Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты

Әлмәттәге (Татарстан, РФ) югары уку йорты

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты, Әлмәт ДМХИ (рус. Альметьевский государственный институт муниципальной службы, АГИМС) — 1996—2018 елларда Татарстанның Әлмәт шәһәрендә эшләп килгән, урта һөнәри, югары һөнәри һәм өстәмә белем бирү программалары буенча күпбаскычлы белем бирү системасын гамәлгә ашырган республика карамагындагы югары уку йорты. Гамәлгә куючысы — Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясе лауреаты.
2018 елдан — Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы.
Координатлар: 54.896467, 52.297428.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты
Эшләү еллары 1996—2018
Ректор Зөлфия Мостафина
Адрес 423450, РФ, Татарстан, Әлмәт, М. Җәлил ур., 9
Сайт agims.ru

Тарих үзгәртү

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты Әлмәт районы һәм шәһәре администрациясенең 1996 елның 1 июлендә кабул ителгән 1233/01нче санлы карары нигезендә Әлмәт муниципаль университеты буларак оештырыла һәм Әлмәт районы һәм шәһәре администрациясенең 1996 елның 17 июлендәге 1351нче санлы карары белән теркәлү үтә.

Әлмәт муниципаль университеты ректоры итеп, Алабуга дәүләт педагогия институтының педагогика һәм психология кафедрасы мөдире педагогика фәннәре докторы (1991), профессор (1992) Дамира Садыйк кызы Ягъфәрова билгеләнә[1]. Югары уку йортының презентациясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

Әлмәт районы һәм шәһәре хакимиятенең 2001 елның 17 октябрендәге 2377нче санлы карары нигезендә Әлмәт муниципаль университеты югары һөнәри белем бирүче «Әлмәт муниципаль институты» муниципаль белем бирү учреждениесе итеп үзгәртелә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 23 декабрендәге 2155-р санлы карары белән Әлмәт муниципаль институты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәгариф эшчәнлеген гамәлгә ашыруны тәэмин итә торган дәүләт учреждениеләре исемлегенә кертелә.

Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре администрациясенең 2001 елның 17 октябрендә кабул ителгән 2377нче санлы карары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 7 июнендәге 285нче санлы карары нигезендә, «Әлмәт муниципаль институты» Татарстан Республикасы милкенә тапшырыла һәм «Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты» югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе итеп үзгәртелә.

Эшли башлавының беренче елында ук институт — Россия мәгариф академиясенең Идел буе бүлеге ассоциацияләнгән әгъзасы булып тора.

Институт бөтендөнья мәгариф киңлегендә — Страсбургта (Франция), Будапештта (Маҗарстан), Брюссельдә (Бельгия), Краковта (Польша) җирле үзидарә турында Европа хартиясе принципларында муниципаль кадрлар әзерләү буенча Татарстан Республикасы үзәге буларак тәкъдим ителгән. Вузга РФ Гуманитар Фәннәр Академиясенең коллектив әгъзасы исеме бирелгән.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты — Европа Шурасы әгъзалары булган илләрнең югары уку йортлары халыкара ассоциациясенең (ENTO) тулы хокуклы әгъзасы; «Проблемы современной экономики» (Заманча икътисад проблемалары) Евразия төбәкара фәнни – аналитик журналын гамәлгә куючы; Россия ачык идарә итүнең (РОСПА) белем бирү челтәренә кертелгән.

2002 елда институтның Әлмәтнең Р. Фәхретдин урамы, 56а адресы буенча урнашкан икенче уку корпусы ачыла.

2009 елда Әлмәт ДМХИ ректоры итеп, педагогика фәннәре кандидаты, психология һәм педагогика кафедрасы доценты, Татарстанның атказанган укытучысы Ильяс Рәхимҗан улы Сәлахов билгеләнә.

2010 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 22 февралендәге 90нчы санлы карары белән Әлмәт ДМХИга урта һөнәри белем бирүче «Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы» кушыла. Институт структурасында урта һөнәри белем бирүче Сәүдә-икътисад факультеты барлыкка килә. Берләшү уңай нәтиҗәләргә китерә: төбәкнең демографик шартларын һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, баскычлы белем бирү формалаштырыла; эшче белгечлекләр әзерләү алып барыла; төбәк, республика белем бирү системалары, чит ил партнерлары белән мәгълүмат алмашу оптимальләштерелә; хезмәт базарының билгеле бер сегментында берләштерелгән заказны тәэмин итүче сыгылмалы модульле программалар эшләнә; фәнни-методик эш активлаштырыла.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты төбәкнең танылган фән һәм мәдәният үзәге булып тора. Институт кафедраларында фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр алып барыла. Институт структурасы, заманча таләпләр нигезендә, мәгариф системасының барлык баскычларында: югары уку йортына кадәр, урта һәм югары һөнәри белем бирү, юнәлешләрнең киң спектры буенча өстәмә һөнәри белем бирү, укытуның заманча интенсив һәм эвристик технологияләрен куллану, инглиз, алман, татар, рус телләрен тирәнтен өйрәнүне оештыруны күздә тота. Россия һәм чит ил югары уку йортлары белән элемтәләр аларның заманча шартларда белем бирү процессларын камилләштерү буенча алдынгы һәм кыйммәтле тәҗрибәсен кулланырга мөмкинлек бирә.

Факультетлар үзгәртү

  • Югары һөнәри белем бирүче факультетлар
    • Гуманитар-педагогика факультеты
    • Икътисад һәм менеджмент факультеты
  • Урта һөнәри белем бирүче факультет

Белгечлекләр үзгәртү

  • Бухгалтер хисабы, анализ һәм аудит
  • Оешма менеджменты
  • Дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә
  • Чит тел
  • Информатика
  • Лингвистика
  • Мәктәпкәчә белем бирү педагогикасы һәм методикасы
  • Җиһазлар төзелеше
  • Гамәли математика һәм информатика
  • Психология
  • Филология
  • Икътисад
  • Икътисад һәм предприятиедә идарә (тармаклар буенча)[2][3]

Ректорлар үзгәртү

2016 елның 1 сентябренә югары белем бирү факультетында 603 (көндезге бүлектә 231, читтән торып уку бүлегендә 372), урта һөнәри белем бирү факультетында 800 студент укыган.

Әлмәт ДМХИ штатында: югары белем бирү факультетында 17 укытучы (ш. и. 8 фәннәр кандидаты), урта һөнәри белем бирү факультетында 29 укытучы (5се югары, 13е беренче категорияле) торган.

Студентлар тулай торагы К. Цеткин ур., 22 адресы буенча урнашкан.

Техникум үзгәртү

2018 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 23 маендагы 392нче санлы карары белән институт Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы (рус. Альметьевский торгово-экономический техникум, АТЭТ) итеп үзгәртелә[6][7].

Әдәбият үзгәртү

  • Д. С. Ягафарова. Историческая миссия муниципального университета. Альметьевск, 1996.(рус.)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү