Ак чәчәкләр (фильм, 2015)

Ак чәчәкләр (рус. Белые цветы) — ун серияле татарча телевизион фильм. Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы (1965) буенча 2015 елда Казанда төшерелгән. Фильм «Татарстан Республикасы телләрен саклау дәүләт программасы (2020 елга кадәр)» кысаларында Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Татарстан — Яңа Гасыр» студиясендә төшерелә.

Ак чәчәкләр (фильм, 2015)
Композитор

Айрат Шәйхетдинов

Оригинал теле

татарча

Җитештерү
Продюсер

Миләүшә Айтуганова

Оператор

Алмаз Нургалиев

Хронометраж

тулы метражлы, 10 серия

Экраннарда

кадәр

Тарих үзгәртү

 
1970 елгы фильмнан кадр.
Рольләрдә Ф. Әхтәмова, Ш. Биктимеров
 
Китап тышлыгы
  • 1970 елда роман буенча фильм төшерелгән, ләкин ул сакланмаган, архивтан югалган.
  • Фильм «Ак чәчәкләр» романы язылуга 50 ел тулуга багышланган. Мәхәббәт, намус, профессиональлек, җәмгыять алдындагы бурыч кебек сыйфатларга багышланган әсәр төрле телләргә тәрҗемә ителеп, үз укучыларын таба, вакытында бик популяр була.
  • Фильмда да сугыштан соңгы чор кешеләренең күңел яктылыгы, моннан 50 ел элек яшәгән табибларның эш принциплары, авыруларга мөнәсәбәте, профессионализмга карашы турында бәян ителә.
  • Күпчелек кадрлар Казанның тимерьюлчылар хастаханәсенең ремонтланмаган өлешендә төшерелә.
  • Бюджеты — 6 млн сум[1].
  • 2015 елның 511 сентябрендә узган XI Казан мөселман киносы фестивалендә, ноябрь аенда ТНВ һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары буенча күрсәтелә.

Куючылар үзгәртү

  • Продюсер — Миләүшә Айтуганова, ТНВ каналы җитәкчесе урынбасары, Татаркино оешмасы җитәкчесе.
  • Күпсерияле телевизион фильмны куючы режиссер — Ренат Әюпов, ТР халык артисты.
  • Оператор — Алмаз Нургалиев.
  • Фильмның сценарий авторлары — Айгөл Әхмәтгалиева һәм Илсур Мортаза (аерым язалар, соңрак сенарийлары берләштерелә).
  • Музыка — Айрат Шәйхетдиновныкы. Фильмда халык җырлары («Гөлҗамал», «Умырзая» һ. б.), «Гөлшаһидә җыры» һәм Вил Усманов иҗат иткән 5 җыр яңгырый.
  Бу фильмның максаты – бүгенге җәмгыятьтә табиб hөнәренең дәрәҗәсен күтәрү. Әбүзәр Таhиров образы аша чын табибның нинди булырга тиешлеген күрсәтергә теләдек.
 
  Сценарий авторы буларак ике төп юнәлешкә игътибар бирдек: Әбүзәр Таһиров образында табиб намусы һәм, әлбәттә инде, Гөлшаһидә-Мансур мәхәббәте. Шәхсән үзем әлеге ике юнәлешне дә бертигез бирергә тырыштым[2]
 

Рольләрдә үзгәртү

Кинода төшәр өчен республиканың 10 театрыннан актерлар сайлап алынган.

Фильмда шулай ук Наил Дунаев, Ирек Баһманов (19322015), Нуриәхмәт Сафин, Хәлимә Искәндәрова, Гүзәл Гаффарова (Әтнә театры) һ. б. катнаша.

Әдәбият үзгәртү

  1. Г. Зиганшин. Белые цветы. «Звезда Поволжья», 2015, № 43.
  2. Л. Хәбибуллина. «Ак чәчәкләр» буенча төшерелгән яңа фильм. «Шәһри Казан», 04.04.2015

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү