Фирдәвес Әхтәмова

Фирдәвес Каюм кызы Әхтәмова (21 июль 1939 ел — 22 февраль 2012 ел) — татар артисткасы, Татарстанның халык артисты (1996 елдан).

Фирдәвес Әхтәмова
Туган телдә исем Фирдәвес Каюм кызы Әхтәмова
Туган 21 июль 1939(1939-07-21)
Яушыйк, Лаеш районы, Татарстан
Үлгән 22 февраль 2012(2012-02-22) (72 яшь)
Казан, Татарстан
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсе
Һөнәре артист
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры

Татарстанның Лаеш районы Яушыйк авылында туа. 1961 елда Мәскәүдәге Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.

2010 елда VI Халыкара «Алтын Мөнбәр» мөселман кино фестивалендә Фирдәвес Әхтәмова «Бибинур» фильмында төп рольне башкарып «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү яулый.

Фирдәвес Әхтәмова 2012 елның 22 февралендә Казанда вафат була[1]. Ул Әтнә районы зиратында ире янәшәсендә җирләнде[2].

Театрда рольләре: үзгәртү

  • Рапиях — «Фаҗигале юлда» А.Муис
  • Мәйсәрә — «Американ» К.Тинчурин
  • Фатыйма — «Сүнгән йолдызлар» К.Тинчурин
  • Зөһрә — «Назлы кияү» К.Тинчурин
  • Шәмси әби — «Казан сөлгесе» К.Тинчурин
  • Розалия — «Соңгы хат» X.Вахит
  • Липочка — «Агай-эне ак мыек» А.Островский
  • Софья — «Бер төн» Б.Горбатов
  • Эльмира — «Дуслар җыелган җирдә» Т.Миңнуллин
  • Эльмира — «Хушыгыз!» Т.Миңнуллин
  • Алтынчәч — «Әниләр һәм бәбиләр» Т.Миңнуллин
  • Хатын — «Бичура» М.Гыйләҗев
  • Фатыйма — «Өчәү юлга чыктык» Р.Батулла
  • Җәмилә — «Бәхетсез егет» Г.Камал
  • Биби«Беренче театр» Г.Камал
  • Абруй — Мәхәббәт турында сөйләшик — Илгиз Зәйниев

Кино рольләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү