Абдуллин Айдар Риват улы (26 июль 1962 ел) — философ, фәлсәфә фәннәре докторы (2002), профессор (2009).

Айдар Абдуллин
Туган 26 июль 1962(1962-07-26) (61 яшь)
Учалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Айзар Риват улы Абдуллин 1962 елның 26 июлендә Башкорт АССР‑ының Учалы районы Кече Учалы авылында (хәзер Учалы бистәсенәа керә) туган.

1984 елда Киевтагы ватандашлар авиациясе инженерлары институтын тәмамлаганнан соң, Уфа аэропорты инженеры.

1986 елдан — ВЛКСМ‑ның Уфа район комитеты секретаре.

1988 елдан — Уфа авиацион техникумы лабораториясе мөдире.

1991-92 елларда Уфа дәүләт авиацион техник университеты хезмәткәре.

1995-99 елларда Башкортстан Фәннәр Академиясенең социаль фәннәр бүлеге гыйльми секретаре.

2002 елдан бирле Уфа дәүләт авиацион техник университетында, 2003 елда — Көнчыгыш икътисади-юридик гуманитар академиясендә укыта. Фәнни хезмәтләре башкорт халкының рухи мәдәнияте, тел философиясе, феноменологик герменевтика һәм экзистенциаль анализ проблемаларына багышланган. 60‑ка якын фәнни хезмәт һәм 2 уйлап табу авторы.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Культура и символ. Уфа, 1999;
  • Онтологическое мышление. Уфа, 2002.

Әдәбият үзгәртү

Абдуллин Айҙар Риват улы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.