Николай Евгений улы Ершо́в (20 гыйнвар 1892(18920120), Воронеж губернасы, Новохопёрск өязе Дмитриевка авылы — 5 гыйнвар 1928, Мәскәү), 1917 елның октябрь-ноябрендә Казанда Октябрь кораллы баш күтәрелеше җитәкчеләренең берсе.

Николай Евгений улы Ершо́в
Туу датасы 20 гыйнвар 1892(1892-01-20)
Үлем датасы 5 гыйнвар 1928(1928-01-05) (35 яшь)
Иялек Русия империясе Русия империясе
Гаскәр төре җәүле гаскәр
Дәрәҗә прапорщик[d]
Җитәкчелек иткән Казан хәрби округы
[[commons:Category: Nikolay Yershov Викиҗыентыкта|Николай Евгений улы Ершо́в]] Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Сарытау коммерция укуханәсен тәмамлаганнан соң, 1914 елда Мәскәү коммерция институтына укырга керә. 1916 елда Россия армиясенә алына, Мәскәүдә пехота прапорщиклары әзерләүче 2 нче мәктәпне тәмамлый, Петроград гарнизонының 1 нче запас уксибәр полкына җибәрелә. 1917 елның июлендә полк таратылгач, Казанга 2 нче запас әртиллирия бригадасына җибәрелә. 1917 елның сентябренә кадәр сул эсерлар партиясе тарафдары була, сентябрьдән РСДРП(б) әгъзасы.

Сентябрь ахырыннан РСДРП(б)ның Казан комитеты каршындагы хәрби оешманы җитәкли. 24-26 октябрьдә Казанда Кораллы баш күтәрү инкыйлаб штабы рәисе. 26 октябрьдә Казан хәрби округы гаскәрләре сәргаскәре итеп билгеләнә. Казан хәрби округынең 2 нче съезды тарафыннан 1917 елның ноябрендә атаман А.И. Дутов фетнәсен бастыру өчен Омск шәһәренә җибәрелә. 1918 елда Советларның Себер Үзәк Башкарма Комитеты әгъзасы, Себер гадәттән тыш кәмиссия коллегиясе, Байкал аръягы хәрби-революцион штабы әгъзасы. 1918 елның ахырыннан Ерак Көнчыгышта партизаннар хәрәкәтендә катнаша, 1919 елда Благовещенск шәһәрендә кораллы баш күтәрүне әзерләгән җитәкчеләрнең берсе, 1920-21 елларда партизаннар полкы командиры. Соңрак Мәскәүдә һәм Петроградта хуҗалык эшендә. 1923 тән Дәүләтнең берләштерелгән сәяси идарәсе (ОГПУ) органнарында.

1928 елның 5 гыйнварда Мәскәүдә автоһәлакәттә вафат булган.[1]

Истәлек үзгәртү

1929 елда Арча кыры урамына Николай Ершов урамы исеме кушылган. 1967 елда Ершов урамында аңа һәйкәл-бүс куелган.

Чыганаклар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Ханин Л. Ершов Николай Евгеньевич // Борцы за счастье народное. Казань, 1967;
  • Ионенко С.И. Николай Ершов. Казань, 1987.

Искәрмәләр үзгәртү