмәт шактый еллар буе галимнәр, студентлар hәм укытучылар өчен бик кирәкле, куллану өчен уңай дәреслекләрнең берсе булып кала бирә. Өстәвенә, Зөһpә Мәҗитовна – 1967 нче һәм 1982 нче елларда югары уку йорты студентлары өчен басылып чыккан “Хәзерге татар әдәби теле” программасы авторларының берсе.

Моннан тыш, 3өһpә Мәҗит кызы студентлар өчен “Хәзерге татар әдәби теле морфологиясеннән мөстәкыйль эш төрләре һәм  аларны үтәү өчен  кайбер методик киңәшләр” дигән фәнни-методик кулланма төзеп бастыра (1977-1992 нче елларда). Күрәбез: ул – вуз һәм мәктәп проблемаларын даими өйрәнеп, аларның hәp икесе өчен дә күп хезмәтләр куйган галим.

Чагыштырма грамматика өлкәсендә эшчәнлегеҮзгәртү

Филология фәннәре кандидаты, доцент З.М.Вәлиуллинаның фәнни эшчәнлегенең икенче зур юнәлеше – рус һәм татар телләрен чагыштырып өйрәнү. Мәшһүр тюркологлар А.Н.Кононов, Н.К.Дмитриев кебек галимнәрнең шәкерте буларак, ул рус һәм татар телләрен камил белү белән бергә, башка төрки телләрне дә үзләштергән галим.

Бу ике телне чагыштырып тикшеренүләр нәтиҗәсе буларак, 1967 нче елда аның “Сопоставительная грамматика русского и татарского языков” исемле монографиясе дөнья күрә. Автор бу хезмәтендә ике телнең фонетика, морфология һәм синтаксис бүлекләрен чагыштырып, аларның hәp икесе өчен гомуми, охшаш күренешләр белән бергә, үзенчәлекле билгеләрен дә аерып күрсәтә. “Бу хезмәт, вузда һәм мәктәптә рус телен өйрәткәндә, татар теленең үзенчәлекләрен истә тотып, укучылар сөйләмендә килеп чыгардай хаталарны булдырмас өчен, телләрне чагыштырып өйрәнүнең зарурилыгыннан чыгып язылды”, - дип искәртә автор. Филология факультетларында белем алучы студентлар өчен бу китап озак еллар буе дәреслек буларак кулланылып килә.

Соңгы вакытта чыккан хезмәтләрдә сүз ясалышы тел белеменең аерым  бүлеге буларак тикшерелгәнлектән, З.М.Вәлиуллина үзенең китабында әлеге тармакны мөстәкыйль бүлек итеп өйрәнергә булдым, дип яза. Шул рәвешле китап ике төп өлештән тора сүз ясалышы һәм морфология.

Төрле системага карый торган телләрне фәнни һәм гамәли планда чагышытырып өйрәнү тел гыйлемендә актуаль проблемаларның берсе булып тора. Укучыларның рус теле белән туган телләрен шундый юл белән өйрәнүләре милли мәктәпләрдә рус телен укыту методикасының теоретик базасын төзергә ярдәм итә. Бу очракта ике телнең фонетик һәм грамматик системаларының охшаш һәм аермалы яклары ачыла, үзара бәйләнешләре һәм бер-берсенә йогынтылары өйрәнелә.

Безнең күпмилләтле илебездә телләрне чагыштырып өйрәнү бик тә мөһим роль уйный.    

З.М.Вәлиуллина бу хезмәтендә чагыштырма грамматиканың өйрәнү тарихы турында бик тәфсилләп сөйли. Татар тел гыйлемендә татар һәм рус телләрен чагыштырып өйрәнүне беренче тапкыр И.Гигановның “Грамматика татарского языка” (1801), А.Троянскийның “Краткая татарская грамматика” (1814), М.Ивановның “Татарская грамматика” (1842) хезмәтләрендә очрату хакында искәртеп үтә галимә. Әлеге грамматикаларны төзүчеләр татар булмаганнарга татар телен өйрәнүне җиңеләйтү өчен ике телне чагыштырып, аларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләгәннәр.             

З.М. Вәлиуллина И.Гиганов, А.Троянский, М.Иванов, А.Казем-Бек, К.Насыйри, В.Радлов, Е.Поливанов, В.Богородицкий, Н.Дмитриев, М.Корбангалиев,  Н.Бакеева,  Р.Газизов  h.б. эшчәнлегенә  югары  бәя бирә, аларның милли мәктәпләрдә рус телен укытудагы тоткан урынын ачыклый.

