Ногман Мусин, Ногман Сөләйман улы Мусин (баш. Ногман Сөләймән улы Мусин, 1931 елның 17 июле, СССР, РСФСР, БАССР, Макар районы, Колгына2021 елның 31 октябре, РФ, БР, Уфа) – язучы, журналист. БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1981), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1991), Башкортстанның халык язучысы (2001). СССР язучылар берлеге әгъзасы (1963).

Ногман Мусин
Ноғман Мусин
Туган телдә исем Ногман Сөләйман улы Мусин
Туган 17 июль 1931(1931-07-17)
Колгына, Макар районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 31 октябрь 2021(2021-10-31) (90 яшь)
РФ, БР, Уфа
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы, журналист
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе С. Юлаев орденыБР Халыклар Дуслыгы ордены - 2021
БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1981)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1931 елның 17 июлендә БАССР Макар (1930 елга кадәр Петровский, 1937 елдан Ишембай) районы Колгына авылында туган.

Туган авылында җидееллык мәктәпне, Макар урта мәктәбен (1947), Стәрлетамак укытучылар институтын, Уфада дәүләт университетының кичке бүлеген тәмамлый.

Унынычы классны тәмамлагач, үзе укыган мәктәптә 2 ел укыта. Стәрлетамакта институт тәмамлагач, Макар районы мәгариф бүлегендә эшли.

1951-1953 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәттә.

Армиядән кайткач, «Совет Башкортстаны» газетасында әдәби хезмәткәр була. 4 ел Колгына мәктәбендә укыта.

1958 елда Уфага килә. Башта «Агыйдел» журналында бүлек мөдире-җаваплы сәркатип, 1962 елдан «Совет Башкортстаны» газетасында әдәби хезмәткәр вазыйфасында була. Университетны тәмамлагач, телевидениедә, Уфа китап нәшриятында мөхәррир булып хезмәт итә.[1]

Беренче иҗади адымнарны Стәрлетамакта укыган чагында ясый. “Моңа, әлбәттә, шагыйрь Хәким Гыйләҗевның институтка әдәбият укытырга килүе, уку йортында «Ашкадар» исемле кулъязма журнал чыгуы сәбәпче булды”,- дип саный Н. Мусин үзе.[2]

Армиядә чагында язган беренче шигырьләре республика газеталарында һәм «Әдәби Башкортстан» журналында басыла. Шул елларда проза жанрында да үзен сынап карый. Солдат тормышына багышланган «Минем дус» дигән хикәясе «Әдәби Башкортстан» журналында (1954, № 2) басылып чыга.[3]

Беренче күләмле әсәре – «Зөһрә» повесте (1956). Аның каһарманныры – авыл мөгаллимнәре. Аннан бер-бер артлы «Горурлык» (1962), «Күкчә урманында», «Авылым юлы» (1963), «Кеше елмая» (1965), «Җир бизәге» (1967), «Чәчкәләр керфеген ача», «Без-авылдаш малайлар» (1968) китаплары нәшер ителә.

1968 елда күмәк хуҗалык тормышына багышланган «Өзәрем юл кешеләре» исемле беренче романын яза. «Сайлап алган язмыш» (1974, яңа варианты 1983), «Зәңгәртауда – ак болан» (1980), «Язгы ташкыннар алдыннан» (икенче исеме «Яралы кеше тавышы») (1985), «Таң белән чык юлларга» (1988) романнары, «Мәңгелек урман» (1976-1978) роман-дилогиясе белән проза остасы булып танылды. Аның әсәрләренең каһарманнары – замандашлары. Төп темасы – урман, аны саклау.[4]

«Монда батыр сөякләре ята» романында тархан Алдар Исәнгилдин турында яза.

Казанда 1997 елда «Мәңгелек урман» китабы нәшер ителде.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Вафаты

үзгәртү

2021 елның 31 октябрендә каты авырудан соң Уфада вафат. Мәрхүм белән хушлашу 2 ноябрьдә Башкорт дәүләт филармониясендә уза.[6].

2022 елның 27 октябрендә Уфаның Менделеев урамының язучы 1983-2021 елларда яшәгән 7/1 санлы йорты диварына истәлек тактасы куелган.[7]

Чыганаклар

үзгәртү
  • Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү
Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә
башка чыганаклар

С. Поварисов. Туган авыл юлы 2016 елның 4 март көнендә архивланган.

БР мәдәният тормышы сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган.

БР әдәби картасы сайты

В.Романов. Ногман Мусинга 80 яшь.