Мартина Навратилова

Мартина Навратилова (чех. Martina Navrátilová; тумыштагы исеме Мартина Шубертова, чех. Martina Šubertová; 18 октябрь 1956 ел) — Чехословакия һәм Америка теннисчысы, ялгыз һәм парлы разрядта дөнья элекке беренче ракеткасы. Хатын-кызларның парлы разрядында ике тапкыр Зур шлем (1984, 1986), хатын-кызларның ялгыз разрядында классик булмаган Зур шлем (1983/1984) яулый. Зур шлемның турнирларында ялгыз разрядта 18 тапкыр, хатын-кызларның парлы разрядында 31 тапкыр һәм катнаш парлы разрядта 10 тапкыр җиңә. Virginia Slims турының йомгаклау чемпионатында ялгыз разрядта 8 тапкыр, парлы разрядта 11 тапкыр җиңүче була. 1975 елдан АКШ өчен чыгыш ясый, әммә Америка гражданлыгын 1981 елда гына ала. Шул сәбәпле социалистик илләрдә озак еллар персона нон-грата статусында була.

чех. Martina Navrátilová
Сурәт
Җенес хатын-кыз[1][2]
Ватандашлык  Америка Кушма Штатлары[3][4]
 Чехия
Кайсы ил өчен чыгыш ясый  Чехословакия
 Америка Кушма Штатлары
Тугандагы исем чех. Martina Šubertová
Туу датасы 18 октябрь 1956(1956-10-18)[5][6][7][…] (67 яшь)
Туу урыны Прага, Чехословакия[3][8][9][…]
Ире яки хатыны Юлия Андреевна Лемигова[d][10]
Никахтан тыш партнёр Рита Мэй Браун[d] һәм Judy Nelson[d]
Әһәмиятле кеше Пэм Шрайвер[d] һәм Крис Эверт[d]
Туган тел чех теле
Һөнәр төре тинисче, автобиограф, новеллачы, язучы
Башкарган вазыйфа ширкәт президенты[d][11] һәм президент[11]
Активлык чорнының башы 1975
Активлык чоры тәмамлануы 2006
Спорт такымы әгъзасы Czechoslovakia Federation Cup team[d][3] һәм сборная США по теннису в Кубке Федерации[d][3]
Масса 65 килограмм
Сәламәтлек торышы Токсоплазмозлы ретинит[12], COVID-19[13], COVID-19[14] һәм сөт бизе яман шеше
Сексуальная ориентация Лесбиан[d][15]
Спорт төре теннис
Спортивная дисциплина одиночный разряд[d] һәм парный разряд[d]
Позиция 1 һәм 1
Одиночные матчи (в/п) 1442–219[9]
Парные матчи (в/п) 747–143[9]
Рабочая рука леворукость[d][9]
Играющая рука леворукость[d][8] һәм одноручный бэкхенд[d][9]
Катнашучы Теннис на летних Олимпийских играх 2004 — женский парный турнир[d]
Баш тренер Рене Ричардс[d]
Бүләкләр
Биеклек / буй 173 сантиметр
Рәсми веб-сайт martinanavratilova.com(ингл.)
Нинди вики-проектка керә Проект:Теннис[d]
Призовой фонд 21 626 089 $
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 447 000
 Мартина Навратилова Викиҗыентыкта

Мартина Навратилова дөнья күләмендәге спортчылардан беренче булып «каминг-аут»[22] ясый — лесби булуын ачыктан-ачык таный.

Биографиясе үзгәртү

Мартина 1956 елның 18 октябрендә Прагада (Чехословакия) туа. Өч яшендә чагында атасы белән анасы аерылыша, анасы Мирослав Навратилга кияүгә чыга. Ул Мартинаның беренче тренеры була. Мартинаның сеңлесе һәм энесе бар.

Мартина Навратилова — көч кулланып уйнала торган хәзерге заман хатын-кыз теннисына беренче нигез салучы. Ул беренче булып атлетик алымнар куллана, беренче булып ирләрнең «ату — сеткага чыгу» алымын өйрәнә, бу алым аңа Уимблдон ялгыз разрядында 9 җиңү китерә.

