Ирек мәйданы (Казан)
Ирек мәйданы (рус. Площадь Свободы) — Казанның тарихи үзәгендә урнашкан мәйдан, шәһәрнең иң мөһим ике мәйданнарының берсе. Казан ханлыгының Иреге өчен сугыш вакытында 1552 елда Ирек мәйданы урынында канкойгыч бәрелешләр булган.
Элеккеге исемнәр | Театр мәйданы |
---|---|
Төбәк | Татарстан |
Шәһәр | Казан |
Район | Вахитов |
Кисеп үтә |
Пушкин урамы |
Мәйдан аша төньяктан көньякка баручы Карл Маркс һәм Театр урамнары һәм көнбатыштан көнчыгышка баручы Карл Маркс һәм Олы Кызыл урамнары баралар.
Тарих
үзгәртү- Төп мәкалә: Театр мәйданы (Казан)
Идел буе Болгары һәм Казан ханлыгы чорында Ирек мәйданы урынында Казан шәһәренең чиге булган, нәкъ монда Арча капкасы урнашкан булган. Казан шәһәрендә ике ныгытмалар боҗрасы булган: Казан кирмәне (иң сакланган дивар) һәм Казан бистәсенең дивары (урысча Казанский посад). Арча капкасы аша Казан бистәсеннән Арча кырына таба юл барган.
1552 елда Казанны басып алган вакытында Арча кырында Казан ханлыгының мөстәкыйльлеге өчен канкойгыч сугыш булган, шулай итеп Ирек өчен булган сугыш урынында хәзер Ирек мәйданы урнашкан.
1928 елга кадәр Ершов урамы Арча кыры урамы исемен йөрткән.
Казан ханлыгын басып алганнан соң Театр мәйданы дип аталган. Хәзерге исемен 1924 елның 23 сентябреннән йөртә.
ХХ гасырның башына кадәр хәзрге мәйдан урынында беренче шәһәр театры урнашкан, ә опера һәм балет театры урынында Державин бакчасы урнашкан. Төрле вакытларда бакчада ике һәйкәл урнашкан булган: Державин һәйкәле (1870—1932 еллар, җимерелгән, 2003 елда торгызылган) һәм Кутузов һәйкәле (1915 ел).
1951 елда бирегә Сталин һәйкәле куелган Беренче Май мәйданыннан Ленин һәйкәле күчерелгән. 1954 елда мәйдан үзәгендә, яңа театр төзелеше белән бәйле мәйданны яңадан төзекләндерү сәбәпле, яңа Ленин һәйкәле куелган.
Совет дәверендә биредә гомумшәһәр беренче май һәм октәбер демонстрацияләре үткәрелгән булган. Советтан соңгы дәвердә мәйданда шулай ук гадәттә протест митинглары һәм акцияләре, башка җәмәгать чаралары үткәрелә.
Әһәмиятле биналар һәм корылмалар
үзгәртү- Татарстан Җөмһүрияте министрлар кабинеты
- ТҖ Конституцион мәхкәмәсе
- ТҖ Мәдәният министрлыгы
- С.Сәйдәшев ис. Дәүләт Зур концертлар залы
- Н. Җиһанов ис. Казан дәүләт консерваториясе
- Казан рәтүше (1845—1852, элекке Дворяннар җыелмасы, Офицерлар йорты, архитектор М. П. Коринфский, И. П. Ефимов тарафыннан үзгәртеп төзелгән)
- Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры (1956, архитекторлар Н. А. Скворцов, И. Г. Гайнетдинов)
- Бөтендөнья татар конгрессы
- А. Н. Туполев ис. Казан милли фәнни-тикшеренү университеты (КМФТУ-КАИ), 5-нче бина
- Беренче Казан шаһмат клубы
- Трибуналар белән Владимир Ленин һәйкәле
Транспорт
үзгәртүМәйдан аша автобуслар, троллейбуслар йөриләр, 2008 елга кадәр трамайлар да йөргәннәр.
Гәләрәй
үзгәртү-
Казан рәтүше
-
Державин бакчасы һәм җимерелгән Державин һәйкәле
Искәрмәләр
үзгәртү
Казанның истәлекле урыннары | ||