Чехлар (чехча Češi) — көнбатыш славяннар халкы, Чехиянең төп халкы.

Чехлар
Үз аталышы

Češi

яшәү җире

Чехия: 9 246 784 (июль 2007)
АКШ: 1 614 999 <
Алмания: 20 000—50 000
Бөекбритания:30 000—90 000
Словакия: 46 000
Франция: 10 731

Канада: 79 915
Теле

Чех теле

Дине

Католиклык (26,8), протестантлар (2,1 %), атеистлар һәм агностиклар (59 %)

Кардәш халыклары:

словаклар, поляклар

Этник төркемнәре

көнбатыш славяннар

 Чехлар Викиҗыентыкта

Чех теле славян төркеме көнбатыш славяннар астөркеменә карый, словак теленә якын.

Күп чехлар Франция, Бөекбритания, АКШ, Словакия, Хорватия, Австрия, Польша илләрендә тора.

1997 елда Казан Кирмәнендә чех кенәзе Изге Вацлав (907-936) тәңкәсе табылган, бу тәңкә Праһа шәһәрендә сугылган булган, табылган тәңкә Казанның меңьеллык яшенең бер дәлиле булды.

Идел буе болгарлары һәм чехлар арасындагы мөнәсәбәтләр әлегә тикшерелмәгән, ләкин соңгы Y-ДНК тикшеренүләре буенча бүгенге татарларның R1a-M458, R1a-M558 һаплотөркемнәре еш очрый (7,5%+7,5%) [1], бу һаплотөркемнәр чехлар, словаклар, поляклар - төп һаптөркемнәре.

Тарих үзгәртү

 
Чех милли бәйрәме

VI гасырдан Боһемия, Моравия, Силезия төбәкләрендә торган халыктан чехлар чыккан.

622 елда Моравиядә беренче славян дәүләте барлыкка килә. Бу дәүләте шулай ук Идел буе Болгары дәүләте белән сәүдә мөнәсәбәтләрендә булган.

Чех čelověkъ - кеше сүзеннән килеп чыккан атама дип санала.

Күренекле шәхесләр үзгәртү

Чехлардан чыккан күренекле кешеләр: Ярослав Сейферт (Нобель премиясе иясе), Ярослав Һашек, Карел Чапек, көйязарлар Бедржик Сметана, Антонин Дворжак, җырчы Карел Һотт, спортчылар Доминик Һашек, Яромир Ягр, Мартина Навратилова, Петр Чех, Ян Железный.

Сылтамалар үзгәртү

  • Spal J. Původ jména Čech // Naše řeč.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://ibg.anrb.ru/disovet/zashita/2015/02Trofimova/2015_02_TrofimovaDiser.pdf(үле сылтама) ИЗМЕНЧИВОСТЬ МИТОХОН ДРИАЛЬНОЙ ДНК И Y - ХРОМОСОМЫ В ПОПУЛЯЦИЯ Х ВОЛГО - УРАЛЬСКОГО РЕГИОНА