Илшат Яхин

композитор, баянчы

Илшат Яхин, Илшат Габбәс улы Яхин (1973 елның 18 мае, СССР, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Котый2022 елның 16 феврале, РФ, БР, Уфа) – композитор, баянчы, аранжировкалаучы, Башкорт дәүләт филармониясенең (2005 елдан), Гафури театрының (2011 елдан), М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының (2019 елдан) музыка бүлеге мөдире. Башҡортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2016).

Илшат Яхин
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Илшат Габбәс улы Яхин

Туу көне

18 май 1973(1973-05-18)

Туу урыны

СССР, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Котый

Үлү көне

16 февраль 2022(2022-02-16) (48 яшь)

Үлү урыны

РФ, БР, Уфа

Эшчәнлек еллары

1992 ― 2022

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

композитор, баянчы

Кораллар

баян

Жанрлар

эстрада

Бүләкләр

Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1973 елның 18 маенда БАССР Учалы районы Котый авылында туган. 1988 елдан Уфада балалар музыка интернат-мәктәбендә (хәзерге Г. Әлмөхәммәтов исемендәге Республика гимназия-интернаты) укый. Уфа сәнгать училищесының музыка факультетын (баян классы, укытучысы Мөслимов З. Ф.) тәмамлый. 1992 елдан З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында укый (баян классы, педагоглар Рәхимов Р. Р., Гайнетдинов М. И.).

Хезмәт юлы үзгәртү

Сибай дәүләт филармониясендә халык уен кораллары оркестры җитәкчесе булып эшли башлый. Сибай филармониясе коллективы белән Франциядә, Грециядә, Белгород, Ташкент, Сәмәрканд шәһәрләрендә халыкара фестивальләрдә катнаша.

2001 елдан — Башкорт дәүләт филармониясендә «Кәрвансарай» фольклор-эстрада группасы аккомпаниатор-концертмейстеры.

2005 елдан ― филармониянең музыка бүлеге мөдире.

2011 елдан … М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының музыка бүлеге мөдире.

2019 елдан ― М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының музыка бүлеге мөдире.

2022 елның 16 февралендә 48 яшендә Уфада коронавирус белән авырганнан соң кичергән инсульттан вафат [1].

Иҗаты үзгәртү

Спектакльләрнең музыкаль әсәрләре авторы буларак, республика театрлары белән хезмәттәшлек итә. Истанбулда «Башкортстан көннәре»н (2008), балалар арасында «Баек» республика башкорт биюен башкаручылар конкурсының гала-концертларын (ел саен), «Башкорт җыры» телевизион конкурсының гала-концертын музыкаль яктан бизи. Кинода да актив эшли: «Бәхет кошы» (Птица счастья), «Сируси» сериаллары, «Өч хат» (Три письма), «Класстан тыш дәрес» (Внеклассный урок) кебек кыска метражлы фильмнарның композиторы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2016 ― Башҡортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Чулпан Әскарова, хореограф, Башкорт дәүләт филармониясенең эстрада бүлеге сәнгать җитәкчесе; ике баласы [1].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү