Лаврентий Павлович Берия (гөрҗ. ლავრენტი პავლეს ძე ბერია, транслитерация Лавре́нти Па́влес дзе Бе́риа, 17 [29] март 1899, Мерхеули, Сухум округы, Кутаис губернасы — 23 декабрь 1953, Мәскәү) — совет дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, дәүләт иминлеге генераль комиссары (1941), Советлар Берлеге Маршалы (1945), Социалистик Хезмәт Каһарманы (1943), 1953 елда дәрәҗәләрдән мәхрүм ителгән. Сталин респрессияләренең төп оештыручыларының берсе.

Лаврентий Берия
КПСС ҮК сәркатибе
Вазыйфада
16 май 1944 ел – 7 июль 1953 ел
Туган 29 март 1899(1899-03-29)
Мерхеул[d], Сухум бүлгесе[d], Кутаиси губернасы, Кавказ наместниклыгы[d], Россия империясе
Үлгән 23 декабрь 1953(1953-12-23) (54 яшь)
Мәскәү, СССР[1]
Җефет Nino Gegechkori[d]
Белем Азәрбайҗан дәүләт нефть һәм сәнәгать академиясе[d]
Сугышлар/бәрелешләр Алман-совет сугышы, Русия ватандашлар сугышы һәм салкын сугыш

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Иртә еллар үзгәртү

Лаврентий Берия 1889 елның 29 мартында Кутаис губернасы Сухум округының Мегреули авылында (хәзер Абхазиянең Гульрипш районына карый) ярлы крестьян гаиләсендә туган.[2]

1915 елда Сухум югары башлангыч укуханәсен бетерә, Бакыга китә һәм Бакы урта механика-техника төзелеш укуханәсенә укырга кергән, соңрак Бакы политехника институтында укыган. 1917 елның мартында РСДРП (б) партиясенә керә. Шул ук елның июньдә Берия армиягә чакырыла һәм гидротехник отрядның технигы буларак Румын фронтына җибәрелә. Декабрь аенда авыру сәбәпле комиссацияләнә һәм Бакыга кайта.

1918 елда Берия Бакы советы хезмәткәре булып торган, соңрак Азәрбайҗан большевистик идәнастының башлыгы А. Микоян булышчысы булып торган. 1920 елда Гөрҗистанда булган, анда ул җирле хакимият тарафыннан Совет Русиясе файдасына шпионлык өчен гаепләнеп, ике тапкыр кулга алынган; 1920 елның августында Азәрбайҗанга озатыла.

Кавказ артында эшчәнлеге үзгәртү

1921 елда Берия эшчәнлеге Кавказ арты дәүләт иминлеге органнарында үткән.

1921 елның апрель-маенда Азербайҗан ЧК-сының яшерен-оператив бүлеге башлыгының урынбасыры; Азербайҗан ЧК-сының рәисе урынбасары (май 1921 — ноябрь 1922); Гөрҗистан ЧК-сының рәисе урынбасары (ноябрь 1922 — февраль 1926); Гөрҗистан ССР-ның Баш сәяси идарәсенең (ГПУ) башлыгы урынбасары, яшерен-оператив бүлеге башлыгы (март-декабрь 1926).

1926 елның декабреннән Гөрҗистанның БСИ-нең рәисе, Кавказ арты БСИ рәисенең урынбасары, бер үк вакытта (04.1927—12.1930) — ГССР эчке эшләр халык комиссары.

1931 елның апрель-декабрендә Кавказ кызылбайраклы армиясенең оператив бүлеге башлыгы һәм ССРБ Берләшкән баш сәяси идарәсенең (ББСИ, рус. ОГПУ) Кавказ арты ССР-да тулы вәкаләтле вәкиле; 1931 елның август-декабрендә — ССРБ ББСИ коллегиясненң әгъзасы.

1931-38 елларда — Гөрҗистан коммунистик фиркасе ҮК-нең беренче сәркатибе, бер үк вакытта (1932—1937) — ВКП(б)ның Кавказ арты край комитетының беренче сәркатибе.

Мәскәүдә үзгәртү

1938 елның 22 августында Лаврентий Берия ССРБ эчке эшләр халык комиссарының (ул чакта Николай Ежов) беренче урынбасары урынына билгеләнгән, 25 ноябреннән — эчке эшләр халык комиссары. Берия үтенече буенча НКВД Аерым киңәшмәсенең мәхкәмәдән тыш хөкемнәрен кабул итү өлкәсендә хокуклары киңәйтелә.

1938 елда Берия амнистия үткәрә, лагерьләрдән якынча 150—200 мең кеше канунсыз хөкем ителгән; әмма бер үк вакытта, Көнбатыш Беларусия һәм Көнбатыш Украинадан депортацияләнгәннәрне исәпләмичә, төрмәләргә 200 мең кеше утыртылган.[3]

Серго Лаврентий улы Берия иҗат иткән язма чыганакларда һәм аның Украина журналисты Дмитрий Гордонга биргән интервьюларында аның әтисенең Советлар Берлегендә шактый киң реформалар үткәрү планнары турында да бәян ителә. Аларның Татарстан һәм татар халкы язмышына кагыла торганнары да бар. Аерым алганда, Лаврентий Берия, Сталинның үлеменнән соң, Татарстанга союздаш республика статусы бирү тәкъдимен керткән булган. Моның белән ризалашмаучыларның "табигый" һәм стандарт "дәлиле"нә каршы ул болай дигән: "Диңгезгә чыгыш булсын өчен, Татарстан территориясен Каспий диңгезенә кадәр киңәйтеп була. Бу җирләр бит элек татарларныкы булган. Минемчә, бу гамәлләр Советлар Берлеген ныгытачак кына". Бу тәкъдимнәр барысы да Политбюро тарафыннан кире кагылган.[4]

Лаврентий Бериянең Политбюрога язма рәвештә ясаган тәкъдимнәре 1980 нче елларда КПСС генсеклары һәм СССР президенты архивында сакланган. "Үзгәртеп кору" лидерлары Александр Яковлев һәм Михаил Горбачёв аларны җентекләп өйрәнгәннәр, ләкин үзләренчә үзгәртеп кулланганнар.

Карьера тәмамы үзгәртү

ҮК әгъзалары күпчелегенең һәм югары дәрәҗәдәге хәрбиләрнең ризалыгын алып, 1953 елның 26 июнендә Хрущёв ССРБ Министрлар шурасының утырышын чакыра һәм шул утырышында Берия кулга алынган.

Берияне Бөекбритания файдасына шпионлыкта, совет хакимиятенә каршы эшчәнлегендә, капитализмны яңадан торгызуында, хакимияттән канунсыз файдалануда, мораль ягыннаан череп таркалуында, җинаять эшләренең алдап ясавында, канунсыз репрессияләр оештыруында гаепләгән.

1953 елның 23 декабрендә Лаврентий Берия иң югары җәзалау чарасына — атып үтерүгә хөкем ителгән; шуның өстенә Бериянеке милке конфискацияләнгән, ул барлык хәрби дәрәҗәләрдән һәм бүләкләрдән мәхрүм ителгән.[5]

Мәхкәмә карары шул ук көндә башкарылган.


Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #118509586 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. http://www.memo.ru/history/NKVD/kto/biogr/gb42.htm
  3. С. Н. Хрущев, «Никита Хрущев. Реформатор»
  4. ВОЕННАЯ ЛИТЕРАТУРА --[ Биографии ]-- Берия С.Л. Мой отец — Лаврентий Берия (lib.ru)
  5. Сообщение «В Верховном Суде СССР». 24 декабря 1953 г., archived from the original on 2014-07-24, retrieved 2014-04-03