Рафаэль Сафин

Рафаэль Сафинбашкорт телендә иҗат иткән татар шагыйре, драматург.

Рафаэль Сафин
Рафаэль Сафин.jpg
Туган телдә исем Рафаэль Әхмәтсафа улы Сафин
Туган 16 февраль 1932(1932-02-16)
Кыйгы районы, Еланлы авылы
Үлгән 22 декабрь 2002(2002-12-22) (70 яшь)
Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Һөнәре шагыйрь, драматург
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Гөлли Мөбәрәкова
Балалар улы Аяз, кызы

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Рафаэль Әхмәтсафа улы Сафин Башкортстанның Кыйгы районындагы Еланлы исемле татар авылында туып үсә. Уфага күчеп килгәч, 9нчы санлы мәктәп-интернатта, аннан соң музыка училищесында укый ул. Әмма шул елларда ук татар егете әдәби иҗатка да тартыла башлый һәм, училищены тәмамлауга ук, Мәскәүдәге Максим Горький исемендәге Әдәбият институтына укырга керә.

Уфага әйләнеп кайткач, Рафаэль Сафинның бар гомере әдәби иҗатка һәм журналистикага багышланды. 1956 елда аның «Тормыш кушуы» дип исемләнгән беренче җыентыгы дөнья күрә, аннан соң аның дистәләрчә китабы басылып чыкты. Төрле газеталарда һәм журналларда эшләде Рафаэль Сафин һәм Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисенең урынбасары вазыйфаларын да башкарды.

Рафаэль Сафин үзен оста драматург итеп тә танытты. Аның «Янбикә», «Тилекәй», «Газизәкәй балдыз», «Кыр казлары» дигән пьесалары буенча сәхнәләштерелгән спектакльләр озак еллар төрле театрларның репертуарыннан төшмәде.

ГаиләсеҮзгәртү

Хатыны — Гафури театры актрисасы, ССРБ халык артисты Гөлли Мөбәрәкова (1936—2019), улы Аяз, кызы[1].

Шулай ук карагызҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

ИскәрмәләрҮзгәртү