Альберт Җәләлетдинов

Җәләлетдинов Альберт Рәис улы (6 ноябрь 1960 ел) — хуҗалык эшлеклесе, галим-инженер. Техник фәннәр кандидаты (1990)[1]

Альберт Җәләлетдинов
Туган 6 ноябрь 1960(1960-11-06) (63 яшь)
Учалы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Көньяк Урал дәүләт аграр университеты[d]
Һөнәре инженер-механик
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр нәмзәте[d]

Биографиясе үзгәртү

Альберт Рәис улы Җәләлетдинов 1960 елның 6 ноябрендә Башкорт АССР-ының Учалы районы Учалы авылында туган. 1982 елда Чиләбе авыл хужалыгын механизацияләү һәм электрификацияләү институтын (хәзер Чиләбе дәүләт агроинженерия академиясе) «инженер-механик» һөнәре буенча, 2002 елда Урал идарә итү институтын «менеджмент» һөнәре буенча тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 1974 елда «Җылаер» игенчелек совхозында (Башкорт АССР ы) ремонтчы эшче булып башлый.

1982-84 елларда Чиләбе авыл хужалыгын механизацияләү һәм электрификацияләү институтында инженер, 1984-86 елларда «Ирәндек» совхозында (Башкорт АССРы) баш инженер, 1986-87 елларда «Уралалтын» беләшмәсенең сәнәгать участогында механик булып эшли. 1987 елдан Челябинскагропромснаб-1 предприятиесенең өлкән инженеры. 1990 елда «СТ» фирмасын оештыра һәм аны җитәкли, бу фирма Чиләбе өлкәсендә пластик тәрәләрне җитештерү һәм җыю буенча Чиләбе өлкәсендә алдынгы урыннарны били. 1999 елда Җәләлетдинов Чиләбе компрессор заводын оештыра, анда компрессор корылмалар җитештерүне яйга сала. Эшенең башлангыч елында ук 8 агрегат җитештереп чыгара. 2006 елга предприятиедә аена 100 корылма җитештерергә мөмкинлек биргән җитештерү күәтләре булдырыла.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ялалетдинов Альберт Раисович, archived from the original Check |url= value (help) on 2007-09-29, retrieved 2022-05-05 

Сылтамалар үзгәртү