Никола́й Ива́н улы Ежо́в (19 апрель [1 май1895 — 4 февраль 1940[2]) — совет фирка һәм дәүләт эшлеклесе, дәүләт иминлегенең генераль комиссары (1937 елның 28 гыйнварыннан[3], 1941 елның 24 гыйнварыннан дәрәҗәсеннән мәрхүм ителгән[4]). ВКП(б) ҮК карамагындагы фирка контроле комиссиясе рәисе (1935−1939), ВКП(б) ҮК Оргбүросы әгъзасы (1934—1939), ВКП(б) ҮК сәркатибе (1935−1939), ВКП(б) ҮК Сәяси бүросы әгъзалыгына нәмзат (1937−1939). ССРБ эчке эшләре халык комиссары (19361938), ССРБ су транспорты халык комиссары (1938−1939).

Николай Ежов
ССРБ эчке эшләре халык комиссары
Вазыйфада
26 сентябрь 1936 – 25 ноябрь 1938
Аңа кадәр Генрих Ягода
Дәвамчысы Лаврентий Берия
ССРБ су транспорты халык комиссары
Вазыйфада
8 апрель 1938 – 9 апрель 1939
Аңа кадәр Николай Пахомов
Дәвамчысы юк (вазифа юкка чыгарылган)
ВКП(б) ҮК карамагындагы фирка контроле комиссиясе рәисе
Вазыйфада
1935 – 1939
Аңа кадәр Лазарь Каганович
Дәвамчысы Андрей Андреев
Шәхси мәгълүмат
Туган 1 май 1895(1895-05-01)
Санкт-Петербург, Русия империсе
Үлгән 4 февраль 1940(1940-02-04) (44 яшь)
ССРБ Югары мәхкәмәсенең хәрби коллегиясе бинасы, Мәскәү, ССРБ
Сәяси фирка ВКП(б) (с 1917)
Җефет Antonina Titova[d] һәм Ежова, Евгения Соломоновна[d]
Балалар юк
тәрбиягә алынган кыз: Наталья
Сугышлар/бәрелешләр Беренче бөтендөнья сугышы

ССРБ эчке эшләре халык комиссары вазифасында Ежов 1937—1938 еллардагы массакүләм репрессияләрнең баш оештыручы һәм башкаручы булган.

1937 ел, ЭЭХКны Ежов җитәкләгән чагы, массакүләм репрессияләрнең символик билгесе булып киткән, 19371938 еллар, репрессияләрнең иң кызган вакытына карата, халык тарафыннан «ежовщина» дигән исеме тагылган.

1939 елда Берия катнашында Маленков бүлмәсендә Ежов кулга алына. Берия үзе җинаять эшен алып бара, нәтиҗәдә ике атнадан Ежов үз һомосексуаль дәрте турында язуны калдыра.[5] 1940 елда Ежов хөкем карары буенча: "терорлык актларны әзерләү һәм лутыйлык (һомосексуализм) өчен" үтерелгән.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://books.google.ru/books?id=kRzzCejvwBUC&pg=PA314=false#v=onepage&q&f=false
  2. Ежов, Николай Иванович. Официальная справка члена ЦК // «Известия ЦК КПСС» — июнь 1990. — № 7 (306). — цит. по Исторический проект «Хронос. Всемирная история в интернете» (www.hrono.info)(Тикшерелгән 19 декабрь 2013)
  3. Ежов Николай Иванович.
  4. [Зенькович Н. А. «Самые закрытые люди. Энциклопедия биографий» — М., ОЛМА-ПРЕСС Звездный мир, 2004, с. 143.]
  5. ЦА ФСБ. Ф. 3-ос. Оп. 6. Д. 3. Л. . Копия.