Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте

үзәкләштерелгән дини оешма (Уфа, Башкортстан, Россия)

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте (рус. Духовное управление мусульман Башкортстана, баш. Башҡортостан мосолмандары Диниә назараты) ― Уфада урнашкан үзәкләштерелгән дини оешма. Башкортстанда теркәлгән җирле мөселман дини оешмаларының бер өлешен берләштерә

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте
БР МДН
Баш-фатир:

Россия байрагы / Башкортстан байрагы, Уфа, Киров районы, Чернышевский ур.(башк.), 103

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Мөфти

Айнур Биргалин

Нигезләү
БР мөселман руханилары корылтае карары

1992 ел

dumrb.ru

Тарих үзгәртү

 
Диния нәзарәте урнашкан бина. Чернышевскй урамы, 103

XX гасыр башында кайбер җирле сәясәтчеләр Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтеннән аерым дини идарә булдыру кирәклеге турында фикерләрен белдереп килә.

1917 елның 15 ноябрендә Башкорт хөкүмәте составында дини эшләр бүлеге оештырыла (мөдире Сәгыйть Мрясов(башк.)).

1918 елның 2 октябрендә 8 кантонда казыйлар билгеләнүе турында документ кабул ителгән.

1918 елның 26 августында «Башкорт хөкүмәте хәбәрчесе» газетасы Ырынбурда Дини идарә эшли башлавы турында хәбәр итә.

1921 елның мартында Стәрлетамак кантоны Аллагуват авылында узган руханилар корылтаенда 5 кантонның дини оешмалары кергән Дини идарә оешуы игълан ителә [1].

Яңа заман үзгәртү

1992 елның 21 августында Уфада Башкортстан мөселман руханиларының (120 мәхәлләдән 300ләп вәкил) гамәлгә кую съездында республика Диния нәзарәте төзелә, устав кабул ителә, 5 елга мөфти, ике урынбасар һәм ике әгъза составында Президиум сайлана. Башкортстан Республикасы мөфтие итеп Н. М. Нигъмәтуллин сайлана.

2006 ел башында БР мөселманнары Диния нәзарәте составында 259 мәчет теркәлгән, республиканың 211 мәчете Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенә караган.

2019 елның 28 апрелендә БР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин отставкага китә [2][3].

2019 елның 29 апрелендә БР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе вазифаларын в.б. итеп Айнур хәзрәт Биргалин билгеләнә. 2019 елның 16 октябрендә Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтенең VIII җыенында күпчелек тавыш белән Айнур хәзрәт Биргалин Диния нәзарәтенең рәисе-мөфти итеп сайлана [4].

Җитәкчелек үзгәртү

Мөфтиләр

Уку йортлары үзгәртү

Басма органнары үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү