Әлфия Акбутина
Әлфия Акбутина, Әлфия Носрат кызы Акбутина (баш. Әлфиә Носрат ҡыҙы Аҡбутина, 1955 елның 9 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Макар районы, Югары Эткол) — журналист, «Башҡортостан» газетасының (1990―2011), «Башҡортостан ҡыҙы» журналының (2011―2014) баш мөхәррир урынбасары. ССРБ (1988 елдан), РФ һәм БР журналистлар берлекләре әгъзасы. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1997). Шәһит Ходайбирдин премиясе лауреаты (2005). Башкорт Википедиясенең актив катнашучысы (2015).
Әлфия Акбутина Әлфиә Аҡбутина | |
---|---|
Туган телдә исем | Әлфия Носрат кызы Акбутина |
Туган | 9 октябрь 1955 (69 яшь) БАССР, Ишембай районы , Югары Эткол |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Башкорт дәүләт университеты[1] |
Һөнәре | журналист |
Бүләк һәм премияләре | Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шәһит Ходайбирдин премиясе |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1955 елның 9 мартында (документ буенча 9 октябренда) БАССР Макар районы (хәзерге БР Ишембай районы) Югары Эткол авылында укытучылар гаиләсендә туган. 1960 елда әнисенең туган ягы ― Нуриман районына[2] күченәләр. Нуриман районы Иске Күл мәктәбен (1972), Башкорт дәүләт университеты филология факультетының рус―башкорт бүлеген (1977) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү- 1977 «Ленинсы»-«Ленинец» (хәзерге «Йәшлек») газетасында (Уфа) корректор булып эшли.
- 1980―1981 Нуриман һәм Зиянчура районнарында мәктәптә укыта.
- 1978 елдан «Башҡортостан» газетасы мөхәрририятендә эшли: өлкән хәбәрче (1990), бүлек мөдире (1993), җаваплы сәркатип (1995), баш мөхәррир урынбасары (1999).
- 2011―2014 «Башҡортостан ҡыҙы» журналының баш мөхәррир урынбасары[3].
Хезмәтләре
үзгәртү- Тәрҗемәче буларак билгеле (мәсәлән, «Чипполино» әкиятен башкортчага тәрҗемә иткән).
- «Библия»не башкорт теленә тәрҗемә итүчеләр төркемендә эшли.[4]
- БР президенты каршындагы топонимия комиссиясе эшендә катнаша[5].
- Башкорт энциклопедиясе тәрҗемәчесе[6].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1997).
- Шәһит Ходайбирдин премиясе (2005) — «ЮНЕСКО линиясе буенча Европа илләренә сәяхәтнамәләре өчен»[7].
Чыганаклар
үзгәртү- Равил Рамазанов. Әлфия Акбутинаның иҗат почергы. «Республика Башкортостан», 207- сан, 2010 ел, 28 октябрь.(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Ә.Н. Акбутина «Башкорт белешмәлеге» сайтында
- Җан җылысы белән җылытып 2015 елның 23 сентябрь көнендә архивланган.(рус.)
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Башкорт энциклопедиясе — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит
- ↑ Башинформ сайтында, archived from the original on 2015-09-23, retrieved 2015-07-18
- ↑ Башкорт белешмәлегендә
- ↑ [Россия Библия җәмгыяте сайтында (рус.), archived from the original on 2013-03-24, retrieved 2015-07-18 Россия Библия җәмгыяте сайтында (рус.)] 2014 елның 23 июнь көнендә архивланган.
- ↑ Үз урынындагы кеше 2014 елның 11 октябрь көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ Башкорт энциклопедиясе тәрҗемәчеләр төркемендә, archived from the original on 2016-02-29, retrieved 2022-04-03
- ↑ БР хөкүмәте карары N 904-р 04.10.2005