Ворошиловчы (газета)

ТАССР Ворошилов районы газетасы

«Ворошиловчы» ― газета, ВКП(б)ның Татарстан АССР Ворошилов район комитеты һәм хезмәт ияләре депутатларының район Советы органы. 1935 елның 10 февраленнән 1959 елның 29 ноябренә кадәр, Ворошилов (1957―1959 елларда Яңа Юл) районы үзәге Теләнче-Тамак авылында татар телендә атнага 1 мәртәбә (1954 елның март аеннан атнага өч тапкыр) басылган.

«Ворошиловчы»

Газета логотибы. 1948
Tөр

иҗтимагый-сәяси

Формат

А 4


Гамәлгә куючы

ВКП(б) Ворошилов район комитеты һәм хезмәт ияләре депутатларының район Советы

Мөхәрир

Әкмал Шәйдуллин

Нигезләнгән

1935

Тел

татар

Публикацияләр туктату

1959

Төп офис

ТАССР, Ворошилов районы, Теләнче-Тамак авылы

Тиражы

1928 (1948)

Тарих үзгәртү

 
Газетаның 1941 елдагы бер саны

1931 елның язында РКП (б) Татарстан өлкә комитетының күчмә басмаханәсе һәм ТАССР җир эшләре халык комиссариаты органы булган «Колхоз гәзите» районнарга чыгып, язгы кыр эшләрен яктыртучы бер бит кәгазьдән торган махсус сәхифәләр (листовкалар) чыгаруны оештыра. Шуның базасында район газеталары барлыкка килә (мәсәлән, Сарман районында 1931 елның маенда «Комбайн» исеме белән район газетасы пәйда була).

1929 елның 5 июнендә Хезмәт һәм оборона советы(рус.) бөтен ил буенча Машина-трактор станцияләре (МТС) төзү турында карар кабул итә. Татарстан АССРда МТСлар 1930 елдан оеша башлаган. Районнарда МТСлар оештырылгач, алар каршында эшләп килгән сәяси бүлекләр дә үз газеталарын чыгара. Шулай итеп, күмәк хуҗалыклар оештыруның иң кызган чагында МТС һәм район газеталары авыллардагы хәлләрне бергә яктырталар.

Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитетының 1935 елның 20 гыйнварында чыккан «О новой сети районов Татарской АССР» исемле карары буенча шул елның 10 февралендә яңа оешкан Ворошилов районы да үз газетасын чыгара башлый. «Ворошиловчы» газетасының беренче (җаваплы) мөхәррире — Әкмал Шәйдуллин. 1948 елда җаваплы мөхәррир өчен С. Сафиуллин кул куя. 1955 елдан 1959 елга кадәр газетаның әдәби хезмәткәре, редактор урынбасары — Зөфәр Абдуллин (1927—2020; 1957 елдан СССР Журналистлар союзы әгъзасы)[1]. Зөфәр Абдуллинның кичке мәктәптә укытучы хатыны да «Ворошиловчы» газетасында эшләгән[2].

Чыга башлаганда атнага бер басылып килгән район газетасы 1954 елның март аеннан дүрт битле булып, атнага өч тапкыр басыла башлый.

19351940 елларда газета яңалифтә, 1940 елдан 1959 елга кадәр кириллицада басылган.

Район газетасы чыгару типография ачылуга да сәбәпче була. 1935―1959 елларда эшләгән басмаханә «Ворошиловчы» газетасы типографиясе» дип атала.

1959 елның 12 октябрендә Яңа Юл районы бетерелеп, район территориясе Сарман һәм Минзәлә районнарына бирелгәч, газета чыгудан туктый. Редакция хезмәткәрләре кайсы-кая таралып бетә (мәсәлән, редактор урынбасары Зөфәр Абдуллин Лениногорск районы газетасына күчә).

«Ворошиловчы» газетасының 1936―1952 еллардагы төпләмәләре Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивы (2016 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт архивы составында) фондында саклана[3].

Әдәбият үзгәртү

  • Татарский энциклопедический словарь. К.: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, стр. 122, 685. ISBN 0-9530650-3-0
  • Бишегем: Теләнче Тамак (автор-төзүчеләр Рубис Зарипов, Ландыш Фазуллина). Казан: «Ихлас», 2012. ISBN 978-5-904735-69-2
  • Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә. К.: ИД «Казанская Недвижимость», 2020, 288нче бит. ISBN 978-5-6044058-7-1

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү