Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин
Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин, Нурмөхәммәт Мәгафур улы Нигъмәтуллин (баш. Нурмөхәмәт Мәғәфүр улы Ниғмәтуллин, 1946 елның 8 декабре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Сибай — 2019 елның 26 июне, РФ, БР, Уфа) — дин әһеле, Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти (1992-2019).
Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | баш. Нурмөхәмәт Мәғәфүр улы Ниғмәтуллин |
Туган | 8 декабрь 1946 ССРБ, РСФСР, БАССР, Сибай |
Үлгән | 26 июнь 2019 (72 яшь) РФ, БР, Уфа |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Мир-Гарәп мәдрәсәсе[d] |
Һөнәре | дин әһеле |
Җефет | Наилә абыстай |
Балалар | дүрт кызы |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Әл-Фәхр ордены (2006) Халыклар дуслыгы ордены (БР, 2016) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1946 елның 8 декабрендә Башкортстан АССР Баймак районы Сибай эшчеләр бистәсендә (1955 елдан шәһәр) мулла Мәгафүр Габделгани улы гаиләсендә туган. Маҗарстанда хәрби хезмәт үткән. 1971—1975 елларда Бохараның Мир-Гарәп мәдрәсәсендә белем ала. «Имам-хатиб» белгечлеге буенча Ташкент шәһәренең Имам әл-Бохари исемендәге Ислам институтын тәмамлый (кызыл дипломга, 1980). 1980—1982 елларда «Ислам чакыруы» институтында (Димәшкъ, Сүрия) дини белем ала.
1979—1982 елларда ССРБ Европа өлеше һәм Себер мөселманнары диния нәзарәтендә җаваплы сәркатиб.
1982—1992 елларда Уфа җәмигъ мәчетендә имам вазифасында.
1992 елның 21 августыннан 2019 елның 29 апреленә кадәр Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте[калыпны мәкаләдән алып куярга] рәисе һәм республика мөфтие[1].
2019 елның 29 апреленнән Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәисе киңәшчесе[2].
2019 елның 26 июнендә 72 яшендә Уфада озакка сузылган каты авырудан (эчәклеккә ясалган чираттагы операциядән) соң вафат[3]. Җеназа намазы Уфаның «Ислах» мәчетендә укылган. Уфа мөселман зиратында җирләнгән[4].
Хезмәтләре
үзгәртүТәнкыйть
үзгәртү2018 елның 14 мартында Нефтекамада узган Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте пленумында эшчәнлегенә канәгатьсезлек белдерелә: икътисади мәсьәләләрнең чишелмәве, яшьләрнең җәлеп ителмәве, нәзарәт эшчәнлегендә үсеш булмау тәнкыйть ителә[6].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2006 — 2нче дәрәҗә «Әл-Фәхр» ордены (РФ мөфтиләр шурасы)
- 2016 — Халыклар Дуслыгы ордены (БР)
Гаиләсе
үзгәртүХатыны Наилә абыстай (1972 елда Бохарада укыганда никахлашканнар). Балалары: дүрт кызы[7].
Сылтамалар
үзгәртү- Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте рәсми сайты(рус.)
- Галина Бахшиева. Ушел из жизни экс-глава ДУМ РБ Нурмухамет-хазрат Нигматуллин. ИА «Башинформ», 26.06.2019 (рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин вазифасыннан китә. Азатлык радиосы, 29.04.2019
- ↑ В Духовном управлении мусульман Башкортостана сменился глава 2021 елның 27 октябрь көнендә архивланган.. «Реальное время», 29.04.2019(рус.)
- ↑ Тимур Рахматуллин. Не оправился после операции: заупокойную молитву по экс-муфтию Башкортостана возглавит его соратник 2019 елның 26 июнь көнендә архивланган.. realnoevremya.ru, 26.06.2019(рус.)
- ↑ Мусульмане республики простились с муфтием Нурмухамет хазратом Нигматуллиным. Сайт ДУМ РБ, 27.06.2019(рус.)
- ↑ М. Г. Валеева (Ә. Н. Акбутина тәрҗемәсе). Нигъмәтуллин Нурмөхәммәт Мәгафүр улы(үле сылтама). Башкорт энциклопедиясе(башк.)
- ↑ Медиа: Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин вазифасыннан китә. Азатлык радиосы, 29.04.2019
- ↑ Нигматуллин Нурмухаммад Магафурович. Духовное управление мусульман Российской Федерации(рус.)