Мартина теннис белән 9 яшендә билгеле чехословак тренеры Иржи Пармада шөгыльләнә башлый. Тиз арада уңышлар казана. 15 яшендә иленең чемпионатында җиңә, 17 яштә Чехословакиянең беренче ракеткасы була.

1973 елда Мартина беренче тапкыр чит илгә чыга һәм халыкара ярышларда катнаша.

1975 елда Крис Эверт белән парда Зур шлем турнирларында титуллар ота. Навратилова белән Эверт арасында бөек капма-каршы тору башлана, ул 15 ел дәвам итә. Бу ике спортчы кортларда 80 тапкыр очраша һәм көч сынаша. 43 матчта Навратилова җиңә.

АКШның Ачык чемпионаты ярымфиналыннан соң Навратилова АКШта калырга була, карарын ирекле булырга теләве, социалистик ССРда моның мөмкин түгеллеге белән аңлата. Бер айдан Иммиграция һәм натурализация хезмәтендә Навратилова АКШта яшәргә рөхсәт иткән махсус карта ала һәм Чехословакия гражданлыгыннан мәхрүм ителә. АКШ гражданлыгы аңа 1981 елда бирелә. 2008 елның 9 гыйнварында Навратиловага Чехия гражданлыгын кайтаралар.

1978 елда Уимблдонда Зур шлемның ялгыз разрядтагы турнирында җиңү яулый. Бер елдан Мартина Уимблдонда тагын җиңә.

1978 елның 10 июленнән дөньяның беренче ракеткасы. 1982-86 елларда Навратилова хатын-кызлар теннисында тулы өстенлек тота.

1986 елда Навратилованы 17 яшьлек немец кызы Штеффи Граф җиңә башлый.

Навратилова яңа тренер белән контракт төзи һәм физик күәтен арттыру, кискен уен алымнарын шомарту өстендә эшли. Нәтиҗәдә 1988-90 елларда классификациядә икенче урынны тота һәм 1990 елда Уимблдонда җиңүгә ирешә.

1990 елда ул тугызынчы тапкыр Уимблдонда җиңә. Мартина елның төп турнирында яуланган җиңүләр саны буенча абсолют рекордчыга әйләнә.

Рейтинг башына Навратилова кабат күтәрелә алмый. 1990 елдан алып аны Моника Селеш, Аранча Санчес-Викарио һәм Габриэла Сабатини кысырыклый.

1994 елда 37 яшендә карьерасында соңгы тапкыр Уимблдон финалына чыга.

1995 елда Мартина профессиональ карьерасын тәмамларга була. Үзе чыгыш ясаган мөһим шәһәрләр буйлап саубуллашу турнесын үткәрә. Ләкин тенниска сөюе искиткеч көчле булганлыктан,, 2001 елда профессиональ тенниска кире кайта. Әммә бик өлкәнәеп киткәнлектән Мартина тик парлы ярышларда һәм миксларда гына катнаша. 2003 елда Австралиянең Ачык чемпионатында Леандер Паес белән микста җиңүгә ирешкәннән соң, Мартина Навратилова Зур шлемның бөтен төр турнирларында да титулларның тулы комплектын яулаган спортчы булып таныла.

2004 елда беренче тапкыр җәйге Олимпия уеннарында (Афина) катнаша.

2006 елгы мизгелдә АКШ-ың Ачык чемпионатында Боб Брайан белән катнаш парлы разрядта җиңә һәм 50 яшьлек Мартина Зур шлем турнирының иң өлкән җиңүчесе дип таныла. Шул мизгелдә профессиональ карьерасын тәмамлавы турында игълан итә[23]

Навратилова берничә телдә сөйләшә (шул исәптән русча аралаша ала), әдәбият һәм сәнгать ярата. Сәләтле яшь теннисчыларга консультацияләр бирә һәм ярдәмләшә.

