Кронштадт фетнәсе

Кронштадт фетнәсе яки Кронштадт баш күтәрүе1921 елның 1-18 мартында Кронштадт шәһәренең гарнизоны һәм Балтыйк флотының кайбер кораблары экипажлары большевикларга каршы кораллы чыгышы.

Кронштадт фетнәсе
Төп низаг: Россия ватандашлар сугышы

Кызыл Гаскәр Кронштадт шәһәренә һөҗүм итә
Дата

1-18 март 1921

Урын

Котлин утравы, Фин култыгы

Нәтиҗә

Фәтнәне бастыру

Көндәшләр
Кронштадт фетнәчеләре Кызыл Гаскәр
Сәргаскәрләр
Степан Петриченко Михаил Тухачевский
Яклар көчләре
12 мартка:
18 мең
140 туп
100 артык уксибәр
7 мартка:
17,6 мең

16 мартка:
24 мең
159 туп
433 уксибәр
25 очкыч

Югалтулар
мең артык һәлак, 4000 артык яраланган һәм кулга алынган 527 һәлак, 3285 яраланган
Харита (алманча)

Сәбәпләр үзгәртү

1921 елның башында чимал һәм ягулык булмавы сәбәпле Петроградта 93 завод ябыла, 27 мең эшче эшсез калган. Шәһәрдә эшчеләр сәяси һәм икътисади таләпләр белән митингларга чыгалар.

Петроград РКП комитеты ризасызлыкларны фетнә буларак санап шәһәрдә хәрби хәлне кертә һәм эшчеләр активистларын кулга ала

Баш күтәрү үзгәртү

1921 елның 29 февралендә «Севастополь» һәм «Петропавловск» линкорларында җыен нәтиҗәсендә Советларга яңа сайлау үткәрү, комиссарларны юкка чыгару, ирекле сәүдә, социалистик фиркаләр эшчәнлеген азатлыгы таләп ителә.

1921 елның 1 мартында Кронштадтның Якорь мәйданында 15 меңле митинг "Хакимият Советларга, ә фиркаләргә түгел!". Соңрак матрослар флот комиссарын һәм Кронштадт советы рәисен кулга алалар.

Баш күтәргәннәр "хәрби коммунизм" сәясәте белән ризасыз булган һәм сәяси шигарьләрне күтәргән.

Һөҗүм үзгәртү

5 мартта Инкыйлаби хәрби совет 7-нче армияне торгыза һәм Михаил Тухачевскийне аның гаскәр башлыгы итеп билгели.

7 мартта Кроншдатны туптан ату башлана.

8 мартта 17,6 меңле Кызыл Гаскәр 18 меңле гарнизонлы Кронштадт шәһәренә һөҗүм итә. Ләкин беренче һөҗүм уңышсыз була.

16 мартта Кызыл Гаскәр икенче һөҗүм башлый. Нәтиҗәдә Михаил Тухачевский җитәкләгән армия 18 мартта Кронштадт шәһәрен ала, 2500 диңгезче кулга алына, 1000 артык үтерелгән, 2 мең артык яраланган, 6-8 мең Финляндиягә качкан.

Нәтиҗәләр үзгәртү

Кулга алынган фетнәдә катнашучы 2103 кеше атып үтерелгән, 6456 кеше төрле җәзаларга хөкем ителгән.

1922 елның язында Кронштадттагы торучыларны утраудан чыгарып җибәрелгән.

1994 елда фетнәдә катнашучылар рәсми рәвештә акланган.

1921 елның азагында Ленин җитәкләгән РСФСР хөкүмәте Хәрби коммунизм сәясәтен туктау һәм Яңа Икътисади Сәясәткә күчү хакында белдерә.

Әдәбияттә үзгәртү

Совет шагыйре Эдуард Багрицкий язган "Пионер кызы үлеме" (Смерть пионерки) поэмасында Кронштадт фетнәсе телгә алына:

 

...Яшьлек безне
кылыч явына алып барды,
Яшьлек безне
Кронштадт бозына ташлады.
Хәрби атлар
безне алып киттеләр,
Киң мәйданда
безне үтерделәр...

… Нас водила молодость
В сабельный поход,
Нас бросала молодость
На кронштадтский лёд
Боевые лошади уносили нас,
На широкой площади
Убивали нас…

Эдуард Багрицкий
 

Сылтамалар үзгәртү