Учалы
Учалы | |
баш. Учалы | |
Байрак | |
Нигезләнү датасы | 1955 |
---|---|
Рәсми исем | Учалы |
Рәсми тел | башкорт теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Городское поселение Учалы[d][1] һәм Учалы районы |
Административ-территориаль берәмлек | Городское поселение Учалы[d] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Халык саны | 36 175 (2021)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 540 метр |
Мәйдан | 46 км²[3][4] |
Почта индексы | 453700–453703 |
Рәсми веб-сайт | uchaly-102.ru |
Беренче язма телгә алу | XIX гасыр |
Җирле телефон коды | 34791 |
Учалы Викиҗыентыкта |
Учалы́ — Башкортстандагы республика әһәмиятендәге, Урал тауларының көнчыгыш итәгендә урнашкан моношәһәр. Учалы районының үзәге. Учалыдан Уфага кадәр 328 км, Белоретка – 103 км; Чиләбегә карый торган Верхнеуральск белән 61 км ара, Магнит каласына – 112 км, Миәскә – 107 км. Халкы 37 715 (2017).
Тарихи-этнографик белешмә
үзгәртүУчалы исеме якындагы Учалы күленнән килә дип санала. 1786 елгы картада ул Ачулы күл дип атала, соңыннан Учалыга әйләнгән. Күл буендагы Учалы авылына, тарихи мәгълүматлар буенча[чыганагы?], хәзерге Татарстандагы Метрәй авылы кешеләре килеп нигез салганнар. Авылның халкы типтәрләрдән торган, араларында типтәрлеккә язылган казахлар да була.
Бер риваять буенча[чыганагы?], Учалы исеме "Үч алды" сүзеннән (баш. үс алды) килә. XIV гасырда Аксак Тимер Туктамыш ханны җиңеп, аның беректәшләре булган берничә башкорт ыруын юкка чыгарган урын дип аңлатыла. (Карагыз: Кондырча елгасы буендагы сугыш).
1735 — 1740 елларда баш күтәргән башкортларны бастыргач, рус хөкүмәте кара-табын волосте җирләрен тартып алып, аларда типтәр авылларын нигезләргә рөхсәт бирә. Барлыкка килгән 12 татар-типтәр авылы Учалы-типтәр волостенә берләшә, идарә Учалы авылында була.
Учалы төбәге төрле файдалы казылмаларга бай булганлыктан, биредә XVIII гасырда ук рудниклар барлыкка килә. Бу җирләрдә борын-борыннан төрле төсле һәм кара металл рудалары, шул исәптән алтын һәм бакыр чыгарыла. Төрле бизәкләү ташлары да, аеруча йәшмә күп табыла. 1830 елда волостьта җир өстенә чыгып торучы алтын ятмалары табыла. XIX гасырда рус алпавытлары биредән 7,5 тонна алтын юалар. ХХ гасыр башында ятмаларның күбесе чит ил кешеләре кулында була. Учалы типтәрләре, җир азлыкка күрә, төрле приискларга, шахталарга ялланып көн күрә.
Алтын ятмалары саеккач, Учалы бакыр колчеданы яткылыгында бакыр чыгарыла башлый. 1953 елны хөкүмәт Учалы тау-баету комбинатын салдыру турында карар чыгара. 1958 елны бирегә тимер юл тармагы китерелә. РСФСР Югары Шурасы Президиумының 1963 елнын 1 февралендәге Указы белән Кече Учалы һәм Яңа Учалы бистәләре кушылып бер шәһәргә берләштерелде.
Халык
үзгәртү1959[6] | 1970[7] | 1979[8] | 1989[9] | 2002[10] | 2010[11] |
---|---|---|---|---|---|
11 297 | 21 808 | 27 606 | 32 404 | 37 196 | 37 788 |
2010 елгы халык санын алу буенча, шәһәр халкының 50,2 % — башкортлар, 26,6 % — руслар, 20,9 % — татарлар, 2,3 % - башка милләт халыклары тәшкил итә.
Икътисад
үзгәртүУчалы тау-баету комбинаты.
Башка ширкәтләр:
- май-сыр заводы,
- тегү фабрикасы,
- урман машиналарын эшләү заводы,
- тимер-бетон заводы.
2007 елда Учалы районы Абзак авылында яңа акшар - цемент комбинаты төзелә башлады. Бу Россия — Чехия президентлары очрашуы барышында төзелгән инвестиция килешүе нигезендә алып барылачак төзелеш. Бу комбинат — Чехиянең «Мат-Минералс» компаниясенең бүлендек предприятиесе. Учалыда акшар, коры төзелеш материаллары, цемент, бетон, асфальт, вак таш җитештереләчәк. Инвестиция күләме 18 млрд сумда бәяләнә. Комбинат 2 елдан соң төзелеп бетәчәк һәм 10 гектар мәйдан җирне билиячәк, дип уйланыла. Чимал нигезендә Төньяк Сөяргол ятмасы запасы кулланылачак. Биредә 500 млн тонна акшар ташы бар. Комбинат эшчеләре өчен бистә дә төзеләчәк. Учалы тау-баету комбинатыннан соң бу акшар-цемент комбинаты районда икенче куәтле сәнәгать үзәкләренең берсе булачак.[12] Соңыннан Чехия партнерлары проекттан баш тартканы билгеле булды.
Танылган шәхесләр
үзгәртү- Айдар Абдуллин
- Альберт Җәләлетдинов (1960), хуҗалык эшлеклесе, галим-инженер, техник фәннәр кандидаты (1990).
- Рәис Җәләлетдинов, галим.
- Әхнәф Хөснетдинов — Дан орденының тулы кавалеры.
Фактлар
үзгәртү- Учалы урамы Аскарда, Сибайда һәм Белоретта бар.
- Каладан 1 километр ераклыкта Учалы авылы урнашкан. Анда яшәүче 6,5 мең кеше Учалы шәһәренең халкы хисабына керми.
- Кала 1965 елдан Учалы районы үзәге, моңа кадәр район үзәге Учалы авылында булган.
- Район китапханәсе һәм район мәдәният йорты, тимер юл станциясе Учалы авылында урнашкан.
- Каладан Чиләбе өлкәсе чигенә чаклы 15 километр.
- Шәһәрдә 2 мәчет (үзәк мәчет, З. Рәсүлев мәчете); 1 чиркәү бар.
- Шәһәрдә БДУның филиалы эшли.
- Учалы шәһәрендә урнашкан иң зур күл — Карагайкүл Катыргы-рубероид заводы калдыклары белән пычранган.
- Учалы районында Җаек елгасы башлана.
- Учалы шәһәренең иң озын урамы — Ленин урамы.
- Учалы халкының күпчелеге Башкортстан урамында яши (2 мең кеше)
Урамнары
үзгәртүШәһәр күренешләре
үзгәртү
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ОКТМО
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ УЧАЛЫ
- ↑ Башкорт энциклопедиясе — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит
- ↑ https://www.openstreetmap.org/node/334371735
- ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ 2002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
- ↑ Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-10-31
- ↑ http://omet-ufa.ru/zxcvq143.HTM(үле сылтама)