Әхнәф Хөснетдинов
Әхнәф Хөснетдинов, Әхнәф Галимҗан улы Хөснетдинов (1925 елның 28 апреле, ССРБ, РСФСР, БАССР, Тамъян-Катай кантоны, Учалы — 2005 елның 12 июле, РФ, БР, Учалы районы, Учалы) — Бөек Ватан сугышында катнашкан гвардия өлкән сержанты, танкка каршы атучы батарея орудиесе йозакчысы, танкка каршы атучы тупның расчет командиры. Дан орденының тулы кавалеры (1945, 1945, 1959).
Әхнәф Хөснетдинов | |
---|---|
Туу датасы | 28 апрель 1925 |
Туу урыны | ССРБ, РСФСР, БАССР, Тамъян-Катай кантоны, Учалы |
Үлем датасы | 12 июль 2005 (80 яшь) |
Үлем урыны | РФ, БР, Учалы районы, Учалы |
Иялек | ССРБ→ РФ |
Гаскәр төре | пехота |
Дәрәҗә | рядовой |
Җитәкчелек иткән | танкка каршы атучы тупның расчет командиры |
Бүләкләр һәм премияләр | |
Истигъфада | 1945 |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1925 елның 28 апрелендә БАССР Тамъян-Катай кантоны (1930 елдан Учалы районы) Учалы авылында унбер балалы керәстиян гаиләсендә туган. Әтисе Галимҗан Хөснетдин улы, әнисе Хәдичә Шәмсетдин кызы. Туганнары: Әхмәт (1921), Саймә (1928), Клара (1934), Венера (1936), Әхәт (1938), Лидия (1940), Камил (1945). 1942 елда Учалы мәктәбен тәмамлаган. Сугышка алынганчы авыл мәктәбендә укытучы булып эшләгән. 1943 елның февралендә Учалы район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Гаскәргә алына. 1943 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында. Артиллерист була. 1нче Украин фронты составында Курск дугасында, Украинаны азат итү, Львов, Праганы азат итү, Берлин өчен сугышларда батырлык күрсәтә. 1945 елда укытучыларны демобилизацияләгәннән соң, туган ягына әйләнеп кайта, укытучы эшен дәвам итә. Югары белем ала: 1956 елда Уфада педагогия институтын тәмамлый. 1951 елда партия мәктәбен тәмамлап, Учалы МТСында, КПССның Учалы райкомында бүлек мөдире, райком сәркатибе булып эшли, 1976—1981 елларда СПТУ-22 директоры, 1981—1991 елларда тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы була. 2005 елның 12 июлендә Учалы шәһәрендә вафат[1][2].
Сугыштагы батырлыгы
үзгәртү3нче гвардия бригадасы (10нчы гвардия танк корпусы, 4нче танк армиясе) 3нче мотоукчылар батальонының танкка каршы ату батареясы орудиесе йозакчысы рядовой Ә. Г. Хөснетдинов Львов шәһәре янында фашистларның һөҗүмен кире кайтаруда катнаша, 5 автомашинаны, 1 кыр артиллериясе батареясын, 15 йөк төялгән транспортны, 22 гитлерчыны юк иткән. Бу батырлыгы өчен 1945 елның 18 мартында III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
1945 елның 13 гыйнварында Пешхница (Польша) торак пункты өчен сугышта «тигр» тибындагы сигез танкның контрһөҗүмен кире кагып, 2 танкны яндыра.
1945 елның 23 гыйнварында Одер елгасы кичүендә дошманның 2 орудиесен юкка чыгара һәм, шул рәвешле, батальонга елганы кичү өчен мөмкинлек ача. Орудие белән бергә Одер елгасының көнбатыш ярына чыгып, дошманның пехотасын юк итүен дәвам итә. Бу батырлыгы өчен 1945 елның 8 мартында II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
1945 елның 25 апрелендә Берлин өчен сугышта Тельтов каналны кичкәндә 57 ммлы танкка каршы атучы тупың расчет командиры өлкән сержант Ә. Г. Хөснетдинов, көне буе дошман ягына атып, батальонга каналны башка урында кичәргә мөмкинлек бирә. Авыр яралана. Сугышта күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен 1959 елның 24 декабрендә I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Өч дәрәҗә Дан ордены (1945, 1945, 1959)
- 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)
- медальләр
- РСФСР халык мәгарифе отличнигы
- 1995 елгы Җиңү парадында катнашучы
Хәтер
үзгәртү2006 елда Әхнәф Галимҗан улы Хөснетдинов исеме Башкортстанның Учалы районы Учалы авылы (үзе төзегән) урта мәктәбенә бирелгән[3].
Гаиләсе
үзгәртүХатыны РСФСРның атказанган укытучысы Разия Фәтхулла кызы белән 56 ел гомер кичерәләр һәм дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. стр. 637. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар
үзгәртү- Ахнаф Галимьянович Хуснутдинов. Республиканский музей Боевой славы(рус.)
- Ахнаф Галимьянович Хуснутдинов. Патриотический интернет-проект «Герои Страны»(рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Әхнәф Хөснетдинов. «Милләттәшләр» порталы
- ↑ Мой земляк-участник ВОВ. Хуснутдинов Ахнаф Галимзянович. Вконтакте(рус.)
- ↑ А вдруг войну закончат без меня? 2020 елның 3 июнь көнендә архивланган. «Республика Башкортостан», 14.05.2015 (рус.)