Кирам Хәмзә улы Хәмзин — дәүләт эшлеклесе.

Кирам Хәмзин
Туган 1889
Татар Ялтаны, Изгар вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, Россия империясе
Үлгән 1923
СССР

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Кирам Хәмзин Чистай өязе Татар Ялтаны авылында 1889 елда ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Ул үскән гаиләдә 5 ир бала һәм өч кыз бала була. 1914 нче елны I Бөтендөнья сугышы вакытында аны хәрби хезмәткә алалар. Ул анда унтер-офицер дәрәҗәсенә ирешә. Язмыш аны Владивосток шәһәренә кадәр алып бара. Анда ул рус телен өйрәнә. 1917 нче елда туган авылына кайтканнан соң аны авыл советы рәисе итеп билгелиләр. Шул ук елны ул Чистай Мөселман комиссариаты рәисе итеп сайлана. Кирам Хәмзә улы җитәкчелегендә Чистай Мөселман комиссариаты тарафыннан өяздә "Берлек" дип аталган газета чыгарыла башлый, татар балаларын укыту өчен укытучылар курсы оештырыла. Шул елларда татар буржуазиясе вәкилләреннән мәктәпләр файдасына 30000 сум акча җыела, татар театры, концерт төркемнәре туплана. 1918 елда ул III Бөтенроссия крестьяннар, солдатлар һәм эшчеләр съездына делегат итеп сайлана. Шунда ул В.И. Ленинны күрә. 1918 нче елны аклар һөҗүме куркынычы булганда, аны Казанга контрразведка карамагына җибәрәләр.1919 нчы елда ул Чистай өязендә Колчакка каршы көрәш отряды командиры итеп билгеләнә. Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң, Кирам Хәмзә улы мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеккә кушыла. 1920 нче елда партиянең Үзәк комитеты карары белән Кырым Республикасының мәгариф министрлыгына халык комиссары итеп билгеләнә. Мәгариф өлкәсендәге халык комиссариаты РСФСР ның дәүләт органы була. Кирам Хәмзинга түбән икътисад, ачлык, сәяси террор, Кырымның халык мәгарифе, кырым татарлары мәктәпләренең бик аяныч хәлдә булган шартларда хезмәт итәргә туры килә. Халык мәгарифе компетенциясендә мәдәният, сәнгать мәсьәләләре дә була. Кирам Хәмзин кишлакларда, авылларда башлангыч мәктәпләр ачтыру, укытучылар әзерләү эше белән шөгыльләнә.[1] 1922 елда ул Совнаркомга: "3 меңнән артык укытучы һәм мәктәп хезмәткәрләре паеклардан мәхрүм ителгән, аларга ачлыктан үлем яный",- дип хәбәр итә" . Шул ук елны Совнарком Кырым мәктәпләренә ярдәм итү мәсьәләсен карый. Авыр икътисад булуга карамастан, Кырым мәктәпләргә 100 мең сумнан артык ярдәм күрсәтелә. Кирам Хәмзин 1923 нче елда вафат була. Шул көннәрдә баручы Кырым укытучыларының I съезды делегатлары Кирам Хәмзинны басып искә алалар. Кирам Хәмзә улы Хәмзин туган авылы Чистай районы Татар Ялтанында авыл советы каршына күмелә. Чистай шәһәрендә аның исеме мәңгеләштерелгән: Чистай шәһәренең бер урамы халык комиссары Кирам Хәмзә улы Хәмзин исемен йөртә.[2]

Искәрмәләр үзгәртү