Мәскәү татар театры

(Мәскәү «Эшче» театры битеннән юнәлтелде)

Мәскәү татар театры, Мәскәү дәүләт үзәк татар эшче театры, рус. Московский государственный центральный профессиональный татарский рабочий театр1924-1933 елларда (1924 елдан үзешчән, 1926 елдан һөнәри дәүләт театры) Мәскәү шәһәрендә эшләгән татар театры. Әүвәл Мәскәүнең «Коммуналец» клубында, соңрак Мәскәүнең Кече татар тыкрыгы, 8 йорт адресы буенча Әсәдуллаев йортында урнаша.

Мәскәү татар театры
Урынлашу Мәскәү
Нигезләнгән 1924
Ябылган 1933
Театр урнашкан Әсәдуллаев йорты. Мәскәү

Тарих үзгәртү

  Әти (Газиз Айдарский) ул вакытта Мәскәү консерваториясендә һәм башка уку йортларында укыган татарларны җыйнап театр оештырган. Беренче биш елда алар беркайдан да бер тиен алмый үзләре эшләгәннәр. 1928 елда Наркомпрос аларга 5 мең сум бүлеп бирә. Ә инде 1929 елда алар Наркомпростан 12 мең акча ала алганнар. Ул елны бик уңышлы итеп Ленинградта гастрольләр дә уздырганнар. Ә инде гомумән алганда, алар үзләрен “Эшче” театры дип атап, татар телендә төрле завод-фабрика клубларында спектакльләр күрсәткәннәр [7]
 

Уйнаган спектакльләре үзгәртү

Спектакльләргә музыканы Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Нәҗип Җиһанов, Заһид Хәбибуллин яза. Сәхнәне рәссам П.П. Троицкий бизи.

Спектакльләр вакыйгаларның кискенлеге, сюжет киеренкелеге, көтелмәгән чишелешләре белән аерылып тора. Театрда беренче тапкыр эшче образы тудырыла.


Артистлар үзгәртү

Актерлар Мәскәү Художество театры, Мейерхольд исемендәге театр, Пролеткульт эшчеләр театрының формалистик эзләнүләре йогынтысында була.

Төрле елларда театрда Гөлсем Камская, Рәфгать Фәйзи, Габдулла Капкаев, Галия Булатова, Хөсәен Уразиков, Мохтар Мутин, М. Рәхмәтуллина, Г. Донской, Т. Капкаева, Бибинур Галиуллина, Газиз Гыйматов, Хәсән Кәтиев, Габделгазиз Зыятдинов, Х. Ихсанова, З. Агишева, З. Сафин, Ф. Насретдинов, Әдһәм Кайбицкий, Таҗи Гыйззәт, Сабир Өметбаев, Х. Сәлимова, Г. Хисамов, Г. Сәгыйтов, Г. Ибраһимова, Ибраһим Гафуров, Ширияздан Сарымсаков, Фуат Халитов һ.б. эшли.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясе. Т.4. Казан, 2014.

Әдәбият үзгәртү

  1. Газиз Айдарский Театр сәнгате. Казан, 1931.
  2. Татар совет театры. Казан, 1975.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Казан театр музее сайтында, archived from the original on 2016-02-14, retrieved 2015-12-28 
  2. Вечер памяти Газиза Айдарского(үле сылтама)
  3. Кино-театр.ру сайтында
  4. Гасырлар авазы, 2013 ел, № 3-4, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2021-10-17 
  5. Театр исеме РСФСР мәгариф халык комиссариаты карары белән үзгәртелә
  6. ССРБ ҮБК карары белән ябыла
  7. Азатлык радиосы
  8. Исеме «Тормыш көлә» дип үзгәртелә