Мәхмүдә Мозаффария

Мәхмүдә Мозаффария, Мәхмүдә Хуҗаәхмәт кызы Мозаффарова-Урманчиева (1893 ел, РИ, Казан губернасы, Казан1969 ел, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — шагыйрә, мәдәният һәм мәгариф эшлеклесе.

Мәхмүдә Мозаффария
Туган телдә исем Мәхмүдә Хуҗаәхмәт кызы Мозаффарова-Урманчиева
Туган 1893(1893)
РИ, Казан губернасы, Казан
Үлгән 1969(1969)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы / Россия империясе
/ Русия республикасы (ингл.)
/ Совет Русия республикасы
/ ССРБ
Һөнәре шагыйрә, педагог
Ата-ана

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1893 елда Казанда Печән базары мәхәлләсендәге Юныс мәчетенең имамы Хуҗаәхмәт ахун Мозаффаров гаиләсендә туган. Әнисе — мөгаллимә, шагыйрә Маһруй Мозаффария (18731945). Энесе — композитор Мансур Мозаффаров (19021966). Казан шәһәрендә кызлар өчен Фатиха Аитова мәктәбендә укыган. 1907 елдан «Әл-ислах» гәҗитендә шигырьләре басыла башлый («Уйганыйк, ханымнар!», «Остазбикә абыстайларга», «Ханымнар» (өчесе дә – 1907) һ. б.). Ирония белән язылган әсәрләрендә татар кызларының мәдәнияткә, ирекле якты тормышка омтылуларын чагылдыра, мәктәп-мәдрәсәләрдә иске укыту методына һ. б. каршы чыга. 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң Казанда төрле мәдәният һәм мәгариф оешмаларында хезмәт итә.

«Остазбикә абыстайларга» үзгәртү

Ярый, ярый, сез яшәгез искелектә,
Болакның да даны чыккан искелектә.
Без яшь кызлар бервакытта куәт табып,
Җиһан тулыр безнең илә эшлеклектә.

Иҗек илә башыбызны катырдыгыз,
Җәһәтлеккә, сәфаләткә батырдыгыз,
Юк инде, сезгә хәзер юл бирмибез,
Вакыты илә сез дә бик шәп акырдыгыз.

Иҗек-миҗек, «Кисекбаш»тан туйдык инде,
Искелекне җилкәсеннән суйдык инде.
Тәгәрәтеп тәбарәклә гүргә аны,
Ясин берлә бастырып та куйдык инде.
(1907)

Әдәбият үзгәртү

  1. Татар поэзиясе антологиясе. Казан: Таткнигоиздат, 1956 ел, 235-239нчы бит.
  2. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе институты, 1997 ел, 164нче бит.

Искәрмәләр үзгәртү