Фәнзилә Сабирова

Фәнзилә Сабирова, Фәнзилә Хөрмәт (Миңнехөрмәтулла) кызы Сабирова (кыз фамилиясе Әхмәдиева, 1967 елның 21 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Кама Тамагы районы, Олы Кариле) — Татар дәүләт «Әкият» курчак театры актеры (1989 елдан), Татарстанның атказанган артисты (2005). «Тантана» премиясе лауреаты (2017, 2020).

Фәнзилә Сабирова
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Фәнзилә Миңнехөрмәтулла кызы Сабирова

Туу датасы:

21 июнь 1967(1967-06-21) (56 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Кама Тамагы районы, Олы Кариле

Һөнәре:

курчак театры актрисасы

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1989 – х. в.

Бүләк һәм премияләр:

«Тантана» премиясе - 2017«Тантана» премиясе - 2020

Татарстанның атказанган артисты

Фанзиля Сабирова

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Фәнзилә Сабирова курчагы белән

1967 елның 21 июнендә Татарстан АССР Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында туган[1]. Энесе Фәннур, сеңлесе Лениза. Казан театр укуханәсен (1989, ТАССР һәм РФ атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуров курсы), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының курчак театры актеры бүлеген (2004) тәмамлаган.

1989 елдан Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында хезмәт итә, театрның татар бүлегенең әйдәүче артисты.

2004 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура һәм актер осталыгы кафедрасында курчак театры өчен артистлар укыта.

Иҗаты үзгәртү

Утыз ел эшләү дәверендә төрледән-төрле характердагы илледән артык курчак уйнаткан[2]. Перчатка курчаклары, таяк курчаклары, марионеткалар, планшет курчаклары белән эш итә. Аның курчаклары чын татарча бик матур сөйләшәләр.

Уйнаган рольләренең кайберләре үзгәртү

«Әкият» театрында үзгәртү

Татар драматурглары әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә усал җәнлекләр, шук-шаян малайлар (травести) рольләрен бик теләп башкара.

Театр коллективы белән Курчак театрларының халыкара фестивальләрендә — Канн (2000, Франция); Адана, Бурса, Искешәһәр, Измир (Төркия); Бакы (Азәрбайҗан); Алматы, Актүбә (Казакъстан); Самар, Уфа, Улан-Удэ, Яр Чаллы («Рабочая лошадка» фестивале) һ. б. — катнаша.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Ире Айдар (вафат), Биектау районы Бикнарат авылыннан[4]. Кызлары: Алсу, Ләйсән, Динә.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. З. Гыйльметдинова. Фәнзилә Сабирова. «Сәхнә», 2013 ел, май, 12-13нче бит.
  2. «Курчакларның да буйсынырга теләмәгәннәре бар». «Шәһри Казан», 23.10.2014

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү