Ак чәчәкләр (әсәр)

Ак чәчәкләрГабдрахман Әпсәләмов тарафыннан 1965 елда иҗат ителгән роман.

Ак чәчәкләр
Жанр:

роман

Автор:

Габдрахман Әпсәләмов

Оригинал теле:

татар теле

Язылу датасы:

1965

Нәшер итү датасы:

1965

Әсәр тексты Викитекада

Тарихы үзгәртү

 
Г.Әпсәләмов «Ак чәчәкләр» романы турында сөйли. Казан, М.Горький ис. ял паркы. 1965 ел, 16 июль
 
Китап тышлыгы.

Роман беренче тапкыр «Казан утлары» журналының 1965 елгы 11 санында басыла. Аннары Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып дөнья күрә. 1989 елда 100 меңлек тираж белән басылып чыга. Соңгы тапкыр 2019 елда өч мең данәдә басыла.[1]

Габрахман Әпсәләмовка 1965 елда инфаркт кичереп, бик күп тапкырлар шифаханәдә ятырга туры килә.[2] «Ак чәчәкләр» романы авторның больницада авырып ятканда күргәннәренә нигезләнеп языла.[3]

Сюжеты үзгәртү

«Ак чәчәчкләр» романы медицина хезмәткәрләре, табиблар тормышын яктырта. Әсәрнең үзәгендә табиблар тора. Романның төп геройлары — татарның беренче табибы булып сурәтләнгән Әбүзәр Таһиров һәм яшь белгечләр Гөлшәһидә белән Мансур. Таһировның прототибы булып татарлар арасында беренче медицина профессоры Әбүбәкер Терегулов тора. Гөлшәһидә образы - Габдрахман Әпсәләмовның күршесе, терапевт булып эшләүче Зөмәрә Зарипова.

Экранлаштыру үзгәртү

 
2015 елгы фильмнан кадр.
  • Роман буенча беренче фильм 1970 елда төшерелгән, ләкин ул сакланмаган, архивтан югалган.
  • «Ак чәчәкләр» романы буенча 2015 елда Казанда «Татарстан Республикасы телләрен саклау дәүләт программасы» кысаларында Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Татарстан — Яңа Гасыр» студиясендә «Ак чәчәкләр» фильмы төшерелә.[4]

Чыганаклар үзгәртү

  • Ак чәчәкләр бүләк итте: Габдрахман Әпсәләмов турында истәлекләр /төз., кереш сүз авт. Г. Мөхәммәдова; рәс. Р. Сәйфуллина. – Казан : Мәгариф, 2001.– 159 б.
  • Дәүли, Н. Ул безгә ак чәчәкләр бүләк итте / Н. Дәүли // Ак чәчәкләр бүләк итте : Г. Әпсәләмов турында истәлекләр. – Казан, 2001. – Б.44-54.
  • Нигъмәтуллина, Н. Рухландыра : Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы турында укучылар фикере / Н. Нигъмәтуллина // Социалистик Татарстан. – 1965.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Габдрахман Әпсәләмов. Ак чәчәкләр: Роман. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2019. — 575 бит.(үле сылтама)
  2. «Ак чәчәкләр» романының язылу тарихы.(үле сылтама)
  3. Татар әдәбияты. 8 : рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен) / З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Ә. Н. Хуҗиәхмәтов. - Бишенче басма. - Казан : Татарстан китап нәшрияты, 2011. - 205 б. ISBN 978-5-298-02065-7
  4. Айтуганова, М. Экранда зур мәхәббәт тарихы : [Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы буенча төшерелгән фильм тур., фильмның продюсеры М. Айтуганова б-н әңгәмә] / М. Айтуганова ; әңгәмәдәш Л. Хәбибуллина // Шәһри Казан. – 2015. – 2 апр. (№ 33). – Б.10.

Тышкы сылтамалар үзгәртү