Җәүдәт Миңнуллин

Җәүдәт Сәлим улы Миңнуллин - тарихчы, галим. 1953 елның 7 ноябрендә Татарстанның Кама Тамагы районы Чаллы авылында туган. 1980 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. 1988 елда диссертация яклап, тарих фәннәре кандидаты була. Фәнни хезмәтенең темасы - XVII гасыр - XIX гасырның беренче яртысында татарларда хосусый актларның чыганак буларак характеристикасы. Фәнни җитәкчесе - профессор Миркасыйм Госманов. 2008-2011 елларда Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсе директоры вазифасын башкара. Соңыннан КФУның Тарих, Шәрекъне өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтының татар халкын өйрәнү кафедрасы доценты. Галим татар иҗтимагый-сәяси җәмгыятьләренең тарихын өйрәнде. Җәүдәт Миңнуллин Казан федераль университетының гыйльми совет әгъзасы да булып торды. Шулай ук ТР Милли музее, Милли китапханәсенең дә гыйльми шурасы әгъзасы иде. 2010 елдан "Җыен" фонды "Шәхесләребез" сериясеннән чыгара торган китапларның фәнни редакторы вазифасын башкарды. Җәүдәт Миңнуллин - 4 китап, татар тарихы һәм мәдәнияте буенча 200 фәнни мәкалә авторы. Аның хезмәтләре урыс, татар, алман, инглиз, төрек, венгр телләрендә басылган.

Җәүдәт Миңнуллин
Туган телдә исем Җәүдәт Сәлим улы Миңнуллин
Туган 7 ноябрь 1953(1953-11-07)
ТАССР, Кама Тамагы районы, Чаллы авылы
Үлгән 9 октябрь 2019(2019-10-09) (65 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ
Русия
Һөнәре тарихчы

Галим туган авылы - Татарстанның Кама Тамагы районы Чаллы авылында 11 октябрьдә җирләнде.

Китаплары, хезмәтләре

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү