Гайнан Нури улы Кормашев (Гайнан Кормаш, 27 февраль 1919(1919-02-27), Кобда, Җаек өязе[d], Җаек өлкәсе, РСФСР[d]25 август 1944(1944-08-25) (25 яшь), Берлин, Өченче рейх) – җәлилче, Идел-Урал легионында яшерен оешма җитәкчесе.

Гайнан Кормашев
Туган 27 февраль 1919(1919-02-27)
Казакъ ССР, Актүбә өлкәсе
Үлгән 25 август 1944(1944-08-25) (25 яшь)
Берлин, Өченче рейх
Үлем сәбәбе башсызландыру[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы / Совет Русия республикасы
ССРБ
Һөнәре Каршылык сугышчысы
Бүләк һәм премияләре I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1990, вафатыннан соң)[1]

 Гайнан Кормашев Викиҗыентыкта

Ул 1919 елның 27 февралендә Казакъ ССРның Актүбә өлкәсендә туа. Аннары Мари Иленең Бәрәңге районында педагогика техникумын тәмамлый һәм шул ук районда Куянавыл җидееллык мәктәбендә математика, география, физика фәннәреннән укыта, соңрак Актүбәгә мәктәп директоры булып кайта.

1939 елда Кызыл Армия хезмәтенә алына. Кече командирлар мәктәбен тәмамлагач, Гайнан Кормашка лейтенант дәрәҗәсен бирәләр. Финляндия сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач, Кормашны, яхшы әзерлекле һәм ышанычлы әфисәр буларак, махсус эчке җимерү максатларында дошман тылына җибәрәләр. Ул, әсирлеккә төшеп, “Идел-Урал легионы”на эләгә.

Гайнан Кормаш, музыкаль капелла җитәкчесе булып китә һәм башка көрәштәшләре белән бергә Алмания карамагындагы концлагерьларда “Идел-Урал” легионына җәлеп ителергә тиешле татар һәм мөселман тоткыннары арасында үзенә совет разведкасы тарафыннан куелган бурычны үти: легионның булачак солдатларын фронтта совет гаскәрләренә каршы сугышмаска өнди. Аны һәм Абдулла Алишне көрәштәшләре яшерен оешманың идеологы булган Муса Җәлилнең “лачын канатлары” дип атыйлар. Гайнан Кормаш сугышчан бишлекләр әзерли, аларның концлагерьлардагы яшерен эшен оештыра, легионга кертелгән тоткыннардан Ватанга турылыклылык антын кабул итә.

Җәлилчеләргә Казанның 1 Май мәйданында һәйкәл

Нәтиҗәдә "Идел-Урал" легионыннан Алманиянең көнчыгыш фронтына җибәрелгән биш батальонның берсе дә совет гаскәрләренә каршы сугышка керми: йә партизаннар сафына баса, йә фронт аша чыгып совет гаскәрләренә кушыла, ә бөтенләй таралып бетә. Фронт аша совет ягына үткәннәрнең күбесе репрессиягә эләгә һәм сөргенгә озатыла.

Башка батальоннарны фашистлар үзләре тарата, тоткыннарны фронттан ераграк, Көнбатыш Европа илләрендә тимер юлларны торгызырга озаталар. Ләкин татарлар һәм башка мөселманнар арасында анда да җирле партизаннар һәм каршылык көчләре тарафына күчүчеләр була.
1944 елның 25 августында, көндезге 12 cәгать 6 минутта, фашистик Алманиягә каршы көрәшнең төп оештыручысы буларак, аны беренче булып җәллад балтасы астына кертәләр. Үлем җәзасына шаһит булган католик рухание Георгий Юрытко әйтүенчә "татарлар әҗәлне елмаеп каршы алды".

Хатирә

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү