Чистай педагогика көллияте
(Чистай педагогия техникумы битеннән юнәлтелде)
Чистай педагогика көллияте, рус. Чистопольский педагогический колледж — 1915-2015 елларда Татарстанның Чистай шәһәрендә эшләп килгән урта махсус һөнәри белем бирү оешмасы.
2015 елда Чистай педагогика көллиятен Чистай политехника көллияте белән берләштереп, яңа уку йорты — Чистай күппрофильле көллияте ачыла.
Чистай педагогика көллияте | |
---|---|
Элеккеге исемнәр | Беренче Балтыйк буе рус семинариясе Укытучылар семинариясе (1915-1919) Чистай халык мәгарифе институты (1919-1921) Чистай халык мәгарифе гамәли институты (1921-1922) Рус-татар педагогика техникумы (1922-1937) Чистай педагогика училищесы (1937-2010) Чистай педагогика көллияте (2010-2015) |
Нигезләү елы | 1915 |
Ябылу елы | 2015 |
Урын | Чистай |
Адрес | 420087, Татарстан, Чистай шәһәре, К. Маркс ур., 15/1. |
Сайт | http://chisped.ru/ |
Тарих
үзгәртү- 1915 елда, Беренче Балтыйк буе рус семинариясе Курляндиядән Чистайга эвакуацияләнгәч, нигез салынган.
- Россия империясендәге 171 Укытучылар семинариясенең берсе буларак, башлангыч укуханәләр өчен укытучылар әзерли.
- 1919 елда укытучылар семинарияләре педагогик курсларга яки халык мәгарифе институтларына үзгәртелә[1]
- 1919 елның 2 ноябрендә Чистай халык мәгарифе институты оештырыда (институт шурасы рәисе Ф.Ф. Советкин).
- 1920 елның августында институтка элекке руханыйлар училищесы бинасы тапшырыла. Мәктәпкәчә тәрбия бүлеге һәм мәктәптән тыш тәрбия бүлекләре ачыла.
- 1920 елда мәктәп укытучылары бүлегенең беренче чыгарылышы була.
- 1921 елның ахырында институт гамәли институт итеп үзгәртелә.
- 1922 елның 17 февралендә мөселман педагогик курслары белән берләшеп, исеме Рус-татар педагогика техникумы (1922 елның 6 мартыннан) итеп үзгәртелә[2].
- 1937 елда техникум Чистай педагогика училищесы итеп үзгәртелә. Балалар бакчалары тәрбиячеләре бүлегенең беренче чыгарылышы була.
- 1941 елда Буа педагогика училищесы белән Чистай педагогика училищесы берләштерелә.
- 2010 елда Чистай педагогика училищесы көллият итеп үзгәртелә.
- 2015 елда Чистай педагика көллияте ябыла, укытучылары һәм укучылары Чистай күппрофильле көллиятенә кушыла.
Белгечлекләр
үзгәртү- Мәктәпкәчә тәрбия
- Социаль педагогика
- Чит тел
- Гамәли информатика
- Өстәмә белем педагогы
- Мәгълүмат системалары
Уку йортын тәмамлаучылар
үзгәртү100 еллык тарихында уку йорты 25 мең белгеч әзерләп чыгарган.
Бина
үзгәртүСәүдәгәр Чукашев утары (XIX гасырның I яртысы).
Төбәк (республика) дәрәҗәсендә әһәмияткә ия шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәле[3].
Сылтамалар
үзгәртү- Чистопольский педагогический колледж
- Чистопольский педагогический колледж 2015 елның 12 май көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Постановлением Народного Комиссариата просвещения РСФСР от 9 июля 1919 г.
- ↑ Предписание Татарского отдела профобразования № 536 17.02.1922
- ↑ «Все дома России» порталында