Айнур Биргалин, Айнур Азамат улы Биргалин (баш. Айнур Азамат улы Бирғәлин, 1989 елның 17 октябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Баттал) — дин эшлеклесе, 2019 елның 29 апреленнән ― Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе һәм республика мөфтие в. в. б.[1].

Айнур Биргалин
Туган телдә исем Айнур Азамат улы Бирғәлин
Туган 17 октябрь 1989(1989-10-17) (34 яшь)
ССРБ, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Баттал
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Әл-Әзһәр университеты һәм Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре мөфти

2019 елның 16 октябрендә Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтенең VIII җыенында күпчелек тавыш белән Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе - республика мөфтие итеп сайлана[2].

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1989 елның 17 октябрендә Башкортстан АССР Учалы районы Баттал авылында туган. Уфада Үзәк диния нәзарәте каршындагы Россия ислам университетының(рус.) дүрт курсын (диплом алмаган), Каһирәдә (Мисыр) Әл-Әзһар халыкара ислам университетының Сәнәвия институтын, Уфада БДУның башкорт филологиясе һәм журналистика факультеты башкорт–гарәп бүлеген (2016) тәмамлаган.

2011 елдан Уфаның «Рамазан» мәчетендә имам, Уфаның 8 март бистәсендә(рус.) үзе төзеткән «Фәтхислам» мәчетендә имам-хатип булып эшләгән. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән, «Таймас-Престиж» компаниясенең директоры, РФ мөселман эшкуарлары берлегенең БР бүлекчәсе җитәкчесе булып торган. 2018 елдан 2019 елның 29 апреленә кадәр — БР мөселманннары диния нәзарәте рәисенең гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары, 29 апрельдәнмөфти в. в. б., 16 октябрьдән — мөфти.

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, биш баласы бар. Грэппинг, Бразилия джиу-джитсуы белән шөгыльләнә[3].

Цитаталар үзгәртү

  Һичшиксез, Татарстан мөселманнары белән араны якынайтачакбыз. Миңа аларның эшне оештыруга, кадрлар мәсьәләсенә җитди карашы нык охшый. Мәсәлән, ТР МДНдә 80 чамасы кеше эшли, «Хозур» нәшриятының да штаты бик зур. Бездәге белән чагыштыру уңайсыз хәтта. Мәчетләрнең Казанда — 80, Уфада ун тапкырга кимрәк булуын да танымау мөмкин түгел[4]
Айнур Биргалин (2019)
 
  Татарстанда җомга вәгазьләрен татарча алып баруны мәҗбүри керттеләр. Мин мондый адымга бармаячакмын. Казанда татарча вәгазь барганда башка милләт кешеләренең телефоннарына ябышып утырганнарын күрдем. Алар арасында татарча аңламаган чит ил студентлары күп...[5]
Айнур Биргалин (2019)
 

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү