Виктор Маринин, Виктор Иван улы Маринин (чуаш. Виктор Иванович Маринин, 1925 елның 5 августы, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Чистай1943 елның 20 феврале, Украина ССР, Сталин өлкәсе, Славян районы, Сергеевка) — мотоциклчы-разведкачы, Бөек Ватан сугышында катнашып, һәлак булган Советлар Берлеге Каһарманы (31.03.1943, вафатыннан соң), Көньяк-Көнбатыш фронтның 3нче танк корпусы 50нче танк бригадасы 50нче танк батальонының мотоциклчылар округы командиры, сержант.

Виктор Маринин
Туу датасы 5 август 1923(1923-08-05)
Туу урыны СССР, РСФСР, ТАССР Чистай
Үлем датасы 20 февраль 1943(1943-02-20) (19 яшь)
Үлем урыны СССР, Украина ССР, Донецк өлкәсе, Славян районы, Сергеевка
Иялек РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Гаскәр төре Бронетанк гаскәрләре Бронетанк гаскәрләре
Дәрәҗә Калып:ССРБ, сержант
Җитәкчелек иткән мотоциклчылар отделениесе
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин ордены
[[commons:Category: Viktor Marinin Викиҗыентыкта|Виктор Маринин]] Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1923 елның 5 августында Татарстан АССР Чистай шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Милләте — чуаш. Чистай шәһәренең 1нче санлы мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаган. Чистайда автогараж җиһазлары заводында токарь булып эшләгән. 1941 елның июненнән Кызыл гаскәрдә. Сугышка кадәр үк мотоцикл спорты белән шөгыльләнеп, мотоспорт буенча 1нче разряды була. Һәртөрле коралдан оста ата.

Бөек Ватан сугышы үзгәртү

1943 елның гыйнварыннан хәрәкәттәге армиядә. Көньяк-Көнбатыш фронтның 3нче танк корпусы 50нче танк бригадасы 50нче танк батальоны мотоциклчысы булып хезмәт иткән. Украина ССРның Сталин өлкәсен (Донецк өлкәсе) дошманнан азат итү сугышында каһарманлык күрсәтә[1]. Ворошиловград шәһәрен азат итү өчен «Сикереш» (рус. Скачок) һөҗүм операциясендә (1943 елның 29 гыйнвары18 феврале), Краматорск шәһәрен беренче азат итү операциясендә (1943 елның 5 феврале) катнаша. Краматорск өчен барган сугышларда 3 мәртәбә разведкага барып, кыйммәтле мәгълүмат белән кайта.

1943 елның 20 февралендә Украина ССР Донецк өлкәсе Славян районы Сергеевка авылында дошман танклары белән сугышка керә. Танкка каршы ата торган мылтыктан атып, 2 дошман танкын сафтан чыгара, урынын алыштырып, өченчесен дә юк итә. Дүртенче танктагы дошманнар, пулеметтан атып, сержантны авыр яралый, ләкин унтугыз яшьлек каһарман һаман танкларга каршы атуын дәвам итә. Шул сугышта һәлак була. Сергеевка авылында туганнар каберлегендә җирләнә.
1943 елның 31 мартында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә (вафатыннан соң).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

  • Чистайда урамга исеме бирелгән.
  • Чистайда Батырлар аллеясында стела урнаштырылган.
  • Чистай шәһәре 1нче санлы мәктәп (гимназия) диварына истәлек тактаташ эленгән[3].

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Татарская энциклопедия. Т.4 (М-П). Казань, 2008.
  3. Чувашская энциклопедия

Әдәбият үзгәртү

  1. Трокаев А.А. Подвиг на шахтерской земле. Донецк, 1983.
  2. Советлар Союзы Геройлары — якташларыбыз. Казан, 1990.
  3. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
  4. Солдаты Победы. Чистополь, 2010.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү