Нурулла мәчете

(Печән базары мәчете битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Нурулла мәчете (элек Җиденче җәмигъ мәчете, Печән базары мәчете, Юныс мәчете) — 1845–1849 елларда архитектор Александр Карлович Ломан проекты буенча коммерция советниклары бертуган Ибраһим (1806–1886) вә Исхак (1810–1884) Юнысовларның аталары, беренче гильдияле сәүдәгәре Гобәйдулла Мөхәммәтрәхим улы Юнысов (1776–1849) улларына васыять итеп калдырган акчаларына төзелгән.

Нурулла мәчете
Нигезләнү датасы 1845
Сурәт
Интерьер сурәте
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Урам Париж Коммунасы урамы һәм Мәскәү урамы
Урын Кораеш бистәсе
Хуҗасы Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте
Архитектор Александр Ломан
Рәсми ачылу датасы 1849
Мирас статусы федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Карта
 Нурулла мәчете Викиҗыентыкта

Нурулла мәчете
Нурулла мәчете
Эчке күренеш

1890–1908 елларда биредә танылган җәмәгать һәм сәяси эшлеклесе, Азат газетасын нәшер итүче Габдулла Габделкәрим улы Апанаев (1861–1919) имам-хатыйб вазифасын башкарган.

1929 елның 16 ноябрендә Татарстан республикасының Үзәк башкарма комитеты карары белән мәчет ябыла, манарасы җимерелә. 1990 елда мәхәллә кешеләренә кире кайтарыла һәм хәзерге атамасын ала.

Татарстан Диния нәзарәтеннән чыгу

үзгәртү

2011 ел башында Нурулла мәчете мәхәлләсе үзенең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән чыгуын әйтә.

Чыгу сәбәбе

үзгәртү

Татарстан мөфтие урынына пленум намзәтләре мәчетнең имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Галиуллин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән чыгуы турындагы рәсми белдерүендә: «Россия Конституциясе, „вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы“ федераль кануны һәм 1998 елның 14 февралендәге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте низамнамәсе бозылу сәбәпле, Казанның Нурулла мәчете мәхәлләсе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән чыга һәм корылтай эшендә катнашмый», диелә.

Тасвир

үзгәртү

Мәхәллә диагонале буенча урнашкан, манарасы белән Киров һәм Парижская Коммуна урамнары кисешкән почмакка чыга.

Проекты

үзгәртү

Нурулла мәчетенең композициясе нигезенә 1844 елдагы үрнәк проекты салынган. Заллы, гөмбәзле мәчетнең төньягында җир өсте манарасы куелган. Ике катлы, озынча, сигез кырлы бина каскадлы-яруслы төзелешеннән гыйбарәт.

Мәхәллә почмагы

үзгәртү

Мәхәллә почмагы периметры буенча элеккеге Печән базарының беркатлы сәүдә биналары, кечкенә кибетләре төзелгән булган. Хәзерге вакытта бу корылмалар Нурулла мәчетенең ярдәмче биналары вазифасын үти.

Беренче кат

үзгәртү

Беренче катта төрле ярдәмче бүлмәләр урнашкан. Төп этажның озынча түгәрәк (овал) бинасы эчтән аркалар ярдәмендә гыйбадәт залларына бүленгән.

Беренче катта шулай ук тәһарәт бүлмәсе урнашкан. Ул мәрмәр белән тышланган вә сырлы кәсәле декоратив фонтан белән бизәлгән.

Зал өстендә фирәзә төсле ярымтүгәрәк гөмбәз һавада йөзеп калган сыман. Түгәрәк тәрәзәләрнең витражлары аша залның идәне, диварларына төсле-төсле ут таплары төшә.

Тышкы як

үзгәртү

Тышкы яктан бинаның симметрик объемы өстендә суган башы рәвешле гөмбәзчеге булган киль рәвешле гөмбәз белән капланган. Үзәк залның интерьерында зур түгел цилиндр сыман нигездәге гөмбәз ярымсфера белән ачыла.

Көньяк фасадында михраб чыгынтысы күренми.

Манара

үзгәртү

Мәчетнең романтик образы нигездә болгар манараларын хәтерләтә торган манара формасы аркасында туган. Татарларның монументаль ислам архитектурасында ничәмә гасырдан соң беренче тапкыр чорлар вә традицияләрнең өзелгән бәйләнешен ялгап, торгызып карала.

Конус сыман капланмады алты кырлы тамбурга өскә таба нечкәрә торган манараның цилиндр рәвешле кәүсәсе куела. Кәүсәсен тәмамлый торган биек түгел яруста урта гасыр башня чыгынтыларын хәтерләтә торган зур түгел турыпочмаклы уемнар ясала. Тоташ диярлек кәүсәсенең бормалы баскычы белән азанчының түгәрәк балконына менәргә була.

Архитектурасы

үзгәртү

1990–1995 елларда мәчет архитектор Рафыйк Билялов проекты буенча реставрацияләнә һәм реконструкцияләнә.

Татар ислам ның ошбу гүзәл истәлеге милли төзү сәнгатенең яңа чоры башлануын тасвирлап яңа төр мәчетләр — бина торецында җир өсте манарасы булган гыйбадәтханәләр таралуына өтеш бирә.

Мәчет композициясендә милли-романтик юнәлешендәге эклектика стиле күзәтелә.

Моны да карагыз

үзгәртү

Галерея

үзгәртү
  Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 1610045000объект № 1610045000

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү
Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани