Габдулла Апанаев (1862)

татар имамы, мөгаллим һәм җәмәгать эшлеклесе

Габдулла Апанаев – татар имамы, мөгаллим һәм җәмәгать эшлеклесе.

Габдулла Апанаев
Туган телдә исем Габдулла Габделкәрим улы Апанаев
Туган 15 март 1862(1862-03-15)
Вятка губернасының Малмыж өязе Сосна авылы
Үлгән 1919(1919)
Үлем сәбәбе утлы коралдан ату ярасы[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре имам, мөгаллим
Сәяси фирка Иттифак әл-Мөслимин
Кардәшләр Мөхәммәтбәдретдин Апанаев

Биография үзгәртү

Габдулла Апанаев 1862 елның 15 мартында Вятка губернасының Малмыж өязе Сосна авылында икенче гильдияле Казан сәүдәгәре гаиләсендә туган. Әтисе Габделкәрим Исхак улы Апанаев Балтач төбәгендә киң сәүдә иткән[1].

1870 елда Габдулла Казанның иң шөһрәтле дини уку йортларының берсе булган «Мәрҗания» мәдрәсәсенә йөри башлый. Ул татар тарих фәненә нигез салучы Шиһабетдин Мәрҗанинең укучысы була. Мондагы укыту процессы дини кысалар белән генә чикләнми, математика, астрономия, география, биология, тарих кебек фәннәрне дә эченә ала, теософик фәннәр дә формаль, схоластик ысул белән укытылмый. Бу исә шәкертләрдә хөр фикерлелек, иҗтимагый тормыш белән кызыксыну, анда катнашу омтылышы тәрбияли. Шуның нәтиҗәсе буларак, «Мәрҗания» шәкертләре арасыннан татар мәгърифәтенең күп кенә күренекле вәкилләре чыккан. Үзенең гаҗәеп сәләте һәм тырышлыгы белән Габдулла остазының тиз арада яраткан шәкертенә әверелә. Аның Мәрҗанинең вафатына күп калмастан кызы Бибиһавага (1870-1945) никахлануы моны ачык дәлилли. Бу никахтан 10 балалары туа: Гайшә(1890), Рокыя(1891), Фатыйма(1893), Яхъя(1895), Әминә(1895), Идрис(1898), Җәмилә(1900), Зәйнәб(1903), Йосыф(1905), Әюб(1909).[2]

Мәдрәсәне тәмамлагач яшь рухани унтугызынчы гасырның сиксәненче еллары ахырында Төркия һәм Мисырга сәфәр чыга. Сәфәренең максаты зур—чиксез фаҗигаләр һәм кысрыклаулар кичереп үз-үзенә бикләнгән халкын бу торгынлыктан чыгару юлларын эзләү, шул ук ислам тәгълиматы йогынтысында яшәүче илләрдән моның үрнәген табу. Һәм бу җәһәттән аның сәяхәте буш булмый.

Казанга кайту белән ул шәһәрнең иң эре һәм иң бай мәхәлләсе булган Печән базары мәхәлләсендәге Юныс мәчетенең икенче имамы итеп билгеләнә — бу турыда указ 1890 елның 15 декабрендә алына. Монда беренче имам булып үзе кебек үк алдынгы карашлы шәхес Хуҗиәхмәт (Хуҗаәхмәт, Хуҗәхмәт)[3] ахун Мозаффаров эшли (аның хатыны Маһруй Мозаффария, кызы Мәхмүдә — яхшы ук таныш шагыйрәләр, улы Мансур Мозаффаров соңыннан мәшһүр татар композиторы була). Кызганычка каршы, мондый күркәм остаз белән Габдулла хәзрәткә озак эшләргә туры килми, 1893 елда бер ялгышын файдаланып Хуҗиәхмәт хәзрәтне эшеннән читләштереп җавапка тарталар. Үзе дә көтмәгәндә яшь имам Юныс мәчетенең бердән-бер имамы, әлеге мәхәлләнең рухи җитәкчесе булып кала. Бу исә аңа үзенең канатлы хыялларын тормышка ашыра башларга мөмкинлек бирә. Ул мәхәллә мәдрәсәсен дини тәгълимат белән дөньяви фәннәрнең органик кушылмасын хасил иткән яңа уку программасына нигезләнгән прогрессив уку йорты итеп үзгәртә башлый. Моның өчен күптән түгел үлгән әтисеннән калган мирас байлыгын да кызганмый — Казанның хәзерге Татарстан урамындагы йортын мәдрәсәгә бирә, классларны заманча итеп җиһазлый, дәреслекләр, әсбаплар ала. Илле шәкерт белем ала торган зур булмаган мәдрәсә аның тырышлыгы белән тиздән дан-шөһрәт казана, аңа хөр фикергә сусаган яшьләр тартыла, алдынгы карашлы мөгаллимнәр килә. Шундыйларның берсе — Әхмәтһади Максуди була.Ул үзе эшләгән абруйлы мәдрәсәне, югары түләүле урынын калдырып үзе генә килми, үзенең яраткан алдынгы карашлы шәкертләрен дә алып килә. Шушы чорда Г.Апанаев шәкертләре арасында Нәҗип Думави, Гаяз Исхакыйларның булуын әйтү үзе генә дә күпне сөйли. Аның бу прогрессив эшчәнлеге хакимият һәм карагруһчы татар әһелләре тарафыннан гаепләү-кысуларга да дучар була. Әмма болар Габдулла хәзрәтнең абруен гына күтәрә.

1898 елда Г.Апанаев дәүләт теркәлүе үткән татар мөселман хәйрия җәмгыятенең җитәкчесе итеп сайлана һәм аның эшен нык җанландыруга, матди мөмкинлекләрен киңәйтүгә ирешә, бу хәрәкәткә зур татар байларын җәлеп итә. Нәтиҗәдә 1904 елда 80 балага исәпләнгән, һөнәрчелек сыйныфы булган татар балалар приюты ачу мөмкинлеге туа. Үзе бу оешманың Почетлы әгъзасы итеп сайлана.

Г.Апанаев Россиядәге беренче мөселман сәяси партиясе «Иттифак әл-мөслимин»не оештыручыларның, аның сәяси документларын эшләүчеләрнең берсе була. Партия үзенең программ максатларыннан берсе итеп барлык халыкларның тигезлегенә ирешүне куя. Ул шулай ук «Азат» газетасын оештыручыларның берсе була — газетаның беренче саны 1906 елның 1 февралендә чыга. Тиздән әлеге партия йогынтысында татар мөселман яшьләренең «Берлек» оешмасы туа. Болар барысы да Казан губернасында гына түгел, бөтен Россия киңлегендә татар милли сәяси хәрәкәтенең кискен көчәюенә китерә һәм хөкүмәтне куркуга сала. Бу хәрәкәтнең активистларына каршы эш кузгатыла һәм эчке эшләр министры карары белән 1908 елның 17 мартында Г.Апанаев, Г.Баруди, С.Галиев, Г.Казаков, Г.Исхакый ике елга Вологда губернасына сөрелә.

Сөргеннән ул 1910 елның 31 мартында кайта һәм кабат сәяси эшчәнлеккә күмелә. Казан шәһәр думасына гласный итеп сайлана, үз кандидатурасын Дәүләт Думасына сайлауларда куя. Ул хәтта рус газеталарында әдәби рус телендә ачы ирония һәм сарказм белән Россиядә рус булмаган халыкларның изелүе, тигезсезлеге турында яза. Үзеннән соң килгән карагруһчылар тарафыннан кадимчелек үзәгенә әверелдерелгән мәдрәсәсен яңа урында торгыза, анда җәдиди мәктәп-мәдрәсәләр өчен укытучы мөгаллимнәр әзерли башлый. Ул инде имамлык вазыйфасыннан мәхрүм ителгән була, даими полиция күзәтүе астында тора, эзәрлекләнә, әмма кайнап торган сәяси эшчәнлеген туктатмый.

Г.Апанаевның гомере фаҗигале төстә өзелә. 1919 елның 25 июнендә ул әманәт итеп алына һәм бернинди нигезсез М.Вахитовны үтерүне оештыруда гаепләнеп кызыл гаскәрләр тарафыннан атып үтерелә.

Моны да карагыз үзгәртү

  • Шиһабетдин Мәрҗани (каената)
  • Борһанетдин Мәрҗани (каенага)
  • Габделхәмит Мәрҗани
  • Чыганак үзгәртү

    • Габдулла Апанаев // Татар зыялылары: тарихи портретлар: Укытучылар һәм югары сыйныф укучылары өчен мәкаләләр җыентыгы / төз. Р.М. Мөхәммәтшин. Русчадан Ә.М.Камалов тәрҗ.. — Казан: Мәгариф, 2003. — Б. 208.

    Сылтамалар үзгәртү

    Искәрмәләр үзгәртү

    1. Габделкәрим бай унсигезенче гасыр уртасында дәүләт крестьяны Давыт Апанаевтан башланган, киң ботакланган данлыклы һәм иң борынгы Казан сәүдәгәрләре династиясенең бер тармагы
    2. Историческая генеалогия татарского народа (төзүчесе Беляев А.Б.). Казан, 2012, 151 бит. ISBN 978-5-298-02215-6
    3. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе институты, 1997 ел, 164нче бит