Дамира Ягъфәрова

профессор, вуз ректоры

Дамира Ягъфәрова, Дамира Садыйк кызы Ягъфәрова (кыз фамилиясе Мостафина, 1939 елның 26 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Кәчимир) — Татарстанның мәгариф эшлеклесе, педагог, педагогика фәннәре докторы (1991), профессор (1992), Татарстанның атказанган укытучысы (1993), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1999). РФ гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Алабуга дәүләт педагогия институтының педагогика һәм пихология кафедрасы мөдире (1976—1996), Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры (1996—2008). Авыл мәктәпләре өчен педагогик кадрлар әзерләү, җирле үзидарә өлкәсендә һөнәри белгечләр әзерләү мәсьәләләре буенча хезмәтләр авторы[1].

Дамира Ягъфәрова
Туган телдә исем Дамира Садыйк кызы Ягъфәрова
Туган 26 июль 1939(1939-07-26) (84 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Кәчимир
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре галимә, вуз укытучысы, ректор
Җефет Дамир Мөхәммәт улы (1936)
Балалар кызы Миләүшә (Әхәтова, 1968);
улы Азат (1970)
Бүләк һәм премияләре
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Татарстанның атказанган укытучысы - 1993 Татарстанның атказанган фән эшлеклесе - 1999

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1939 елның 26 июлендә Кукмара районы Кәчимир авылында җиде балалы колхозчы крестьян гаиләсендә туган. Әтисе Садыйк Муса улы Мостафин гомере буе «Беренче Май» колхозында эшли, әнисе Сара Гыйләҗетдин кызы Мостафина сугыштан соңгы авыр елларда җиде бала тәрбияли, аларның һәрберсе бүген Татарстан файдасына хезмәт куя.

Дамира Садыйк кызы Кукмараның 2нче санлы урта мәктәбен, «Филолог. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (1965), СССР Педагогика фәннәре академиясе (рус. АПН СССР, Мәскәү шәһәре) аспирантурасын (1973) тәмамлаган. СССР Педагогика фәннәре академиясендә педагогика фәннәре кандидатлыгына (1973), Россия мәгариф академиясенең махсус урта белем бирү фәнни-тикшеренү институтында (Казан шәһәре) «Авыл укытучысының мәктәптә һәм педагогика вузында һөнәри әзерлек дәвамчанлыгының теоретик нигезләре» [2] темасына педагогика фәннәре докторлыгына (1991) диссертацияләр яклый. 1992 елда профессор исемен ала.

Хезмәт юлы үзгәртү

Дамира Садыйк кызының хезмәт эшчәнлеге мәктәптә өлкән пионервожатый буларак башлана. 1959—1962 елларда ВЛКСМ Кукмара райкомының икенче секретаре, КПСС Кукмара райкомының оештыру бүлеге инструкторы, 1962—1965 елларда «Артек» бөтенсоюз пионер лагеренда педагог-пионервожатый булып эшли. Казан дәүләт университетын тәмамлагач (1965), яшь белгеч буларак, Казакъстан ССРга эшкә җибәрелә. 1965—1967 елларда Күкчәтау педагогика институтының (1996 елдан Чокан Вәлиханов исемендәге Күкчәтау дәүләт университеты(рус.) составында) педагогика кафедрасында эшли.

 
КФУ Алабуга институты

1967 елда гаилә хәле буенча Алабуга шәһәренә күчеп килә, 1967 елдан 1996 елга кадәр Алабуга дәүләт педагогия институтында эшли: өлкән укытучы, доцент, профессор, 1976-1996 елларда педагогика һәм психология кафедрасы мөдире.

  Кафедра коллективы яхшы иде. Безнең белән Дамира Садыйк кызы Ягъфәрова җитәкчелек итте. Таләпчән, энергияле, һәрвакыт эш таба, тиешенчә эшләргә мәҗбүр итә. Хәтерлим әле, Сания Гатиевна белән Менделеевскига яңа оешкан озынайтылган көн төркемнәрен тикшерергә җибәрде. Педагогика кафедрасының беренче мөдире Т. Х. Рахмаева белән очрашу оештырды[3]
Тамара Петр кызы Афонина, АДПИ доценты
 
 
Әлмәт муниципаль институты

1996 елда Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре администрациясе тарафыннан Әлмәткә муниципаль институт ректоры буларак эшкә чакырыла. 1996—2008 елларда институт ректоры, бер үк вакытта дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә кафедрасы мөдире булып эшли. Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты эшен дәүләт белем бирү стандартларына тулысынча туры китереп оештыра. Югары, югары уку йортына кадәрге һәм югары уку йортыннан соңгы һөнәри белем бирү, шулай ук өстәмә белем бирү һәм белгечләрне яңадан әзерләү программаларын, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты заказлары буенча «дәүләт һәм җирле үзидарә» юнәлеше буенча белгечләрне әзерләүне нәтиҗәле гамәлгә ашыра торган югары профессиональ профессор-укытучылар составы формалаштыра.

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе үзгәртү

Авыл мәктәпләре өчен педагогик кадрлар әзерләү, җирле үзидарә өлкәсендә һөнәри белгечләр әзерләү мәсьәләләре буенча йөздән артык фәнни хезмәт (могография, методик кулланма, мәкалә, тезис һ. б.) авторы.

Россия мәгариф академиясенең (рус. РАО) Идел буе бүлеге әгъзасы Дамира Садыйк кызы Ягъфәрова Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтын бөтендөнья мәгариф киңлегендә — Страсбургта (Франция), Будапештта (Маҗарстан), Брюссельдә (Бельгия), Краковта (Польша) «җирле үзидарә турында Аурупа хартиясе принципларында муниципаль кадрлар әзерләү буенча Татарстан Республикасы үзәге» буларак тәкъдим итүдә катнаша [4].

Хезмәтләре үзгәртү

  • Классный руководитель в сельской школе. Казань, 1983.
  • Готовимся стать хлеборобами. Казань, 1989.
  • Современная сельская школа. Елабуга, 1993.
  • Историческая миссия муниципального университета. Альметьевск, 1996.
  • Муниципальное образование на принципах Хартии о местном самоуправлнии. Страсбург, 1997.
  • Концепция непрерывного профессионального образования. Альметьевск, 1998.
  • Теория и практика возрождения местного самоуправления в РТ на основе принципов Европейской Хартии. Казань, 1998, 2000.
  • Первый муниципальный университет. «Проблемы современной экономики», N 1 (1), 2002.
  • Российские университеты: прошлое, настоящее, будущее. Набережные Челны, 2003.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Ире Дамир Мөхәммәт улы (1936), совет-фирка эшлеклесе; балалары: кызы Миләүшә (Әхәтова, 1968), педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Санкт-Петербург дәүләт инженер-икътисад университетының Әлмәт шәһәрендәге филиалы директоры[5]; улы Азат (1970), икътисад фәннәре кандидаты (2006) [6]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү