Ирек Баһманов

театр артисты. Татарстанның халык артисты

Ирек Баһманов — театр артисты. Татарстанның халык артисты (1982).

Ирек Баһманов
Irek Bahman.jpg
Туган телдә исем Ирек Вәли улы Баһманов
Туган 23 февраль 1932(1932-02-23)
Coat of Arms of Tatarstan ASSR.png ТАССР, Әлмәт ав.
Үлгән 1 апрель 2014(2014-04-01) (82 яшь)
Милләт татар
Һөнәре театр актеры
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

Тәрҗемәи хәлҮзгәртү

Баһманов Ирек Вәли улы 1932 елның 6 январь Татарстанның Әлмәт авылында зур гаиләдә туа. 1951-1954 елларда — Төньяк флотта диңгезче итеп хезмәт итә, соңыннан нефтьче булып эшли. Казанда техника училищесын тәмамлаганнан соң, тимер бетон җитештерү заводында эшләп ала. 1961 елда В. Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый. 1961-64 елларда Республика күчмә театры труппасында, 1964 тән Татар академия театрында. 1996 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укыта.

Ирек Баһманов 2015 елның 1 апреленда (иртән) вафат.

РольләреҮзгәртү

Кырык биш ел гомерен сәхнәгә багышланган артист 300гә якын роль башкара. Башта үзенчәлекле характерлы яшь герой рольләрендә уйный. Актёрның иҗади үзенчәлеге үткен характерлы, шул ук вакытта тирән психологик рольләр башкарганда тулырак ачыла (Ризположенский - «Агай эне, ак мыек», А.Н. Островский; Искәндәр - «Әлдермештән Әлмәндәр», Т. Миңнуллин). Актёрга хас эчке гармония, йомшак темперамент һәм зыялылык, нечкә, ягымлы юмор кайвакытта үткен сатира белән бергә кушыла, бу аңа персонаж характерының гомумиләштерелгән социаль асылын тирәнтен ачып бирергә, истә калырлык образлар тудырырга ярдәм итә. Геройларның тормышчан тышкы кыяфәте Баһмановның катлаулы эчке дөньясы белән тулыландырыла.[1] Гомеренең соңгы елларында тамашачы аны Илгиз Зәйниевнең “Бабайлар чуагы”, Зәки Зәйнуллинның “Арбалы хатыннар”, У. Шекспирның “Ричард III” спектаклендә күрә иде.

  • Фәйзулла — «Яшь йөрәкләр» Ф.Бурнаш
  • Әлибәк, Җантай — «Гүзәлем Әсәл»
  • Гатбаев — «Ахырзаман» Ч.Айтматов
  • Каюм — «Шамил Усманов» А.Гыйләҗев, А.Яхин
  • Мишка — «Зәңгәр шәл» К.Тинчурин
  • Мөәзин — «Казан сөлгесе» К.Тинчурин
  • Новожилов — «Бер төн» Б.Горбатов
  • Инсаф — «Әни килде» Ш.Хөсәенов
  • Рисположенский — «Агай-эне ак мыек» А.Островский
  • Хименес — «Канлы күләгәләр» Г.Боровик
  • Мостаев — «Канкай углы Бәхтияр» Т.Миңнуллин
  • Искәндәр — «Әлдермештән Әлмәндәр» Т.Миңнуллин
  • Саттар — «Монда тудык, монда үстек» Т.Миңнуллин
  • Бариев — «Вөҗдан газабы» Т.Миңнуллин
  • Фәһим — «Дуслар җыелган җирдә» Т.Миңнуллин
  • Рафис — «Хушыгыз!» Т.Миңнуллин
  • Алексей — «Илгизәр + Вера» Т.Миңнуллин
  • Шәйхерази — «Өч аршын җир» А.Гыйләҗев
  • Марат — «Эңгер-меңгер» А.Гыйләҗев
  • Сәгыйть — «Бәхетсез егет» Г.Камал
  • Ахун — «Хуҗа Насретдин» Н.Исәнбәт
  • Валера — «Мирас» Г.Каюм
  • Василий Павлович — «Боз астында дулкын» Ә.-Т.Рахманкулов
  • Аксәет — «Идегәй» Ю.Сафиуллин
  • Перчихин — Өзелгән өмет — Максим Горький
  • 1 кнәз — Ханума — Авксентий Цагарели
  • Хәзрәт — Казан сөлгесе — Кәрим Тинчурин
  • Кадерхөрмәтов Солтан Хәсибуллович, драматург — Суган чәчәге — Илгиз Зәйниев

Мактаулы исемнәреҮзгәртү

Татарстан халык артисты — 1982

ЯзмаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Татар энциклопедиясе. Казан, 2008., archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2015-11-24 

Әдәби әсәрләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү