Гомәр Бакиров, Гомәр Әхмәт улы Бакиров, рус. Бакиров Гумер Ахметович (1904-1996) — сәясәтче, КПСС Тәкәнеш район комитетының беренче сәркатибе (1935), ТАССР халык мәгарифе халык комиссары (1937). 1924 елдан РКП (б) әгъзасы (1922 елдан намзәт).

Гомәр Бакиров
Файл:.jpg
Туган телдә исем Гомәр Әхмәт улы Бакиров
Туган 15 февраль 1904(1904-02-15)
Казан губернасы Чистай
Үлгән 28 март 1996(1996-03-28) (92 яшь)
Казан
Яшәгән урын Журналистлар урамы[d], Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре фирка-хуҗалык хезмәткәре

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1904 елның 15 фералендә Казан губернасы Чистай шәһәрендә йөкче гаиләсендә туган[1] . 8 яшендә әтисез калган. Татар мәдрәсәсенең 5 сыйныфын тәмамлагач, өч бала белән тол калган әнисенә ярдәм итү өчен, 13 яше дә тулмаган килеш пекарняга икмәк пешерүче ярдәмчесе булып эшкә урнаша. 1918 елга хәтле шунда эшли. 1918-1919 елларда Чистай өязендә чыгучы «Берлек» газетасын (мөхәррире Кирам Хәмзин) таратучы экспедитор булып тора. 1919-1921 елларда коммунистик отряд сугышчысы. Н.К. Крупская «Красная Звезда» агитпоезды белән Чистайга килгәч, аны озатып йөри һәм шәхси куркынычсызлыгын тәэмин итә. Чистай өязендә «Каракош» фетнәсе башлангач, фетнәне бастыруда корал тотып катнаша.

Сәяси золым үзгәртү

1938 елның гыйнварында кулга алына. «Колхоз строен таркату сәясәте алып бару, наданлыкны бетерү буенча эшне тоткарлау, укытучылар арасында халык дошманнарын яшереп калдыруда» гаепләнә. Очраклылык коткарып кала: эчке эшләр халык комиссары Ежовны аткач, репрессияләр сүрелеп тора, җинаять эшләренең кайберләре яңадан карала, 5 000 гә якын тоткын азат ителә — шушы дулкынга Г. Бакиров та эләгә. Сак астыннан 1939 елның августында чыгаралар.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясе. Т.3. Казан, 2012.

Әдәбият үзгәртү

  1. Мухарямов М.К. Октябрь и национальный вопрос в Татарии (октябрь 1917 – июль 1918). Казань, 1958.
  2. Борцы за счастье народное. Казань, кн. 1, 1967, кн. 2, 1983.
  3. Хаклык аклаган исемнәр. Казан, 1991.ISBN 5-298-00652-3

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Генеалогик эзләнүләр үзәге сайтында, archived from the original on 2016-03-07, retrieved 2015-11-13