К.Насыйриның чагыштырма грамматикага караган хезмәтләре укучыларда зур кызыксыну уята. Ул рус һәм татар телләрен бик яхшы белүче буларак, әлеге ике телнең үзенчәлекләрен сизеп, русларга өйрәнергә кыеннан бирелүче күренешләргә аеруча зур игьтибар бирә. К.Насыйри үзенең икенче грамматикасында, киресенчә, татар кешесенә үзләштерергә авыр булган рус теле күренешләрен, мәсьәләләрен аерып күрсәтә. Боларга род грамматик категориясе, исемнәрдә җанлылык һәм җансызлык, гел күплек санда гына килә торган исемнәрне куллану керә. К.Насыйри телләрне өйрәнгәндә кирәкле һәм иң кулай алымнарның берсе булып чагыштыру торганын яхшы аңлаган, үз хезмәтләрен шул рәвешле төзергә тырышкан.

З.М.Вәлиуллина үзенең хезмәтендә Н.К. Дмитриевның эшчәнлегенә дә туктала. Рус теле белән төрек, бигрәк тә башкорт, татар телләрен чагыштырып өйрәнүне үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтә. “Грамматика башкирского языка” фәнни хезмәтендә башкорт теленең фонетик һәм грамматик структураларын өйрәнгәндә, галим чагыштырма планда рус теленең күренешләрен киң кулланган.

50нче еллардан башлап телләрне чагыштырма планда өйрәнү интенсив рәвештә үсә башлый. З.М.Вәлиуллина чагыштырма грамматикалар, телләрне чагыштырма планда өйрәнү буенча аерым мәкаләләр басылуы хакында да искәртеп үтә. Р.С.Газизовның әлеге өлкәдәге эшчәнлеген югары бәяли. Аның “Опыт сопоставительного освещения грамматических особенностей татарского и русского языков”, “Сопоставительная грамматика татарского и русского языков” хезмәтләренең игътибарга лаек булуы хакында яза.      

З.М.Вәлиуллина беренче тапкыр сүз ясалышын тел белеменең махсус тармагы итеп, рус теле белән чагыштырып тикшерә. Әлеге китабында автор сүз төркемнәрен ике телгә хас булган һәм үзенчәлекле билгеләре буенча чагыштырып чыга, һәр күзәтүен диярлек методик нигезләмәләр белән ныгытып бара. Шунысы әһәмиятле: Зөһрә Мәҗитовна үз хезмәтендә башка милләт балаларына рус телен укытканда барлыкка килә торган кыенлыклар һәм аларны кисәтү, булдырмау кебек эшне дөрес оештыру өчен методик чыгармалар бирә. Бүгенге көндә З.М.Вәлиуллинаның әлеге китабы татар телен башка милләт балаларына укыту өлкәсендә кулланыла торган төп хезмәтләрнең берсенә әверелдерә.

Үзенең фәнни эзләнүләрен тулыландыра барып, Зөһрә Мәҗитовна 1983 нче елда чагыштырма грамматиканың яңа басмасын чыгара. Анда татар һәм рус телләрендәге сүз ясалышы беренче тапкыр чагыштырып тикшерелә.

Файдаланылган әдәбият исемлегеҮзгәртү

  • Асылгәрәева Р. Тарих һәм хәтер. // DARELFӨNYN. 2015. № 10. Б. 2.
  • Вәлиуллина З.М., Зиннәтуллина К.З., Сәгыйтов М.А. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе. – Казан: - КДПИ, 1972. – 62 б.
  • Харисова Ч.М. Зөһрә йолдыз балкышы // “Мәгърифәт” газетасы. – 2000. – 3 июнь.
  • Харисова Ч.М. Мөгаллимнәр мөгаллимәсе // “Ватаным Татарстан” газетасы. – 1995. – 7 июнь.
  • Харисова Ч.М. Фәнгә багышланган гомер // Музейный вестник КГПУ. - Выпуск II. – 2005. – С. 46-52.
  • Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе: Югары уку йортлары өчен дәреслек / Ф.М.Хисамова.–Казан: Мәгариф, 2006.— 335 б.

ИскәрмәләрҮзгәртү