Викибирелмәләрнең буш элементы

Чистай өяз музее[1] — 1921 елның 8 нче апрелендә ачылган өяз музее.

Аның беренче директоры Александр Константинович Булич була. А.К.Булич - туган якны өйрәнүче. Музейның беренче экспонатлары аның шәхси коллекциясеннән туплана. Музей бинасы XIX гасыр ахырында төзелгән Казан сәүдәгәре А.А.Подуруевның йортында урнашкан. Әлеге музей комплексы Татарстан Республикасы архитектура һәйкәлләре реестрына кертелгән. Күргәзмә мәйданы 508 кв.м. Музей фондында XVII гасырдан башлап бүгенге көнгә кадәр язма чыганаклар саклана. Музей фондларында 42 меңнән артык берәмлек исәпләнә: археология коллекциясе, нумизматика, сынлы сәнгать, графика, йорт кирәк-яраклары, фарфор һәм фаянс, этнография, документаль чыганаклар. Этнографик яктан да музей фонды үзенчәлекле. Биредә рус, татар, чуваш халкының көнкүреше, киеме, бизәнү әйберләре, һөнәрчелек үрнәкләренә караган экспонатлар бар.[2]

Шәһәр көнкүрешенә караган коллекциядә кызыклы экспонат булып крестьян Николай Мельников ясаган ике агач велосипед санала. Аның берсе 1902 нче елда ясалган бер зур тәгәрмәчтән гыйбәрәт. Икенчесе 1909 нчы елда ясалган.1940 нчы елларда музей белән Чистай тарихы белгече Валерий Дмитриевич Авдеев җитәкчелек итә. Шул елларда музейда җирле халыкның тормышын күрсәтүче экспозицияләр булдырыла, Яңа Чишмәнең агач кальгасы, манаралары сурәтләре дә күрсәтелә. Шул елларда җирле крестьяннарның Емельян Пугачев восстаниесендә катнашуга багышланган экспозицияләр дә эшли.

Чистай өяз музеенда Бөек Ватан сугышы елларында Чистайда яшәгән әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренә караган материаллар да тупланган. Музей архивында Л.М.Леонов, М.В.Исаковский, А.Фадеевларның фотолары, көндәлекләре, шәхси хатлары саклана.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү