Татар гөсләсе (керәш. тат. кöсля)— керәшен татарлары арасында киң таралыш тапкан кыллы чиртмә музыка коралы. Славян һәм фин-угыр халыкларының гөсләләреннән кайбер яклары белән аерылып тора.

Татар гөсләчеләре, Югары Субаш авылы, 1987 ел

Тасвирлама үзгәртү

Гөслә татар халкының борынгы традицияле музыка уен коралларының берсе, иң әүвәл, керәшен татарлары төркеме мәдәниятенә карый. Славян һәм башка халыклар гөсләсеннән аермалы буларак 12 пентатоника рәвешендә көйләнгән кылдан гыйбарәт[1][2][3]. Гөсләгә озак еллар эпик, лирик җырлар кушылып җырланган, биюләр биелгән. Еш кына гөслә, кылкубыз һәм думбыра белән бергә ансамбльдә яңгыраган[2].

Бүгенге көндә үзгәртү

Гөслә уен осталыгы кайбер керәшен татарларда бүгенге көнгә кадәр дә сакланып бара[4]. 2016 елда Гәрәй Мәгъсүмҗанов Татарстанның бер авылыннан борынгы гөслә уен коралын таба, өйрәнә һәм шуның үрнәгендә гөсләләр ясый башлый[5]. Бүгенге көндә Мәгъсүмҗанов керәшен татарлары гөсләсен генә түгел, ә мари гөсләләрен дә ясый.

2013 елда Эльмира Каюмова тарафыннан аудио һәм видеоязмалардан торган "Татар гөсләләре яңгырый" дигән җыентык дөнья күрә. Бу җыентыкта татар гөсләчеләре, аларның башкарган әсәрләр, уйнау осталыгы һәм башка төрле мәгълүмат бирелә[6].

Шулай да карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Музыка инструменты - гөслә. әлеге чыганактан 2020-07-01 архивланды. 2020-07-01 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 Дулат-Алеев В.Р. . — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — Б. 102. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8.
  3. Кашапова Сөембикә. Музыка коралларының да үз тарихы. 2020-07-01 тикшерелгән.
  4. Каюмова Эльмира. Киленнәрдән килгән гөсләләр (Бер фото эзеннән). әлеге чыганактан 2020-07-03 архивланды. 2020-07-01 тикшерелгән.
  5. Мариларга гөслә ясаучы татар остасы. 2020-07-01 тикшерелгән.
  6. Беренче тапкыр татар гөслә көйләрен туплаган диск дөнья күрде. 2020-07-01 тикшерелгән.
Татар халык иҗаты