Тарханкут ярымутравы

Тарханкут ярымутравы (рус. Тарханкутский полуостров, укр. Тарханкутський півострів, кырымтат. Tarhan Qut yarımadası, Тархан Къут ярымадасы) — Кырым ярымутравының көнбатышында урнашкан ярымутрау. Кара диңгез сулары белән юыла. Җир өсте — тигезлек. Иң биек урыны — Тарханкут калкулыгы (179 м). Нигездә, известьташлардан төзелгән. Дала үсемлекләре үсә. Ерганакларда куаклыклар бор. Тарханкут ярымутравы көнбатышында — Прибойный (Караборын) борыны — Кырымның иң көнбатыш ноктасы урнашкан.

Тарханкут ярымутравы
рус. Тарханкутский полуостров
укр. Тарханкутський півострів
кырымтат. Tarhan Qut yarımadası, Тархан Къут ярымадасы
45°25′00″ т. к. 32°40'00" кч. о. (G) (T)
АкваторияКара диңгез
ИлРоссия байрагыРусия/Украина байрагыУкраина
Россия-Украина исемле позицион харита әлегә юк.
 Тарханкут ярымутравы Викиҗыентыкта