Истанбул мәктүпләре (Галиәсгар Камал)

«Истанбул мәктүпләре» — язучы, драматург Галиәсгар Камалның (18791933) 1912 елның ноябрь азагыннан 1913 елның февраль башына кадәр «Йолдыз» гәҗите өчен язган юлъязмалары. Әлеге хатлар XX гасыр башы РИ мөселманнарының солтан илендәге хәлләргә карашын күрсәтүе белән әһәмиятле.

Истанбул мәктүпләре
استامبول مکتوبلری
Жанр:

юлъязмалар

Автор:

Галиәсгар Камал

Оригинал теле:

татар теле

Язылу датасы:

1912-1913

Нәшер итү датасы:

1912-1913, «Йолдыз»

Әсәр тексты Викитекада

Тарих үзгәртү

 
Галиәсгар Камал

1912 елның ноябрендә «Йолдыз» гәҗитенең мөхәррире Әхмәтһади Максуди (18681941) Галиәсгар Камалны Балкандагы хәлләрне өйрәнү өчен Төркия һәм Болгариягә гәҗитнең махсус хәбәрчесе итеп сәфәргә (командировкага) җибәрә. Варна порты ябык булу сәбәпле, Г. Камал Болгариягә бара алмый кала. Одесса аркылы Истанбулга килә. 1913 елның февраль башында салкын тиеп, авырып китә, командировкасын өзәргә һәм Казанга кайтырга мәҗбүр була.

Г. Камалның мәктүпләре «Йолдыз» гәҗитендә (1912 елда 912, 916, 919, 920, 924, 1913 елда 925, 927, 932, 934, 937нче саннарда) хронологик рәвештә басылып килә. Хатлар 12 бүлекчәдән тора. Беренче хат «Истанбулга бару юлында», унберенче хат «Төркиядә зур үзгәрешләр», уникенче хат «Соңгы көн истәлекләре» дип исемләнгән.

Галиәсгар Камал өчен әлеге сәфәр — Төркиягә икенче сәяхәте: 1901 елда ул, Төркиядә булып, күп кенә төрек язучылары белән таныша. Төрек драматургы Нәмикъ Кәмал(төр.) иҗаты белән танышу аңа драматург булып китәргә этәргеч була. Беренче сәфәре ахырында Истанбулдан Казандагы үзенең «Мәгариф көтебханәсе» исемендә китап бастыру һәм сату ширкәте өчен күп санда төрек китаплары алып кайтып, сатуны оештыра.

Хатларның эчтәлеге үзгәртү

Сугыш хәлендәге илдән әдип «Йолдыз» укучылары өчен хәбәрләр, Төркиянең икътисадый, сәяси, мәдәни хәлләрен тасвирлап озын-озын мәкаләләр җибәреп тора. Аларда Төркия халкының шул чордагы тормыш-көнкүреше, сугыш вакыйгалары, хәрбиләрнең һәм гади халыкның сугышка мөнәсәбәте, хөкүмәт даирәләренең эчке һәм тышкы сәясәте, төрле сәяси фиркаләр, аларның хакимиятне кулга төшерү өчен үзара көрәшләре тасвирлана[1].

Икенче сәфәре вакытында Г. Камал төрекләрнең сугыш вакытында тормыш-көнкүреше һәм үз-үзләрен тотышы үзгәрүен чагыштыра ала. Атларны сугышка алу сәбәпле, шәһәрдә трамвайлар һәм фаэтоннар йөрмәсә дә, Истанбулны яхшы якка үзгәргән дип таба. Хәрби хәл кертелү сәбәпле, шәһәрдә мәктәпләр ябылган, үзәк мәчетләрдә (Айя Суфия, Солтан Әхмәт, Баязит, Фатих мәчете(төр.)) гаскәриләр урнаштырылган була. Г. Камал беренче көнне төрек гаскәриләренең киеме һәм тышкы кыяфәте, вокзалдагы йөк ташучыларның үз-үзләрен тотышы яхшыруына игътибар итә.

Балкандагы хәлләрне өйрәнү максаты белән, икенче көнне хәрби хәрәкәтләр баручы төбәккә китәргә уйлый, ләкин Истанбулның үз журналистларын да фронтка җибәрмәүләрен ишетеп, кире уйлый. Балкан сугышы хәлләрен сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан кешеләрдән – шаһитлардан белергә уйлап, яралы гаскәриләр, качкыннар белән очрашу эзли. Алар белән очрашу өчен дә чит ил эшләре министрлыгыннан рөхсәт алу кирәк була. Истанбул университеты клиникасында яралылар белән очрашып, Чаталҗа янында булган орыш турында күп кенә мәгълүмат ала. Яралылар арасында РИ төбәкләреннән (күпчелеге Кырымнан) килгән иреклеләрне дә очрата. Клиникада табиб, фельдшер, санитар булып эшләүче алман, австрияле, румыннар арасында Кызыл Ярымай җәмгыяте буенча эшләүче якташлары Кәбир Бәкер, Фатих Рәхимов һәм Петербургтан килгән Шәриф Әхмәтҗанов белән очраша. Клиникада шулай ук Фатих Кәриминең бертуган энесе, Мәскәү югары сәүдә училищесы студенты Гариф Кәримов белән күрешә. Үз теләге белән солтан ягында сугышкан егетнең сул кулы яраланган була. Шулай ук Приштинадан кайткан студенттан серб һәм албаннар каршылыгы, Салоникидагы ачлык турында хәбәрләр ала. Йосыф Акчура нәшер иткән «Төрек йорты» журналы идарәсендә була.

Истанбулдан язган мәктүпләрендә Г. Камал төрек фиркаләре («Берләшү һәм тәрәккыять», «Ихтиләф», «Лотфи Фикри фиркасе») арасындагы каршылыклар аркасында, Төркиядә тиз генә тынычлык урнашмаячагын күзаллый.

Хатларында төрек мәгарифе турында фикерләре белән дә уртаклаша. Ил конституциясе кабул ителгәннән соң, мәгариф системасы үзгәртеп корыла. Яңа ысул белән укытучы мәктәпләр күпләп ачыла. Шундый мәктәпләрнең берсе белән танышу өчен, Хәйдәр-паша ачкан мәктәпкә бара, ләкин сугыш вакытына ул ябылган булып чыга.

Төрекләр илнең хәрби көчен арттыру, хәрби-диңгез флотын көчәйтү өчен хәрби кораблар сатып алу белән мәшгульләр, дип яза. Шул ук вакытта шәһәрләрне яңартып кору белән дә шөгыльләнәләр. Истанбулда яңа күперләр корылуга, юлларга асфальт җәюгә, трамвай юллары артуга игътибар юнәлтә. Барлык рәсми оешмаларга телефон кертелгән. Авыл хуҗалыгы тауарлары арту күзәтелә. Качаклар һәм күченеп килүчеләр (мөһаҗирләр) өчен Анталиянең авыл хуҗалыгы начар үскән төбәкләрендә яшәү һәм эш урыннары булдырыла.

Г. Камал төрекләрне комфорт ярату өчен тәнкыйть итә. «Төрек ирләренең күбесе каһвәханәләрдә утырырга, сәяси темаларга гәп куертырга ярата, унысының берсе дә өйдә тормый», дип яза.

Әдәбият үзгәртү

  1. Г. Камал турында истәлекләр. К.: ТКН, 1979, 178нче бит.
  2. Сибгатуллина А. Т. Контакты тюрок-мусульман Российской и Османской империй на рубеже XIX-XX вв. Москва: Издательство «Исток», 2010. С. 146-149. ISBN 978-5-91847-013-8(рус.)
  3. Амирханов Равиль. Татарская дореволюционная пресса в контексте «Восток-Запад» (на примере развития русской культуры). К.: ТКН, 2002.(рус.)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү