Җәүдәт Сөнәгатуллин

Сәвитләр Берлеге Каһарманы

Җәүдәт Омурзак улы Сөнәгатуллин (баш. Сөнәғәтуллин Йәүҙәт Оморҙаҡ улы) (12 июнь 1924 — 29 сентябрь 2007) — Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Берлеге Герое (1944).

Җәүдәт Сөнәгатуллин
Файл:Сунагатуллин, Жавдат Гумурдакович.jpg
Туган 12 июнь 1924(1924-06-12)
Учалы районы
Үлгән 29 сентябрь 2007(2007-09-29) (83 яшь)
Уфа, Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы — 1944
Хәрби дәрәҗә рядовой[d]

Сөнәгатуллин Җәүдәт Омурзак улы 1924 елның 12 июнендә Башкорт АССР-ы Тамъян-Катай кантонының (хәзерге Башкортстан Учалы районының) Имангол авылында туган. Милләте — башкорт.

Сигезле сыйныф белем ала. 1940-1942 елларда Учалы районының "Коммунар" колхозында эшли.

1942 елда Учалы районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армиясе сафына алына. 1943 елның маеннан алып Бөек Ватан сугышының Воронеж, 2-се Украина һәм 2-се Белоруссия фронтларында хезмәт итә.

Воронеж фронтына караган 52-се армиянең 254-се укчылар дивизиясе составындагы 933-нче укчылар полкының штаб начальнигы элемтәчесе булган гади Җәүдәт Омурзак улы Сөнгатуллин 1943 елның 2 октябрендә Украина ССР ы Черкассы өлкәсенең Крещатик авылы янында Днепр елгасы аша чыкканда күрсәткән батырлыгы өчен "Советлар Берлеге Герое" исеменә лаек була.

1946 елда демобилизацияләнә. 1946-1949 елларда К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтында белем ала. Учалы районы эчке эшләр бүлегендә паспортист булып эшли. Милиция майоры званиесендә хаклы ялга китә. Учалы урта мәктәбендә укыта һәм директор булып эшли.

Сөнәгатуллин Җәүдәт Омурзак улы 2007 елның 29 сентябрендә Уфада вафат була, Учалы шәһәрендә җирләнә.

Батырлыгы үзгәртү

"1943 елның 13 ноябрендә иптәш Сөнәгатуллин тәүгеләрдән булып Днепрның көнбатыш ярына су аша чыга һәм батальон командиры фәрманына ярашлы, караңгылыктан файдаланып, бер дошман кыргавылының алгы чигенә бара һәм постарның кая куелганын ачыклый. Бу мәглүмәтләрне куллану сөземтәсендә дошман корганлыгы көтелмәгән һөҗүм белән алына. Свитов авылы өчен алышларда Сөнәгатуллин, батырлык һәм кыюлык күрсәтеп, граната белән танкны һәм йөкле автомашинаны шартлата. Моңа өстәп пулеметны һәм аны хезмәтләндерүчеләрне юк итә. Автомат уты белән 14 фашисты дөмектерә".

ССРБ Югары Советы Президиумының 1944 елның 22 февралендәге Указына ярашлы, командованиенең хәрби заданиесен якынча үтәгәне, күрсәткән каһарманлыгы һәм кыйыулыгы өчен гади Сөнәгатуллин Җәүдәт Омурзак улына Ленин ордены һәм "Алтын йолдыз" мидалы (№ 5134) тапшырылып, "Советлар Берлеге Герое" исеме бирелә[1].

  1. Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза генералам, офицерскому, сержантскому и рядовому составу Красной Армии» от 22 февраля 1944 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 5 марта (№ 13 (273)). — С. 1