2010 елның 7 апрелендә Мартина журналистарга сөт бизе яман шешенең авыр формасыннан дәвалану курсы алуы турында белдерә[24].

Казанышлары үзгәртү

Профессиональ теннис белән 19752006 елларда шөгыльләнә. Ялгыз разрядта 167 турнирда һәм парлы разрядта 177 турнирда җиңә. Бу казанышлар ирләр арасында да, хатын-кызлар арасында да абсолют дөнья рекорды булып тора. Навратилова җиңелүсез серияләр буенча да рекордчы: ялгыз разрядта — 74 җиңүле матч, Пэм Шрайвер белән парлы разрядта — 109 җиңү. 1984 елда теннис тарихында рекордлы нәтиҗә күрсәтә — мизгелдәге 86 матчның берсендә генә җиңелә. Мартина Навратилова ундүрт ел буе дөньяның иң көчле хатын-кыз теннисчылары арасында йомгаклау турнирларының финалларында уйный, бу да рекордлы казаныш.

Зур шлем турнирларындагы иң яхшы нәтиҗәләре:

  • Ялгыз разрядта Австралия чемпионы (1981, 1983, 1985)
  • Ялгыз разрядта Уимблдон чемпионы (1978, 1979, 19821987, 1990)
  • Ялгыз разрядта АКШ чемпионы (1983, 1984, 1986, 1987)
  • Ялгыз разрядта Франциянең Ачык чемпионаты чемпионы (1982, 1984)
  • 1984 елда парлап ярышларда Зур шлемга лаек була (Пэм Шрайвер белән).
  • Ялгыз разрядта классик булмаган Зур шлем яулый: 1983 елгы Уимблдон турниры, АКШның Ачык чемпионаты, Австралиянең Ачык чемпионаты һәм 1984 елгы Франциянең Ачык чемпионаты.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Record #108608022 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Collins B. The Bud Collins History of Tennis: An Authoritative Encyclopedia and Record Book — 2 — NYC: New Chapter Press, 2010. — ISBN 978-0-942257-70-0
  4. Evidence zájmových osob StB
  5. Tingay L. 100 years of WimbledonLondon Borough of Enfield: Guinness Superlatives, 1977.
  6. Internet Movie Database — 1990.
  7. Encyclopædia Britannica
  8. 8,0 8,1 сайт ITF
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 сайт WTA
  10. Navratilova wins most hard-fought love game / T. GallagherLondon: Times Newspapers, 2014. — ed. size: 440581 — ISSN 0140-0460; 0956-1382; 1363-7746
  11. 11,0 11,1 Who's who(untranslated), 1849. — ISSN 0083-937X
  12. https://www.nytimes.com/1982/10/27/garden/personal-health-247906.html
  13. Blesk.cz — 2020.
  14. https://tennisuptodate.com/tennis-news/martina-navratilova-absent-from-parade-of-champions-at-wimbledon-after-testing-positive-for-covid-19
  15. https://blogs.20minutos.es/1-de-cada-10/2016/04/17/lesbianas-visibles-que-han-hecho-historia/
  16. Medaile Za zásluhySpráva Pražského hradu.
  17. https://www.bbc.com/news/world-24579511
  18. Faldynová L. Tenistka Navrátilová převzala Stříbrnou medaili předsedy SenátuСенат Чехии, 2023.
  19. https://www.senat.cz/cinnost/pametni_medaile/index.php
  20. https://www.itftennis.com/en/about-us/itf-events/itf-world-champions-awards/chatrier-award/
  21. https://www.carnegie.org/awards/great-immigrants/2008-great-immigrants/
  22. Мартина Навратилова вступила в брак с «Мисс СССР» Юлией Лемиговой
  23. Великая Мартина Навратилова всё-таки уходит из большого спорта, archived from the original on 2012-01-11, retrieved 2021-05-03 
  24. Tennis great Martina Navratilova 'has breast cancer'. BBC Online. BBC (7 April 2010). әлеге чыганактан 2012-02-25 архивланды. 7 April 2010 тикшерелгән.