Кама Тамагы гипс руднигы
Тенеш гипс руднигы, «Кама Тамагы гипс руднигы» ААҖ (рус. ОАО «Камско-Устьинский гипсовый рудник») — Татарстанның Кама Тамагы районы Тенеш шәһәр тибындагы бистәсендә, Иделнең (Куйбышев сусаклагычы) сулъяк ярында урнашкан, гипс ташы җитештерү, аны су һәм тимер юл транспорты белән күчерү буенча махсуслашкан сәнәгать оешмасы. Гипс руднигы сәнәгатьнең гипс ташы казып чыгару тармагында РФ буенча тотрыклы алтынчы, Идел буе федераль округында беренче-икенче урыннарны били. 2013 елда компания 291, 1 млн сум табыш алган. Директорлар шурасы рәисе — Ринат Мидхәт улы Абдуллин. Генераль директор — Зөфәр Галимулла улы Гарәфиев. Рудникта файдалы казылмалар музее, геология музее оештырылган.
Сәнәгать тармагы | җитештерү |
---|---|
Нигезләнгән | 1905 ел |
Штаб-фатир | 422839 ТР, Кама Тамагы районы, Тенеш штб, Ленин ур.. 6 |
Төп затлар |
Зөфәр Галимулла улы Гарәфиев, генераль директор |
Продукциясе |
гипс ташы |
Чиста керем |
291, 1 млн сум (2013) |
Хезмәткәрләр саны |
~156 |
Сайт | gipsrudnik.ru |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Рудниктан һәм рудник музееннан фотосурәтләр. |
Тарих
үзгәртүРудникның, Түбән Новгород сәүдәгәре Большаков 1905 елда, Рус Тенеше авылы сәүдәгәре 1911 елда алебастр заводы ачкан вакыттан башлап, 100 елдан артык тарихы бар[1]. Инкыйлаб вакытында җимерелгән заводны 1921 елда инженер Круженик (латыш милләтеннән) һәм механик Песков торгыза. 1925 елда җир астында эш башлана. Рудникның совет чорындагы беренче башлыгы — Александр Павел улы Алешин. 1934 елда перфоратор ярдәмендә бораулау ысулы кулланыла башлый. Шартлату эшендә дары, аммонал, динамит кулланыла [2]. Бөек Ватан сугышы елларында (1943—1945 елларда) рудник ябылып тора. 1946 елда рудник янында 9 гыйнвар исемендәге бистә (2006 елдан Тенеш штб) төзелә башлый. 1985 елда бораулаучыларның кул хезмәте бетерелә, бораулау эшләрен рельсларда хәрәкәт итүче «БУЭ – 1М» бораулау механикасы башкара башлый. 1996 елда ААҖ төзелә. 100 ел эчендә рудник тышкы яктан әллә ни үзгәреш кичерми. Гипсны җир астыннан өскә ташый торган кул арбаларын башта атлар җигелгән вагончыклар, аннан «ЗИЛ-585» маркалы автомашиналар, соңыннан «КамАЗ» лар алмаштыра.
1990-еллар башына кадәр рудник ССРБда иң эре предприятиеләрнең берсе булган. Монда җитештерелгән продукцияне Финляндия, Швеция, Даниягә (мәсәлән, PARTEK, гипсокартон җитештерүче GYPROK фирмаларына, елына 50 мең тонна) җибәргәннәр. Беренче класслы заводны алманнар сатып алырга да теләгән, ләкин М. Ш. Шәймиев аларны кертми. Рудник чималын хәзерге кулланучылар — төзелеш тармагы предприятиеләре — Идел буе, Урал, Үзәк федераль округларындагы (Мәскәү, Ярославль , Новосибирск, Чиләбе, Свердловск өлкәләрендәге) цемент һәм гипс эшкәртү заводлары.
Продукция
үзгәртүТенеш гипсы — ГОСТ 4013-82 буенча икенче сортлы, 90-95 проценты кальций сульфатыннан (CaSO4) тора. Төзелеш өлкәсендә куллану өчен, ГОСТ буенча бернинди чикләүләрсез фаянс, керамика, медицинада кулланыла торган әйберләр ясарга яраклы[3]. Кама Тамагындагы гипс ташы запасы 150-200 млн тонна дип исәпләнә. Гипс катламының калынлыгы җитди инвестицияләрсез дә эшләп чыгару күләмен елына 1 млн тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирә. Әмма төзелеш өлкәсендәге кризис белән бәйле, гипс, бигрәк тә цемент заводларыннан сорау кимү сәбәпле, җитештерү күләме кимегән: 2013 елда компания 720, 5 мең тонна, 2016 елда 510, 5 мең тонна, 2017 елда 425, 8 мең тонна гипс казып чыгарган. Хезмәт җитештерүчәнлеге бер эшләүчегә исәпләгәндә 1, 8 млн сум (2013), 1, 4 млн сум (2016), 1, 5 млн сум (2017) тәшкил итә[4]. Уртача хезмәт хакы 30, 2 мең сум булган (2013). Җитештерү куәтен үстерүгә ел саен предприятие табышыннан 30-40 млн сум тотыла, мәсәлән, соңгы вакытта гына ике «УБШ-501А» бораулау җайланмасы, ике «LIBHEER-L566» фронталь төягеч, биш «КАМАЗ 6520» үзбушаткычы, Т-25 бульдозеры һ. б. ярдәмче техника сатып алынган. Хезмәтне саклауга юнәлдерелгән чараларга 4, 9 млн сум, табигатьне саклау чараларына 1, 6 млн акча сарыф ителән (2013).
Кайбер саннар
үзгәртүШахталарның гомуми озынлыгы 500—560 километр. Түшәмнең биеклеге 12 метр. Рудникта эшләүчеләр һәр көнне металл баскычлардан күп тапкырлар күчә-күчә аска төшеп, 334 баскычтан торган юлны (420 м , 2013 елда сафка баскан) үтә. Җәен-кышын даими температура — +6°. Рудник тоннелендә флора да, фауна да юк. Шартлату эшләре кичке 11дән соң башкарыла («Haelotte» HTL-3210 (Франция) телескопик механизмы ярдәмендә). Ноябрь урталарыннан февраль башына кадәр (Иделдә навигация сезоны ябылуга бәйле) коллектив корпоратив ялда була[5]. Чыгарылган гипс ташы запасын апрель урталарында су юлы транспорты белән җибәрү башлана.
Туризм
үзгәртүПредприятиенең җитештерү объектлары Идел ярында урнашуын һәм экологик чиста продукция җитештерелүен, шахтага экскурсияләр оештыру мөмкинлекләрен исәпкә алып, Тенеш руднигы «Татарстан Республикасының туристик маршрутлар картасы»на кертелгән. Туристлар 14 метр тирәнлектәге шахтада гипс казып чыгару производствосын, 500 километрга сузылган җир асты дөньясын, файдалы казылмалар музее, геология музее экспозицияләре белән таныша. Аурупада — РФдә иң эреләрдән саналган табигый гипс мәгарәләрен — «Юрьев»[калыпны мәкаләдән алып куярга], «Богородская», «Коннодольская» дип йөртелгән тау куышларын күрә ала[6][7].
Моны да карагыз
үзгәртүЧыганак
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской Энциклопедии, 1999, с. 261. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
үзгәртү- Олеся Бондаревская. Тауга - заман белән бергә. «Кама Тамагы гипс руднигы» ААҖ. «Татарстан», 2014, сентябрь, 56-59нчы бит.
Сылтамалар
үзгәртү- gipsrudnik.ru Гипс руднигының рәсми сайты(рус.)
- Камско-Устьинский гипсовый рудник. tatcenter.ru(рус.)
- Гипсовые штольни на Камском Устье. Сайт Команды Кочующие, 2.08.2012(рус.)
- Камско-Устьинский гипсовый рудник (YouTube видео, 7:05)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Фәридә Гыйбадуллина. Хозяева гипсовой горы, или укротители «кипящего камня». «Известия Татарстана», 29.08.2008(рус.)
- ↑ Камско-Устьинское месторождение гипса. rusistkom.livejournal.com, 12.01.2015(рус.)
- ↑ Компания турында. Рудник сайтының «Безнең турыда» бүлеге
- ↑ «Кама Тамагы гипс руднигы ААҖ» 2017 елга эш нәтиҗәләре
- ↑ Светлана Заһидуллина. На Камско-Устьинском гипсовом руднике завершили навигацию. «Волжские зори», 23.11.2018(рус.)
- ↑ Юрьевская пещера. artem-freeze. livejournal.com, 22.07.2013(рус.)
- ↑ Какие пещеры в Татарстане можно посетить начинающим? pro-speleo.ru(рус.)