Равил Хәмитов - Татарстан Республикасының атказанган укытучысы,педагогика фәннәре кандидаты,беренче проректор

Равил Хәмитов
Туган телдә исем Хәмитов Равил Габделхак улы
Туган 5 июль 1961(1961-07-05) (62 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Чистай шәһәре
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Бүләк һәм премияләре «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале

Биография

үзгәртү

Хәмитов Равил Габделхак улы 1961 елның 5 июлендә Татарстан АССРның Чистай шәһәрендә туган. 1978-1982 елларда-Казан дәүләт университетында белем ала. Белгечлеге-фәнни-педагогик математика. 1982-1983 елларда- А. Ф. Можайский исемендәге Ленинград хәрби-инженер институтында укый. Белгечлеге - автоматлаштырылган идарә итү системаларын математик яктан тәэмин итү. 2003-2006 елларда-Казан дәүләт технология университеты каршындагы Аспирантурада читтән торып белем ала. Хезмәт эшчәнлеге:

  • 08.1982-12.1989 - СССР Кораллы Көчләрендә хезмәт итә.
  • 08.1991-11.1998 - мәктәптә математика укытучысы, математика һәм физика укытучысы, мәктәп директоры урынбасары булып эшли.
  • 11.1998-05.1999 -Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү институтының укыту-методик лабораториясе методисты.
  • 05.1999-10.2005 - Татарстан Республикасымәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү институтының укыту-методик лабораториясе мөдире.
  • 10.2005-09.2008 - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының математика һәм математик модельләштерү методикасы кафедрасы мөдире.
  • 09.2007-09.2008 - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәгълүматлаштыру һәм дистанцион укыту буенча проректоры.
  • 09.2008-05.2009 - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының укыту-методик эш һәм мәгълүматлаштыру буенча проректоры.
  • 05.2009-04.2014 - Татарстан РеспубликасыМәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының күзәтчелек һәм контроль идарәсе башлыгы.
  • 01.2013-04.2014 - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе.
  • 04.04.2014 г. - 03.2016 - "Татарстан РеспубликасыМәгарифне үстерү институты" Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе ректоры.
  • 06.2016 - хәзерге көнгә кадәр - "Татарстан РеспубликасыМәгарифне үстерү институты" Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең икътисадый һәм стратегик үсеш буенча проректоры.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

үзгәртү

Чыганак

үзгәртү