Александр Ломан

Александр Карлович Ломан — архитектор, 1810 елда Финляндиянең Або (хәзерге Турку) каласында туа. Лютеран динен тота.

Александр Ломан
Туган телдә исем Ломан Александр Карлович
Туган 1810(1810)
Або (Турку) каласы, Финляндия
Үлгән 25 декабрь 1883(1883-12-25)
Санкт-Петербург каласы
Милләт алман
Ватандашлыгы  Германия
Һөнәре архитектор

Белеме

үзгәртү

1838 елда Сәнгать Академиясен тәмамлый.

Хезмәте

үзгәртү

Баштарак Санкт-Петербургда Мариинский сараен төзүдә катнаша.

1843-1851 елларда Казан губернасының төзелеш комиссиясе архитекторы. Казанда 8ел эчендә бик күп корылмалар коруда катнаша һәм реконструкцияли. Бүгенге көндә бу биналарның унлабы әле дә бар.

Соңыннан Санкт-Петербургга кайтып төрле төзелеш оешмаларында эшли һәм 1883 елның 25 декабрендә шушы ук калада үлә.

Корылмалары галереясы

үзгәртү

Чыганак

үзгәртү