Сөйки мәгарәләре

Сөйки мәгарәләреТатарстанда 1958 елга кадәр булган зур мәгарәләр төркеме.[1]Сөйки тауларында, Сөйки авылы янында, хәзерге Кама Тамагы районы территориясендә урнашкан. Мәгарәләр Куйбышев сусаклагычын тутырганда су баскан һәм соңыннан сусаклагыч ярларын ныгыткан вакытта җимерелгән.[2][3]

Сөйки мәгарәләре
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Кама Тамагы районы
Карта

Тасвирлама үзгәртү

Идел агымы буенча тәртиптә Сөйки мәгарәләре исемлеге: Исемсез, Змей, Отвай-Камень (Вали-Камень) яки Кладовая, Кызлар (Зур Сөки), Коры (Кече Сөйки), Боз, Удачинская.[4]

Мәгарәләрнең иң зурлары: Олы Сөйки (Кызлар) мәгарәсе, аның буе 240 м, мәйданы 3205 м², күләме 14515 м³; Кече Сөйки мәгасәсе, аның озын 70 м, мәйданы 128 м², зурлыгы 734 м³, шулай ук Сөйки Ледяная, озынлыгы 45 м. Башка мәгарәләр бик зур түгел, аларның барсына да 1950 елга керү урыны җимерелгән һәм су белән тутырылган.[5]

Кызлар мәгарәсе Сөкәй тауыннан бер ярым километр чамасы югары урнашкан һәм биш залдан торган. Мәгарә эчендә озынлыгы 90 м, иңе 12 м га кадәр, тирәнлеге 1-2 м булган күл булган, күл суы температурасы җәен һәм кышын даими 6,8 градус булган.

Коры мәгарә Идел агымы буйлап Кызлар мәгарәсеннән 150 м түбәндә урнашкан. Мәгарәләрнең гипс стеналары һәм доломит түшәме булган. Мәгарәләрне ел саен Идел суы ташкан вакытта су басан булган, һәм керү юллары берничә тапкыр чүп-чар белән капланган. Бу вакытта мәгарәләргә көймә белән йөзеп кереп йөргәннәр, су шулай ук бүрәнәләр һәм боз кисәкләре китереп тутырыр булган. Коры мәгарәнең яше Кызлар мәгарәсеннән күпкә яшерәк. [6]

Тикшеренү тарихы үзгәртү

Зур Сызма Китабында (Книга Большого Чертежа) "Юрь тауларында, Иделдән ярты тау ераклыгында, бозлы күлле мәгарәләр бар" дип әйтелә. Әмма,билгеле булган Юрь тауларында бозлы күлле мәнаралар юк, бу язма Кызлар мәгарәсендәге күлгә күрсәтә дигән тәкъдимнәр бар. [7]

Казан университеты галимнәре мәгарәләрдә 1812 елдан бирле йөргәннәр. 1838 елда Идел буйлар сәяхәт иткән вакытта, Сөки мәгарәләренә бертуган рәссам Чернецовлар килгән, алар үлчәү эшләрен башкарган һәм мәгарә эскизларын ясап калдырганнар.[8][3]

Мәгарәләрнең соңгы һәм иң җентекле тасвирламасы А.В.Ступишин тарафыннан тупланган.[1]

Җимерелү үзгәртү

Сусаклагычны тутырганнан соң, мәгарәләр е сезонлы су тирбәлешләре зонасына эләгә. Бу тирбәлешләр тау ишелүгә китерә. Кайбер бәяләүләр буенча, бу участокта сусаклагычның дулкын-су кимәле эшчәнлеге мәгарәләр тирәнлегеннән артып китә һәм аларны, һичшиксез, юкка чыккан дип санарга була.[2][3]

Кызыклы фактлар үзгәртү

1918 елда Сөкәй мәгарәләрендә Петр Драверт тарафыннан сирәк очрый торган минерал ольдгамит табыла («дравертин» исеме белән билгеле), ул вакытта Советлар Союзы территориясендә беркайда да мондый минерал табылмаган.[9][10][1]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Ступишин А. В. Гл. XII. Карстовые пещеры // Равнинный карст и закономерности его развития на примере Среднего Поволжья(рус.). — Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1967. — 292 с.
  2. 2,0 2,1 Ступишин А. В. и др. Географические особенности формирования берегов и ложа Куйбышевского водохранилища(рус.). — Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1981. — 184 с.
  3. 3,0 3,1 3,2 Бортников М. П., Сидоров А. А. {{{башлык}}}(рус.) // Спелеология Самарской области : Сборник статей Самарской спелеологической комиссии. — РОО «Самарский геолог». — В. 4. — С. 84–92.
  4. Камско-Устьинский район. 2020-04-03 тикшерелгән.
  5. Перечень пещер Республики Татарстан (2011-02-01). 2020-04-03-01 тикшерелгән.
  6. Ступишин А. В., Мухитдинова Д. Х. Сюкеевские пещеры(рус.). — Казань: Татгосиздат, 1950. — 24 с.
  7. Гунько А. А. {{{башлык}}}(рус.) // «Спелеология и спелестология». — НГПУ.
  8. Гунько А. А. {{{башлык}}}(рус.) // «Спелеология и спелестология». — НГПУ.
  9. Столова О. Г. Научные основы организации «учебных троп» с геологическими памятниками природы (в условиях Республики Татарстан). Автореферат диссертации на соискание ученой степени кандидата геолого минералогических наук(рус.). — Казань: ООО «ИПЦ Фолиант», 2005. — 31 с. — 100 экз.
  10. Ольдгамит (олдгамит, ольдамит). 2020-04-03 тикшерелгән.(үле сылтама)

Чыганаклар үзгәртү

Пещеры. «Татарский энциклопедический словарь» Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998. ISBN 0-9530650-3-0

Тышкы сылтамалар үзгәртү