Кама Тамагы районы гербы

Татарстан Республикасының Кама Тамагы муниципаль районы гербы.

Кама Тамагы районы гербы
Нигезләнү датасы 21 июнь 2006
Сурәт

Герб Кама Тамагы муниципаль районы Советының 56 нчы номерлы карары белән 2006[1] елның 21 июнендә расланган.

Герб Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына 2612 номеры белән һәм Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 63 нче номер белән кертелгән.

Тасвирлама үзгәртү

«В лазоревом поле над возникающим справа зелёным берегом с золотыми откосами — серебряная, с чёрными концами крыльев, летящая вправо с воздетыми и распростёртыми крыльями чайка».

Герб уртасында акчарлак, ә агач янында — текә яр сурәте; сурәтләр ак, кара, сары, кызгылт сары һәм яшел төсләрдә ясалган.

Герб символикасы үзгәртү

Кама Тамагы муниципаль районы Көнчыгыш Европаның ике зур елгасы — Идел һәм Кама кушылган урында урнашкан. Гербның зәңгәр кыры елга киңлекләренең матурлыгын һәм бөеклеген символлаштыра.

Көмеш чәйкә Куйбышев сусаклагычы ярында урнашкан регионның халык хуҗалыгы һәм табигый-географик әһәмиятен символлаштыра.

Район территориясе Идел-Зөя елагалары арасының бер өлеше булып тора һәм Идел буе калкулыгының, Зөягә һәм Иделгә текә ярылып ятучы биек массив характерына ия. Зөя һәм Идел битлекләре, биеклек билгеләре буенча әйләнә-тирә мохиттән күпкә югарырак, биредә яр буеның иң биек ноктасы — район үзәгеннән ерак түгел урнашкан һәм Гербта чагылдырылган Лобач (Обач) тавы урнашкан.

Шулай итеп, герб символлар теле белән районның табигый һәм хуҗалык үзенчәлекләрен чагылдыра.

Көмеш-чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Алтын-байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы.

Зәңгәр төс-намус, намуслылык, рухият символы.

Яшел төс-табигать, тормыш үсеше, сәламәтлек, уңдырышлылык символы.

Кара төс-тыйнаклык, зирәклек, мәңге яшәеш символы.

Герб тарихы үзгәртү

Районның гербын Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдия советының һәм Россия геральдистлар союзының авторлык төркеме эшләгән.


Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Мочёнов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү) Ф.Вәлиәхмәтов (Кама Тамагы ш.п.) катнашында.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү