Славяннар
Славяннар яки ыслаулар (тат.лат. ıslawlar) (бор. слав. словѣнє, рус. славяне, белар. славяне, укр. слов'яни, болг. славяни, серб. һәм мак. Словени, словен. Slovani, пол. Słowianie, чех. Slované, словак. Slovania, кашуб. Słowiónie, югары луж. Słowjenjo, иске тат. آسلاولار, ыслаулар[1]) - Аурупаның эре милли-тел уртаклыгы.
Хәзерге вакытта славяннар Көньяк, Үзәк, Көнчыгыш Аурупада һәм Ерак Көнчыгышка кадәр тора. Славян кимчелеге Көнбатыш Аурупада, Америкада, Кавказ арты төбәгендә, Үзәк Азиядә яши.
Славяннар гомум халык саны 300-350 млн кеше.
- Көнбатыш славяннар - ләхләр, чехлар, словаклар, силезлеләр, моравиялылар, кашублар, сорблар
- Көнчыгыш славяннар - белоруслар, русиннар, руслар, украиннар
- Көньяк славяннар - Дунай болгарлары[2], сырблар, хорватлар, бошнаклар, македоннар, словеннар, каратаулылар/монтенегролылар.
Бер караш буенча словѣне - безнеңчә сөйләшүче халык дигән сүз (алманнардан аермалы буларак, немец - ят телдә сөйләшүче халык).
Тарих
үзгәртүСлавяннар чыгышы хакында төрле һәм каршылыклы карашлар бар. Ләкин тарихи тел белеме буенча VI—VII гасырда славяннар Эльба, Одер елгаларыннан Днестр, Днепр елгаларына кадәр торган.
Көньякта һәм көньяк-көнчыгышта балтлар һәм фин-угырлар белән чиктәш, көнчыгышта татар халкы бабалары - болгарлар, хәзәрләр, скифлар, сарматлар белән чиктәш, көньякта юнаннар, римлылар, иллириялеләр, фракиялеләр белән чиктәш булган.
Соңрак славяннар һөҗүм яулары нәтиҗәсендә көнчыгышка киң таралган.
Сылтамалар
үзгәртү- Энциклопедия «Кругосвет». Лев Пушкарев. Славяне
- Ларичев Ю. А. «Славянский излом»
- Седов В. В. «Славяне в раннем средневековье» 2006 елның 20 июль көнендә архивланган.
- Седов В. В. «Этногенез ранних славян» 2014 елның 16 гыйнвар көнендә архивланган.
- Славянская мифология и эпос(подборка статей)
- Доннерт Э. Западнославянские племена и народы в источниках эпохи Оттонов X-го и начала XI-го вв. // Zeischrift für Slavische Philologie. — Bd. 32. № 6. — 1987. — S. 892—896.
- Славянская история и новейшие исследования по теме 2008 елның 21 ноябрь көнендә архивланган.(подборка статей)
- Abstract «High-Resolution Phylogenetic Analysis of Southeastern Europe».
- Височные украшения древних славян — хронология, типология, символика
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Мохтасар тарихе гомуми, archived from the original on 2017-07-01, retrieved 2017-03-17
- ↑ Дунай болгарлары славян булмаган борынгы болгарлардан чыккан