Кораеш бистәсе

Викибирелмәләрнең буш элементы

Кораеш бистәсеКазанның Болак арты бүлгесендә, элекке Печән базары тирәсендә урнашкан тарихи бистә. Иске бистәнең элгәресе. Хәзер Вахитов районы биләмәсенә керә.

Бистәнең үзәк урамы башланган урын-Нурулла мәчете
 
Тукай урамы

Казан шәһәренең хәзерге Париж Коммунасы, Галиәсгар Камал, Мәскәү, Гараж (Н. Столбов[1]) урамнары белән чикләнгән җирлегендә урнашкан була.

Халык хәтерендә әлеге урын «Хан болыны» дип тә йөртелә. Соңыннан анда Кораеш авылы барлыкка килгән. Авыл әкренләп шәһәр бистәсенә әверелгән. Батыр Чапкынның улы кенәз Отуч бистәдә таш мәчет салдырган.

Казан яулап алынгач, татарлар шәһәрдән читтә Кабан күле буенда Кораеш авылында урнаша. Бистәнең үзәк урамы хәзерге Печән базары янәшәсендәге борынгы мөселман зиратыннан башланып , Кабан күле яры буйлап, Пләтән авылына кадәр сузылган булган. Бистәдә төзелеш 1768 елга кадәр бернинди плансыз алып барылган.[2]

Кораеш бистәсе һәм һәм аның мәчете 1555 елда рус хөкүмәте тарафыннан архиепископ Гурийга бирелгән грамотада телгә алына: “ворота острожные Кураишевские к Утучевой мизгити” . Отуч салдырган мәчет турында «Царственная книга» искә ала: “стать самому государю и князю Володимеру Андреевичу на Цареве лугу близ Отучевы мизгити”. Мәчет яндырылмаган һәм 1566 елда да исән була.[3]

Казан император университетының беренче директоры Илья Яковкин 1833 елда яза: “Кораеш бистәсендә элегрәк төбе комлы күл булуы мәгълүм. Күл атамасы безнең көннәргә кадәр сакланмаган. Күлнең суы чиста, саф, йомшак булу сәбәпле, аның суын бистә халкы гына түгел, барлык шәһәр халкы ел әйләнәсе файдаланган. Әлеге күл Якын Кабан күле белән тоташкан да булган. Чиста сулы шул күлне чүп-чар ташлап, томалап бетергәннәр. Күлнең көнчыгыш яры буйлап, таштан ике катлы итеп, ит сату кибетләре корып куйганнар. Икенче катында итчеләр үзләре яшәгән.

Печән базары

үзгәртү
 
«Көфер почмагы». XIX г.
 
Печән базары күренеше. Уңда — «Болгар» номерлары

Печән базарын тикшерүче шәһәр хисап комиссиясе яз һәм көз көннәрендә әлеге күл урынының сазлыкка әйләнүе турында хисап бирә. Профессор Арнольди 1832 елда ук җирлекнең сазлык булуын раслый. Вакыт узу белән, сазлык кипкән, анда (Париж Коммунасы һәм Мәскәү урамнары кисешкән урам чаты) бакча (сквер) барлыкка килгән.

Кораеш бистәсендәге җир кишәрлекләрен татар сәүдәгәрләре кибетләр кору өчен күпләп сатып ала. Печән базарының архитектурасы XVIII гасырның II яртысыннан ХХ гасыр башына кадәр аралыкта үзгәреп тора. Мәйданны әйләндереп, сәүдәгәр кибетләре, келәтләр, табышлы йортлар тезелеп киткән. Тора-бара ике катлы (аскы каты - кибет, өске каты – торак бүлмәләр) таш йортлар күпчелекне тәшкил итә. 1845 елда корылган Нурулла мәчете әлеге төзелешнең үзәге санала.

Көфер почмагы

үзгәртү

Нурулла мәчете каршындагы мәйдан халык телендә «Көфер почмагы» дип йөртелә. Шәригать кануннарын бик санга сукмаган сәүдәгәрләр күпләп сату иткәнгә шулай аталган дигән фикер бар. Габдулла Тукай язганча, “берәү алдый, берәү шунда алдана”.[4] Сәүдә итүдән башка, әлеге урын шәһәр яңалыкларын ишетү һәм тарату урыны булып та торган. Күп санлы кибетләрдә һәм ачык һавада татар һәм башка милләт сәүдәгәрләре милли киемнәр, аяк киемнәре, такыя һәм калфак, зәркән эшләнмәләре, комган, намазлык, Ырынбур шәле, Урта Азиядән китертелгән җиләк-җимеш, яшелчә, көнчыгыш тәм-томы, аш тәмләткечләре белән сәүдә иткән. Махсус мәйданнарда мал, бигрәк тә ат, бөртекле ашлык, утын сатылган. Печән базары ХХ гасырның 30 елларына кадәр эшли. Инкыйлабка кадәр чыккан белешмәлекләрдә Печән базары - шәһәрнең сәяхәтчеләр барып карарга тиешле экзотик урыны («Россиянең Европа бүлгесендә чын көнчыгыш базары») итеп тәкъдим ителә.[5]

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. элекке Гараж урамы Казанда туган Советлар Берлеге каһарманы, «Ш-402» су асты көймәсе капитаны Н.Г. Столбов (1910-1942) хөрмәтенә 1965 елда үзгәртелгән.
  2. Казан рәсми сайты
  3. allkazan.ru сайты, archived from the original on 2016-03-10, retrieved 2014-10-15 
  4. «Печән базары яхуд яңа Кисекбаш» поэмасы
  5. АиФ : 2014, 14 октябрь саны

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Казань в памятниках истории и культуры / Под ред. С. С. Айдарова, А. Х. Халикова, М. Х. Хасанова, И. Н. Алиева. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1982.
  2. Салихов Р., Хайрутдинов Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII — начало ХХ веков). — Казан: ФЕСТ, 1995.
  3. Рафаэль Мустафин Тайны озера Кабан и другие тайны Казани. — Казан, 2010. — ISBN 5-85903-022-3.
  4. allkazan.ru сайты 2016 елның 10 март көнендә архивланган.
  5. Казан рәсми сайты

Сылтамалар

үзгәртү
Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани