Крамато́рск (укр. Крамато́рськ) — Украинаның Донецк өлкәсендә шәһәр, өлкәдәге халык саны буенча дүртенче шәһәр, Донецк өлкәсенең вакытлы башкаласы.[3]

Краматорск
Карта
Ил Украина
Координатлар 48°44'21"тн, 37°35'2"кнч
Башлык Александр Васильевич Гончаренко[d]
Нигезләнгән 1868
Элеккеге исемнәр 1903 елга кадәр — Краматорская
Мәйдан 117,1 км²
Максималь биеклеге 177,3 м
Халык саны 165 469[1] кеше
Милли состав халыкның 65 % — украин, 27 % — рус
Сәгать кушагы UTC+2
Телефон коды 626(4)
почта индекслары 84300-84390
Рәсми сайт krm.gov.ua
Кардәш шәһәрләр Электросталь һәм Стәмфорд[2]
Бүләкләр

География үзгәртү

Шәһәр өлкәнең төньяк өлешендә, Казӗнный Торец елгасында урнашкан.

Тарих үзгәртү

Шәһәр 1868 елда Краматорская тимер юл станциясе янындагы бистә буларак нигезләнгән. 1926 елда шәһәр тибындагы бистә, ә 1932 елда шәһәр статусы бирелгән.

Халык үзгәртү

1926[4] 1939[4] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2001[9]
12 305 94 114 115 385 149 832 178 163 198 094 181 025

Милли состав (2001): украиннар — 70,2 %, руслар — 26,9 %.
Туган тел буенча состав (2001): рус теле — 67,8 %, украин теле — 31,1 %.[10]

Икътисад үзгәртү

Краматорск Данбасның машиналар төзү үзәге булып санала.

Машиналар төзү, металлургия, төзеш материаллар, җиңел, азык-төлек сәнәгатьләренең ширкәтләре.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү